16+

Турал Азимов: "Көрәш - минем өчен бизнес ул..."

Төмән көрәшчесе Турал Азимов быел Татарстаннан китми дә бугай. Әле бер ярышта, әле икенчесендә күрешәбез үзе белән. Федераль Сабантуйда аның белән дә сөйләшеп алдык.

Турал Азимов: "Көрәш - минем өчен бизнес ул..."

Төмән көрәшчесе Турал Азимов быел Татарстаннан китми дә бугай. Әле бер ярышта, әле икенчесендә күрешәбез үзе белән. Федераль Сабантуйда аның белән дә сөйләшеп алдык.

- Турал, сәлам! Быел син Татарстанда, гомумән, татарга бәйле көрәш ярышларында тагын да ешрак күренә башладың. Нәрсә белән бәйле икән бу?
- Дөресен әйтәм: мин бик әйбәт формада хәзер. Нәкъ менә бу моментта, бу вакытта дигәндәй. Көрәшне дә үз итеп, серләренә төшенеп беттем дияргә була. Җәрәхәтләр артык булмады. Бәхет тә елмая башлады кебек:)

- Кайберәүләр Турал Азимовны Татарстанга пропискага кертергә кирәк дип саный башлады инде...
- Мин бик теләп керер идем. Әмма көрәш – минем өчен хобби бит ул. Бөтенләй үк минем спорт төре дә түгел. Мин бит грек-рим көрәш вәкиле. Башка планнар, башка максатлар минем.

- Ә көрәш?
- Дөресен әйтимме? Көрәш - минем өчен бизнес ул. Көрәштә бик әйбәт эшләргә була. Призовойлар шәп. Әйе, көрәш – үзе дә бик шәп спорт төре икән, мавыктыргыч, кызык. Ә Сабантуйларда бигрәк тә шәп итеп эшләргә мөмкин икән. Башка көрәш төрләрендә болай эшләп булмый.

- Бу хакта ачыктан-ачык әйтәсең?
- Әлбәттә. Без бит эшлибез. Әзерләнәбез, тир түгәбез, тырышабыз. Гаиләне ничек тә туендырырга кирәк. Көрәштә бик әйбәт эшләргә мөмкин. Машиналар әнә куялар. Кайсы спорт төрендә тагын бер ярышта җиңгән өчен машина бирәләр икән? Һәр атна саен диярлек машина отарга мөмкин бит Сабантуйлар сезонында. Тырышырга кирәк. Дөрес, шунысын да танырга кирәк: көрәш – җәрәхәт алу мөмкинлеге зур булган спорт төре. Ә рәхмәт өчен генә йөрисе килми.

- Чистайда абсолют батыр булдың...
- Әйе, җиңдем. Дөресен әйткәндә, шатландым да,бетте шуның белән. Чистай өчен көрәшкәч, рәхәт тә булды. Узган ел теземне җәрәхәтләгән идем, икенче генә калдым. Быел максималь рәвештә сакланып көрәштем. Икенче көнне үк Яшел Үзәндә көрәштем. Фирдүс Зәйнуллин белән көрәшкәндә, келәм китеп барды, аягым да бераз җәрәхәтләнде (голеностоп – Р.С.). Исәп 1:1 иде, шунда үземне куркыныч астына куймаска булдым. Сабантуйлар күп әле. Шуның өстенә, тиздән дөнья чемпионаты. Анда да әзерләнергә кирәк. Атна саен шулай Төмәннән – Казанга, Казаннан Төмәнгә кайтып йөрим. Күбрәк үз хисабыма.

- Төмән якларыннан Волобуевлар, Егояннарны күрми башладык әле быелгы Сабантуйларда...
- Сәбәбе – бик гади. Алдагы елларда Сабантуйларда машиналарны җирәбә белән ачыклый башлаган иделәр бит. Ул вакытта ниндидер могҗизага ышанып йөриләр иде. Быел юк...

- Ә Төмәндә күнегүләрең ничек уза?
- Беләсеңме, минем максатчан рәвештә көрәш буенча күнегүләр юк та. Мин бит грек-рим көрәше вәкиле. Ләкин үземнән авыррак егетләр белән көрәшәм. Үзем алып барган тренировкаларда да көрәшкә мәхәббәт уятырга тырышам.

Кызлар, Турал Азимов өйләнмәгән. Сүз уңаенда.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading