16+

Уңыш кына бездән ерагаймасын!

Тимераякта узышчыларыбыз Сочида сөендерүен дәвам итә. Россиягә бу Олимпиадада беренче медаль китергән Ольга Графтан эстафетаны адашы Ольга Фаткулина алды. 1000 метрга узышта 2013 елда дөнья чемпионы булган спортчы Сочидагы Олимпиадада үзенә багланган өметләрне аклады. Классик стильдә 500 м дистанциягә йөгерүдә икенче нәтиҗә күрсәтеп, ул, 8 еллык тәнәфестән соң, Россиягә янә...

Уңыш кына бездән ерагаймасын!

Тимераякта узышчыларыбыз Сочида сөендерүен дәвам итә. Россиягә бу Олимпиадада беренче медаль китергән Ольга Графтан эстафетаны адашы Ольга Фаткулина алды. 1000 метрга узышта 2013 елда дөнья чемпионы булган спортчы Сочидагы Олимпиадада үзенә багланган өметләрне аклады. Классик стильдә 500 м дистанциягә йөгерүдә икенче нәтиҗә күрсәтеп, ул, 8 еллык тәнәфестән соң, Россиягә янә...

2011 елдан Россия данын яклаучы Корея спортчысы Виктор Ан исә бронза медаль яулап, 22 елдан соң Россияне шорт-тректа пьедесталга бастырды. Ә могулда Александр Смышляев алтынга тиң бронзасы белән сөендерде.
Чаңгычылар белән биатлончыларыбыз гына әлегә өметләрне бик акламый. Әзерлек дәрәҗәсе югарырак булган биатлончы ир-егетләребездән, хатын-кызлар командасы вәкилләренә караганда, күбрәк көткән идек. Гүзәл затлар спринтта ил командасының медальләр янчыгын бер көмеш белән тулыландырса, егетләргә спринтта да, эзәрлекләү узышында да уңыш җитеп бетмәде. Бронза кулга эләгә дигәндә генә Евгений Устюговның бишенче калуын тагын ничек аңлатасың.
Спринтта узышкан чаңгычыларыбызга да фортуна елмаймады ул көнне. Ванкувер Олимпиадасы чемпионы Никита Крюков Сочи трассасында элекке уңышын кабатлый алмады, Антон Гафаров, ярымфиналда ике тапкыр егылып, медальләр өчен көрәштән төшеп калды. Текә борылышта имгәнү алган Антонның мөстәкыйль рәвештә финишка килеп җитүе зур батырлык булды.
Финалга узып, призлы урын алырга зур шанслары булган Сергей Устюгов белән дә язмыш каты шаярды. Соңгы әйләнештә егылган спортчыга абынып, кыйммәтле секундларын югалткан Сергей подиумнан колак какты. Чаңгычы Устюговка да, биатлондагы фамилиядәше кебек үк, бишенче урын белән канәгатьләнергә калды.
Хатын-кыз чаңгычыларыбыз арасында, кызганыч, әлегә Олимпия трассаларында мәшһүр Лариса Лазутина белән Ольга Даниловага лаеклы алмаш булырлык спортчылар күренми. Спринт нәтиҗәләре бер дә сөендермәде. Узышта катнашкан россиялеләр чирекфинал этабыннан уза алмады. Наталья Матвеева - 20 нче, Яшел Үзән кызы Анастасия Доценко - 22 нче, Евгения Шаповалова 28 нче урында гына.
Ә менә команда ярышында чемпион булган фигуристларыбыз индивидуаль ярышларда да сөендерә. Кыска программада баллар суммасы буенча Олимпия рекордын куйган Татьяна Волосожар белән Максим Траньковның Сочида икенче тапкыр чемпион булуга шанслары артты. Россиянең тагын бер спорт пары Ксения Столбова белән Федор Климовның да подиумга менү ихтималы югары.
Бүген Евгений Плющенко шәхси беренчелектә медаль өчен көрәш башлый. Хоккей буенча ил җыелма командасы да бүген кич төркем этабында Олимпиададагы беренче матчын уздыра. Уңыш кына бездән ерагаймасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading