16+

Татарстан Президенты Гекдениз Карадениз белән очрашты

Күптән түгел генә экс-футболчы Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашты. Футболчы идеясе белән Биектау районы Калинино авылында мәчет тә төзелә.

Татарстан Президенты Гекдениз Карадениз белән очрашты

Күптән түгел генә экс-футболчы Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашты. Футболчы идеясе белән Биектау районы Калинино авылында мәчет тә төзелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Рубин"ның элеккеге футболчысы Гекдениз Карадениз белән очрашты.

Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Президент белән элеккеге футболчы сәламәт яшәү һәм спортны пропагандалау, балалар спортын үстерү һәм башка актуаль темаларга сөйләшкәннәр.

Очрашу барышында Карадениз Президентка 61нче номерлы футболкасын бүләк иткән. Рөстәм Миңнеханов исә аны Казанның 4нче номерлы мәктәп-интернатына бүләк итәргә тәкъдим ясаган.

Карадениз "Рубин"да 2008-2018 еллар аралыгында чыгыш ясады. Казанлылар белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионатын, Россия Кубогын отты, ике тапкыр Суперкубок иясе булып танылды.

Күптән түгел генә экс-футболчы Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашты.

Футболчы идеясе белән Биектау районы Калинино авылында мәчет тә төзелә. Берзаман мәчет ачылышына Төркия Президентын чакыру турында да сүзләр чыккан иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading