16+

Универсиада уты Ижевскига килеп җитте

6 июнь көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты Ижевск шәһәренә килеп җитте. Удмуртия башкаласы - факелны каршы алган Россиядәге унтугызынчы шәһәр. 47 кеше кала урамнары буйлап Казан Универсиадасы утын йөртәчәк. Удмуртия Республикасының Физкультура, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ут йөртүчеләр арасында төбәкнең иң яхшы студентлары, спортчылары, спорт...

Универсиада уты иртәнге тугызларда Ижевскиның тимер юл вокзалына килде. Көндезге сәгать бердә «Интеграл» мәдәният йорты янында утны тантаналы рәвештә каршы алдылар. Урам буйлап беркадәр йөргәннән соң, спортчылар үзәк мәйданга килеп, утны «шәһәрнең утлы касәсенә» күчерде.
Универсиада факелы аркасында Ижевскиның кайбер урамнары транспорт хәрәкәте очен ябып куелган иде. Бу вакыйганы ижевскилылар көндезге сәгать өчтә салют биреп бәйрәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading