16+

Төкле аягың белән, Универсиада!

Россиянең спорт башкаласы статусын елдан-ел ныгыта барган Казан шушы көннәрдә илнең төп Чыршы бәйрәмен кабул итте. Шөкер, аны да биткә кызыллык китерми уздырып җибәрдек. Ә алда безне иң зур сынау көтә. Яңа туган 2013 ел Казан, Татарстанның гына түгел, тулаем Россия спорты тарихына XXVII җәйге Бөтендөнья Универсиадасы елы булып кереп...

Төкле аягың белән, Универсиада!

Россиянең спорт башкаласы статусын елдан-ел ныгыта барган Казан шушы көннәрдә илнең төп Чыршы бәйрәмен кабул итте. Шөкер, аны да биткә кызыллык китерми уздырып җибәрдек. Ә алда безне иң зур сынау көтә. Яңа туган 2013 ел Казан, Татарстанның гына түгел, тулаем Россия спорты тарихына XXVII җәйге Бөтендөнья Универсиадасы елы булып кереп...

Әһәмияте ягыннан Олимпия уеннарыннан гына калышучы Универсиаданы илебез дүрт дистә ел көтте. Моңа кадәр Россиядә Бөтендөнья Универсиадасының бары бер тапкыр - 1973 елда Мәскәүдә узуы мәгълүм. Анысы да Советлар Союзының чәчәк аткан чорында. Ә яңа Россия тарихында бу Универсиада - шундый масштабтагы тәүге комплекслы ярышлар.
Белгәнебезчә, Казан бу хокукны, тәҗрибә туплап, икенче омтылыштан яулады. Хәтерләсәгез, әлеге тарихи вакыйга 2008 елның 31 маенда Брюссельдә булды. Казан ул чакта Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрләрен артта калдырып, FISU башкарма комитеты әгъзаларының күпчелек тавышын җыя алды. Шунысы игътибарга лаек: Казан моңарчы җәйге Универсиадалар кабул иткән шәһәрләрнең иң төньякта урнашканы. Үзенчәлекләр моның белән генә бетми әле, алар хакында бераз соңрак.
Казанның спорт объектлары Бөтендөнья студентлар спорты ярышларын кабул итәргә тулысынча әзер диярлек. Ахыргы объект - 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа стадионны да бу елның беренче кварталына өлгертергә ышандыралар. Башкаланың транспорт инфраструктурасы объектлары да тагын берничә айдан кунакларга хезмәт күрсәтергә әзер булачак.
Декабрь аенда Мәскәүдә РФнең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислегендә узган Универсиаданы оештыру комитеты утырышында әзерлек эшләренең тәмамлану стадиясенә керүе рәсми рәвештә хәбәр ителде. Халыкара ярышларны кабул итәчәк барлык спорт объектлары 15 майга Универсиада Дирекциясенә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Универсиада авылы исә спортчыларны 29 июньнән кабул итә башлый. Беренче булып анда Россия җыелма командасы урнашачак. Ярышларның үзенә килгәндә, алар 5 июльдә старт ала, ә уеннарның тантаналы ачылышы яңа стадионда 6 июльдә узачак. Универсиаданы ябу тантанасы белән эстафетаны тапшыру да 17 июльгә билгеләнгән.
Казан Универсиадасы моңа кадәргеләреннән катнашучылар санының шактыйга артыграк булуы белән дә, спорт төрләренең күплеге белән дә аерылып торачак. Анда дөньяның 170ләп иленнән 10 меңгә якын спортчы спортның 27 төре буенча көч сынашачак. Чагыштыру өчен, 2011 елгы Шэньчжень Универсиадасында 152 илдән 8078 атлет 24 спорт төре буенча ярышкан иде. Бу юлы уйнатылачак медальләр комплекты да рекодлы санда - 350дән артык. Инде хәбәр ителгәнчә, Казанда ярышларны 32 объект кабул итәчәк. Тагын 17 корылма күнекмәләр уздыру өчен файдаланылачак. Ярышларга 2430 арбитр билгеләнгән.
Күңелле мәшәкатьләр инде бу айда ук башлана - Казанга Универсиада утын алып кайтасы бар. Хәзерге вакытта Универсиада уты «Седов» баркында дөнья тирәли сәяхәттә. Факел Владивостокка килеп җитүгә, аның Россия буйлап эстафетасы башланачак. Универсиада уты эстафетасына Студентлар көнендә - 25 гыйнварда старт бирелергә тиеш. Бу мөһим миссиядә 13 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
XXVII Бөтендөнья студентлар спорты ярышларын уңышлы итеп уздырачагыбызга шик юк. Казанның кунакчыллыгы һәм сүзен гамәлдә раславы күпләргә мәгълүм. Башкалабызның моңа өстәп меңьеллык юбилеен, күп кенә халыкара иҗтимагый, икътисади, мәдәни чаралар уздырып туплаган уңай тәҗрибәсе бар. Шулай да уңышка ирешү өчен кирәкле шартларның бу бер ягы гына. Россия җыелма командасының Универсиадада йөзгә кызыллык китерми нәтиҗәле чыгыш ясавы да бик мөһим бит әле. Кабул итүче як буларак бу юлы җаваплылык ике тапкырга артыграк. Моңа кадәр Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узган җәйге Универсиаданы Россия спортчылары медальләр зачетында икенче урында тәмамлаган иде. Безнекеләр ул вакытта 132 медаль - 42 алтын, 45әр көмеш һәм бронза медаль яулады. Ә кытайлылар фаворит статусын раслап, барлыгы 145, шул исәптән 75 алтын медаль отты. Алар үрнәгенә иярү өчен, безгә эшлисе дә эшлисе әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading