16+

Универсиада авылында спортчылар электромобильләрдә йөри, чәк-чәк ашый һәм массаж ясата

Студентлардан соң бушап калган Универсиада авылында янәдән тормыш кайный. Ярышлар барышында ул Су спорты буенча дөнья чемпионаты спортчыларының икенче өенә әверелде.

Универсиада авылында спортчылар электромобильләрдә йөри, чәк-чәк ашый һәм массаж ясата

Студентлардан соң бушап калган Универсиада авылында янәдән тормыш кайный. Ярышлар барышында ул Су спорты буенча дөнья чемпионаты спортчыларының икенче өенә әверелде.

Авыл тормышы белән якыннанрак танышыр өчен Универсиада дирекциясе бер төркем журналистка экскурсия үткәрде.

Чемпионат барышында Универсиада авылы вакытлыча исемен алмаштырган. Хәзер аны, ФИНА таләпләре буенча, Спортчылар авылы дип йөртәләр. Ярышлар беткәч, ул кире үз исеменә кайтачак.

- Универсиада авылы безнең өчен исем генә түгел, ә зур тарих та. Шәһәрнең бер микрорайоны, урамы, тукталышы "Универсиада авылы" исемен йөртә. Без бу исемне ничек тә саклаячакбыз, - дип белдерде Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев.

Авылның исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калган. Спорт, яшьлек, энергия ташып торган зур мәйданчык ул. Бирегә спортчылар инде 17 июль көнне урнаша башлаганнар. Иң беренче булып авыл территориясенә Австралия спортчылары аяк баскан.

- Аларның үзләрендә хәзер кыш, шуңа да спортчыларның организмнары ял итсен, бездәге климатка, сәгать үзгәрешләренә ияләнсеннәр өчен, Австралия спортчыларына алдан килү кулайрак, - дип белдерде Фәрит Абдулганиев.

Спортчылар өчен авылның 20 йорты бүлеп бирелгән, биредә инде 120 илдән 1200 атлет урнашып беткән. Ә чемпионатта катнашачак барлык илләрнең саны 190га җитәчәк.

Спортсменнар авылы уникаль комплекс. Ул шәһәр эчендәге шәһәрчек кебек. Аның үз китапханәсе, матурлык салоны, кибете, почтасы бар. Авылның бер башыннан икенчесенә җәяү барсаң, җиде кат тирең чыга, шуңа да монда махсус транспорт - электромобильләр бар.

- Кайбер кунакханәдә яшәүче атлетлар безнең дә Спортчылар авылында яшисебез килә дип сорый. Бу аңлашыла да, чөнки авыл бер кунакханә дә бирә алмаган мохит эчендә кайный. Бары монда гына чемпионатның атмосферасын тоеп була. 120 илдән килгән атлетларның бергә ял итүләрен, рәхәтләнеп аралашуын бүтән беркайда да күреп булмый бит, - ди авыл мэры.

Журналистларны Спортчылар авылындагы 22 нче йорт белән таныштырдылар. Әлегә бу йорт буш тора, август аенда ул "Мастерс" категориясендә катнашачак спортчыларны кабул итәргә әзерләнә. Һәр бүлмәдә, кунакханәдәге кебек, аерым юыну бүлмәсе, кухня, бөтен кирәк-ярак та бар. Беренче катта ял үзәге, кер юу, медицина бүлмәсе даими эшләп тора. Спортчы җәрәхәт алган очракта, махсус бүлмәгә кереп боз алырга мөмкин.

Һәр бүлмәнең өстәлендә шәһәр картасы, такси номерлары белән берлектә хат язу өчен конвертлар да бар. Спортчылар бер-берсенә хат язарга ярата икән.

- Кемдер туганнарына Казаннан сәлам хаты җибәрә. Үз-үзләренә хат язучылар да бар. Яшьләр арасында почта аша хат җибәрү бик популяр хәзер, - ди мэр. Спортчылар өчен авылда бушлай вай-фай эшли.

Спортсменнар авылы каршында "Лаундж зона» урнашкан. Биредә чемпионат кунаклары ял итә. Ял зонасы өч чатырдан тора. Аның берсе тыныч ял өчен. Биредә китап укырга, массаж ясатырга мөмкин.

- Су спорты төрләре спортчылары күбесе тәннәренә төрле сурәтләр төшерергә, татуировкалар ясарга ярата. Шуңа да без ял зонасында вакытлыча тату ясый торган бүлек тә булдырдык. Бу спортсменнарның яраткан урыны хәзер, - дип белдерде Универсиада авылы башкарма дирекциясенең мәдәни программалар бүлеге башлыгы Марат Закиров.

Икенче чатырда спортчыларга тамак ялгап алырга мөмкин. Шунда ук спорт ярышларын күзәтеп барыр өчен зур экран да урнаштырылган. Инде бүген шул экран аша чемпионат ачылышын күрсәтәчәкләр.

Өченче чатыр тулысы белән гаджетларга багышланган. Биредә спортсменнар компьютер уеннарында уйнап, төрле замана техникасы белән таныша. Тагын бер чатырда чемпионат эмблемасы, татар орнаменты төшерелгән төрле кирәк-ярак, истәлекле бүләкләр саталар. Һәр спортчыга чемпионат вәкилләре селфи таягы бүләк итте.

- Бу яшьләр арасында иң популяр гаджет. Ул спортчыларны гына сөендереп калмый, ә безгә үз-үзебезгә реклама ясау чарасы да. Чемпионат кунаклары, фотога төшеп, Казанны бөтен дөньяга танытачак дигән сүз бу, - ди Марат Зарипов.

Аш бүлмәсе исә спортчыларның иң яраткан урыны икән. Чөнки биредә, Европа, Азия ризыкларыннан кала, татар һәм рус халык ашлары белән дә сыйлыйлар.

- Без спортчыларның бөтен теләкләрен дә үтәргә тырышабыз. Монда спортчы үзе, пешекче янына килеп, җаны теләгән ризык сорый ала. Бервакыт Бразилия кызы үз рецепты буенча пешерелгән бәрәңге сораган иде. Милли ризыкларны да спортчылар үз итә, чәк-чәк, талкыш кәләвә кебек баллы тәм-томнарны бик яраталар, - ди Казан шәһәренең рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов.

Ризыкларның барысы да Татарстанда җитештерелгән азык-төлектән әзерләнә. Сөт ризыкларын "Просто молоко", яшелчәне "Майский", ит ризыкларын "Пестречинка" ширкәтләре китерә икән. Көн дәвамында атлетларга 330 пешекче хезмәт күрсәтә. Спортчыларның ашау-эчүләре тулысынча бушка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading