16+

Татарстан Президенты Кубогына сайлап алу көрәше узды

“Подводниклар” –  бик хәвефле, әмма Ватаныбыз чикләрен саклау өчен кирәкле һөнәр. Районыбызда суасты көймәләрендә хезмәт итүчеләр яшь буында да шундый егетлек сыйфатлары тәрбияләү уе белән  яшиләр.

Татарстан Президенты Кубогына сайлап алу көрәше узды

“Подводниклар” –  бик хәвефле, әмма Ватаныбыз чикләрен саклау өчен кирәкле һөнәр. Районыбызда суасты көймәләрендә хезмәт итүчеләр яшь буында да шундый егетлек сыйфатлары тәрбияләү уе белән  яшиләр.

Алар быел да 2005 елда  туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында  үткәрелгән   көрәш бәйесенең  спонсорлары  булдылар.  Ярышны оештыруны шулай ук яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге  финанслады.  Бәйгене  ачу тантанасын танылган   якташыбыз Илшат Вакказов алып  барды. Көрәшчеләрне башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов  тәбрикләде. Келәмгә балалар  бакчасына   йөрүчеләрдән башлап 80нән  артык үсмер чыкты. Шулай ук Кукмара, Теләче, Балтач районарыннан  да   көрәшчеләр   килгән   иде. Барысы 11 үлчәүдә призерлар  ачыкланып,  аларга Грамоталарны,  акчалата  бүләкләрне  суасты һәм  суөсте  көймәләрендә хезмәт итүчеләр тапшырды. 

Ярышта Сабантуй газетасы призына оештырылган республика беренчелеге жиңүчеләрен, призерларын, Россия беренчелеге җиңучеләрен, шул ук вакытта аларның тренерларын акчалата конверт белән бүләкләп алдылар.

Мәктәпкәчә  яшьтәге балалар  арасында:

27  килограммга   кадәр. 1. Раяз  Сафин (Саба). 2. Ризван  Хаҗиәхмәтов (Олыяз). 3. Азамат Габдерахманов (Тимершык). 

27 кг. 1. Искәндәр Гыйльметдинов. 2. Нияз  Хуҗин (Арташ). 3. Рөстәм  Хаҗиев (Саба).

29 кг. 1. Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара). 2. Рамил Фатыйхов (Икшермә). 3. Алексей Рассохин (Иске Икшермә).

32 кг. 1. Тимерхан  Әхмәтов (Саба). 2. Риназ Гарипов  (Саба). 3. Рияз Низамиев  (Югары Симет).

36 кг. 1. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Азат Мусин (Теләче). 3. Ильяс Стипанов  (Кукмара) .

 40. Ильяс Габдрахманов  (Сабабаш). 2. Ислам Шакиров (Кукмара). 3. Әмир Антонов (Теләче).

50  кг. 1. Динияр  Хәсбиев (Сабабаш). 2. Рамил Антонов (Теләче). 3. Илһам Галиев (Кукмара).

55  кг. 1. Дмитрий Ибраһимов (Сабабаш). 3. Ислам  Ибраһимов (Саба). 3. Данис Канәфиев (Тимершык).

 60  кг. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Нурсил  Хаҗпов (Икшермә). 3. Илназ Закиров (Икшермә).

70  кг. 1. Хәсән Әсәдуллин (Балтач). 2. Рамил Гатауллин (Саба). 3. Айрат Фәхретдинов (Кукмара).

70  кг.  югары. 1. Язнур Гарипов  (Сатыш). 2. Аяз Газизов  (Кукмара). 3. Артем Варламов (Олы  Шыңар)

Ярышның иң  яшь  көрәшчесе булып Олыяздан 5  яшьлек Зиннур Хаҗиәхмәтов танылды.  Камил Саләхиевны  җиңүгә отылышлы   күрсәткәне, Илья Стипановның  иң гадел көрәшкэне өчен махсус приз белән   бүләкләделәр. Тамашасы мәһәббәтенә Йосыф Ибраһимов  лаек  булды. Командалар  арасында 1нче  урынга - Саба, 2нче урынга - Сабабаш, 3нче урынга Югары Симет  көрәшчеләре  лаек  булды.

Чыганак: Саба таңнары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading