Шәһри Казан

Василий Березуцкий «Рубин» белән туганлашты

ЦСКА футболчысын «Рубин» белән нәрсә бәйли? Казан футбол клубының фирма кибете ачылышында Василий Березуцкийны күреп калучыларны шундый сорау борчуы гадәти хәл. Гади генә уйлап караганда, көндәш команда уенчысының «Рубин» кибете презентациясендә катнашуы гайре табигый булып тоела. Ләкин юкәдә икән чикләвек!

«Рубин» кибетенең хуҗасы булып, Казан клубыннан тыш, спорт экипировкасы сатучы махсус компания дә санала икән. Әлеге компания милекчеләре арасында бертуган футболчылар Алексей һәм Василий Березуцкийлар да бар. «Рубин»ның яңа кибетендә, Казан командасы формасыннан тыш, башка төр футбол экипировкасы белән дә сәүдә итәчәкләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: