16+

Боз йолдызы Камилә Вәлиева беренче тапкыр “дөньяга чыкты” 

Фигуралы шуу буенча команда ярышларында Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева sports.ru басмасына биргән интервьюсында үзенең холкы һәм киләчәккә планнары турында сөйләгән. 

Боз йолдызы Камилә Вәлиева беренче тапкыр “дөньяга чыкты” 

Фигуралы шуу буенча команда ярышларында Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева sports.ru басмасына биргән интервьюсында үзенең холкы һәм киләчәккә планнары турында сөйләгән. 

– Әгәр синең турында спортчы буларак түгел, ә кеше турында сөйләсәк, син нинди?
– Тормышны яратучан, кызыксынучан, максатчан, җаваплы, шат күңелле. Мин тормышта үсмер – моның белән барысы да әйтелгән. Кыю, авыр холыклы, үз-үзенә ышанмый торган, үзсүзле була алам. Ләкин моның үсү белән бәйле кыенлыклар булуын аңлыйм, һәм моны җиңәргә тырышам.
Чынлыкта мин аралашучан, шат, актив һәм, әлбәттә, романтик кеше. Бозда тренерлар мине лирик образларда күрә. Мөгаен, мин моны бирә аламдыр. Әмма программаларда төрле буласым килә: хулиган, көлдерә торган, кыю.

– Син үз популярлыгыңа ничек карыйсың? Тормышта комачауламыймы?
– Уңыш минем үземне ничек кабул итүемә һәм үземне күрүемә йогынты ясамый. Мин тыйнак һәм әдәпле булып калырга тырышам, әмма үз фикеремне кыюрак әйтә башладым. Әлегә популярлык көндәлек тормышта комачауламый, киресенчә, катлаулы чорларны кичерергә ярдәм итә.

– Уңышсызлыкларың, хаталарың, җиңелүләрең сине нәрсәләргә өйрәтте?
– Аларга фәлсәфи күзлектән карарга тырышам. Әлбәттә, гел җиңү әйбәт, һәм һәр спортчы моңа омтыла. Ә уңышсызлыклар тукталырга, уйланырга һәм җиңү өчен сиңа нәрсә җитмәгәнлеген аңларга ярдәм итә.

– Узган Олимпиада синең өчен нинди булды?
– Олимпия уеннарын идеальләштерергә кирәкми. Спортчы өчен бу, һичшиксез, карьерадагы максат, әмма бөтен тормышның максаты түгел. Спорт тормышы иртәме-соңмы тәмамлана, шуңа күрә уеннарга да тынычрак карарга кирәк.

– Сине фигуралы шуу нәрсәгә өйрәтте?
– Беркайчан да бирешмәскә. Спорт характерны чыныктыра, үзеңне бозда һәм тормышта матур итеп хис итәргә өйрәтә. Фигуралы шуу нәтиҗәсендә миндә формалашкан күп нәрсәләр көндәлек тормышта ярдәм итә. Минем юлым башлана гына әле. Күп эшләргә мөмкинлек бар һәм кирәк тә! Минемчә, иң кызыгы алда...
Без тренировкаларда күп вакыт үткәрәбез, әйе, параллель рәвештә укыйбыз, әмма үзеңә вакыт барыбер кала – күп булмаса да, дуслар белән очрашабыз, театр һәм кинога, музейларга йөрим, заманча биюләр белән шөгыльләнә алам.
Һәм мин, әлбәттә, ялкауланып ала торган көннәре булаган гадәти кеше, үземә озаграк йокларга, ниндидер файдалы ук булмаган әйбер ашарга рөхсәт итәм. Иң авыры – имгәнүләр. Аларга күнегеп булмый, аларны булдырмый калып та булмый.
Алар ачуны китерә. Чөнки дәваланырга, кайвакыт авырту аша шөгыльләнергә туры килә, алар гадәти эш ритмын боза, ниндидер элементлар барып чыкмаганга, ярышларга әзерләнергә өлгермәгәнгә борчыла башлыйсың.

– Зур спорт белән укуны ничек берләштерәсең?
– Кыенлыкларсыз гына түгел. Хәзер белем алу өчен мөмкинлекләр күбрәк, мин көн саен укытучылар белән онлайн рәвештә шөгыльләнергә тырышам. Укырга кергәнче тугызынчы сыйныфны, аннары унберенче сыйныфны тәмамларга кирәк.
Алда вакыт әле күп, әлегә физкультура институтына укырга керермен дип уйлыйм, тренер – яхшы һөнәр. Әгәр минем кызыксынуны психология һәм спорт белән бәйләсәк, спорт психологы булып карарга мөмкин.

– Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң нәрсә белән шөгыльләнәсеңне уйладыңмы әле?
– Әлегә бу турыда уйлыйсы килми. Мөгаен, ул фигуралы шууга якын булыр яки аның белән янәшә: боз тамашалары, заманча биюләр.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading