Шәһри Казан

Туган көнгә – чын бәйрәм!

25 август көнне Казанның «Рубин» футбол командасы, Санкт-Петербургка кунакка барып җирле «Зенит» белән очрашты. «Петровский» стадионында «рубин»лылар алтмыш яшен тутырган остазлары Корбан Бердыевны җиңүдән башка бүләк канәгатьләндермәгәнен белә иде.

Шуңа да карамастан, асылташларыбыз беренче минутларда көчле көндәш белән икенче планда уйнарга булдылар. «Зенит» та тупны үзендә тотуны хуп күрде. Вакыт үткән саен, туп Сергей Рыжиков капкасы янына күбрәк оча башлады. Нәтиҗәдә, «зенит»лы татар егете Виктор Фәйзуллин казанлылар капкасына тупны баш белән кертеп тә җибәрде. Матчның 25 нче минутында шушы голга китерүче пасны биргән Владимир Быстровның да исемен атап китми булмас. Унбиш минутлык ялга казанлылар 1:0 исәбе белән оттырган килеш керделәр.
Икенче таймның башында ук юбиляр остазыбыз сакчы Иван Маркано урынына ярымсакчы Гекдениз Караденизне чыгарды. Күбрәк саклануга корылган казанлылар уены, чынлап та, җанланып китте. 50 нче минутта штраф мәйданында көтелмәгәнчә тәгәрәп киткән туп артыннан чапкан Александр Рязанцевны гол кертүдән «Зенит» сакчысы Николас Ломбертсның кагыйдә бозуы гына туктата алды. Хөкемдар билгеләгән пенальтины 52 нче минутта Бибрас Натхо рәхәтләнеп голга әйләндерде. Исәп тигезләнде - 1:1, әмма «Рубин» уенчылары моңа канәгать түгел иде әле. Бу фикерне 61 нче минутта Роман Еременко раслады да. Тибү вакытын күрмичә калу сәбәпле, ерактан ук очкан тупның траекториясен хуҗалар командасы капкачысы Вячеслав Малафеев чамаламыйча калды. Шулай итеп, исәп, 1:2 булып, «Рубин» файдасына авышты. Калган вакытта ике команда да һөҗүмнәрен нәтиҗәле тәмамлый алмады. Уен 1:2 исәбе белән кунаклар файдасына бетте.
Хәзер Казан «Рубин»ы, 12 очко туплап, «Зенит» белән «Терек»тан (Грозный) бер очкога калышып, өченче урында бара.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: