16+

УНИКСка баш тренерны Станислав Еремин эзләячәк

Киләсе сезонда «Ак Барс» хоккейчылары гына түгел, УНИКС баскетболчылары да яңа остаз җитәкчелегендә шөгыльләнәчәк. Казан баскетбол клубының баш тренеры Евгений Пашутинның шушы көннәрдә генә УНИКСтан китүе мәгълүм булды. Клуб президенты Евгений Богачев спорт басмаларының берсенә биргән интервьюсында үзе бу хакта хәбәр итте. Пашутин Краснодар «Локомотив»ын җитәкләячәк, дигән сүзләр йөри. Бу...

Киләсе сезонда «Ак Барс» хоккейчылары гына түгел, УНИКС баскетболчылары да яңа остаз җитәкчелегендә шөгыльләнәчәк. Казан баскетбол клубының баш тренеры Евгений Пашутинның шушы көннәрдә генә УНИКСтан китүе мәгълүм булды. Клуб президенты Евгений Богачев спорт басмаларының берсенә биргән интервьюсында үзе бу хакта хәбәр итте. Пашутин Краснодар «Локомотив»ын җитәкләячәк, дигән сүзләр йөри.
Бу сезонда Евгений Пашутин җитәкчелегендә УНИКС Евролигада уңышлы чыгыш ясап, турнирның чирек финалына чыга алды. Әмма ил чемпионатында соңгы дүрт елда беренче тапкыр буларак медальсез калды.
Сезон аралыгында УНИКСка яңа баш тренер эзләү белән команданың элеккеге остазы Станислав Еремин шөгыльләнәчәк. Бу атнада аның менеджер сыйфатында УНИКСка кайтуы хакында билгеле булды. «Еремин менеджер сыйфатында Евролига белән сөйләшүләр алып барачак, Мәскәүдәге утырышларда Казан клубын тәкъдим итәчәк, бер сүз белән генә әйткәндә, миңа ярдәм итәчәк», - дип белдерә клуб президенты Евгений Богачев.
Спорт сөючеләр хәтерлидер, тренер Станислав Еремин өчен бу вазифа яңа түгел. 2006\2007 сезонда ул УНИКСның генераль менеджеры вазифасында эшләгән иде инде. Аңа кадәр берничә сезон Казан баскетбол клубын җитәкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading