16+

Василий Мосин: «Миндә күбесенчә татар каны ага»

Атучы Василий Мосин 2004, 2008 елгы Олимпия уеннарында уңышка ирешә алмыйча, 2012 елгы Лондон Олимпиадасына илебезгә бронза медаль китерде.

Василий Мосин: «Миндә күбесенчә татар каны ага»

Атучы Василий Мосин 2004, 2008 елгы Олимпия уеннарында уңышка ирешә алмыйча, 2012 елгы Лондон Олимпиадасына илебезгә бронза медаль китерде.

Быел Рио-де-Жанейрога барырга әзерләнә. Спорт белән шөгыльләнгән арада ул, Казан медицина институтын тәмамлап, хирург булып та эшләгән. Россиянең атучылар союзы карары буенча, Мосин 2015 елның иң яхшы спортчысы дип табылды.

Гыйнвар ахырында Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт берләшмәсенә 90 ел тула. Шул уңайдан без әлеге берләшмә исеменнән чыгыш ясаучы 43 яшьлек гаҗәеп кызыклы шәхес - Василий Мосин белән күрештек.

«9 май - гаилә бәйрәме»

- Василий Александрович, Сез 9 майда тугансыз икән. Бу көн тормышыгызга ничек тәэсир итте?

- 9 май гаиләбез өчен аеруча кадерле көн, бабам - Василий Васильевич Мосин - ике сугышта - белофиннар һәм немец-фашист илбасарларын тар‑мар итүдә катнашкан. Күрешкән саен, ул миңа орденнарын күрсәтә, бергәләп парадка чыга идек. Яшьтәшләремнекенә караганда, минем туган көнем иң матуры иде. Ветераннар, марш, пионер галстуклары, үтүкләнгән чалбар, елмаюлар, чәчәкләр... Нинди бөек илдә яшәгәнеңне аңлап, ирексездән, күкрәгеңне киереп куясың. Ә кичен искиткеч матур салют, табын янында әйтелгән беренче сүзләр дә Бөек Җиңү турында.

Бабаларым исән түгел инде. Хәзер 9 май - гаилә бәйрәме. Казанда, яраткан республикамда булган көннәрдә үземне аеруча рәхәт хис итәм. Чамалыйсыздыр, минем график бик тыгыз, туган көнне һәрвакыт гаилә белән үткәреп тә булмый. 2006 елда туган көнемне Америка Кушма Штатларында каршыларга туры килде, анда стендка ату буенча Дөнья Кубогы уза иде. Дөнья рекорды куеп, квалификацияне җиңдем, финалга барганда ук мине Олимпиадага юллама (лицензия) отуым белән котлыйлар иде, чөнки мине берсе дә куып тота алмый иде инде. Бу бүләк, беренче чиратта, Россия өчен әһәмиятле.

- Кечкенә чакта «Җиңүче буласым килә!» дип янып йөри идегезме?

- Олимпиада мөнбәрендә басып торырмын дип уйлаганым да булмады. Балачак хыяллары бик тормышчан иде. Башта яшьтәшләреңне җиңәсең килә. Ярты башка үскәч, үзеңнән 10 яшькә олыраклар белән атуда көч сынашасың. Аннары Россия буенча иң яхшы яшьтәшләрең белән бер мәйданда күрешәсең. Спортта бөтен нәрсә дөрес төзелгән. Максатлар куеп, аларга ирешәсең, алга барасың. Ирешә алмасаң - артка чигенәсең, анализ ясыйсың һәм, теләсәң, үз дигәнеңә барыбер ире­шәсең.

Президент мылтык бүләк итте

- Спортның кайбер төрләрендә күбесенчә яшьләр җиңә, ә сезнекендә, ялгышмасам, киресенчә...

- Безнең дисциплинада спортчы өлгерә. Дөрес, Олимпиадада 16 яшьтә дә җиңәргә була. Әмма статистиканы карасак, чемпионнарның күбесе - урта яшькә җитүчеләр. Мин өч Олимпиада «казаны»нда «кайнадым», аеруча истә калганы, әлбәттә, 2012 елда Лондонда узганы. Трибуналар шулкадәр якын урнашкан иде, тамашачылар миннән 15‑20 метр ераклыкта гына утырды. Трибуна бертуктаусыз үкерә. Квалификация раундында минем белән инглиз Питер Роберт Рассел Уилсон атты, җанатарлар аңа көч бирде, ә безгә, киресенчә, комачау итәргә тырыштылар. Бик күп ярышлар аша чарлангач кына мондый басымга түзәргә була.

Һәр елга планнар билгеләгәндә, үземне рухландыра торган әйберләр уйлап табам. Әйтик, быел Татарстандагы «Динамо» берләшмәсенең 90 еллыгы, димәк, тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк. Нәтиҗәсе дә күз алдында - 2015 елда Италиядә стендка ату буенча дөнья чемпионатында җиңүче булдым.

- Стендка ату ни дә­рәҗәдә кыйммәтле спорт төре?

- Әйтүе кыен, чагыштыру өчен, әйтик, футболда нәрсәнең күпме торганын белмим. Бер патронның бәясен әйтергә дә куркам...

- Курыкмагыз...

- Берсе 50 сум тора, ә мин көненә 500 патрон атам. Евроның хәзерге курсы буенча мылтыкның бәясе - бер миллион сум чамасы, аны да һәрвакыт «формада тотарга» кирәк. Мишень-тәлинкә - 7‑8 сум. Командировкаларга да йөреп торабыз. Әмма безнең Олимпия резервы мәктәбендә балалар бушка шөгыльләнә. Безнең спорт кыйммәт түгел - бушлай. Кил генә. Төп иганәче - дәүләт, ул шул рәвешле киләчәкне кайгырта, инвестицияләр кертә. Стендка ату җаваплы, оешкан һәм салкын канлы шәхес тәрбияли.
Шушы көннәрдә Татарстан Президенты миңа мылтык бүләк итте, яңа модель ул. Якын арада сынарга җыенам. Әгәр бар да әйбәт булса, аның белән быел Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашырмын.

- Мылтыктан атып йөргән кызлар нәзакәтлелеген җуймыймы соң?

- Юк инде, бездә шул- тиклем матур кызлар шөгыльләнә, үзеңне стендка ату буенча түгел, модельләр мәктәбенә эләккәндәй хис итәсең. Безнең кызлар - Россиядә иң матурлары.

«Гармун тавышын ишетсәм, күңел ярсый»

- Мылтыкны читкә куеп, кулыгызга кармак тота торган гадәтегез дә бар. Үз буегыз кадәр җәенне кайда тоткан идегез?

- Зөя елгасы тамагында 15 килограммлы җәенне тартып чыгарган идем, әй, күптән булды инде бу хәл. Ул вакытта беренче тренерым Юрий Владимирович Алексеев белән спиннинг белән тота гына башлаган идек. Тренировкалар арасында, балыкка йөреп, хәл җыйдык. Юрий Владимировичның менә дигән «Казанка-К» каноэсы (көймә) бар. Аңа академик ишүдәге сыман ишкәкләр урнаштырдык, менә дигән физик күнегү була торган иде: бер ишеп җибәрсәң, көймә ун метр үтә.

Зөядә кояш баеганда, алабугалар сугыша башлый. Алар янына һәрвакыт чуртаннар килеп җитә. Каты тавыш чык­кач, чокырдан җәеннәр күтәрелә дә алабугаларга ташлана. Кайвакыт ялгыш кармакка кабалар, минем белән дә шулай булды. Баштарак, кармагым нәрсәгәдер эләккәндер, дип уйладым. Бермәлне җәен көймәне сөйрәп китте. Юрий Владимирович кармакка эләккән чуртанын тиз генә тартып чыгарды да җәен белән икәүләшеп 45 минут маташканбыз, юкса, миңа бер минут сыман гына тоелды. Аны әкрен генә тартып чыгарып, читлеккә (садок) керттек. Бик тәмле иде!

- Бабаларыгыз турында бөтен җирдә шулкадар тәмләп, горурланып сөйлисез. Нәсел агачыгыз бармы?

- Бар, әмма җиденче буынга барып җитә алганыбыз юк. Миндә күбесенчә татар каны ага. Татар музыкасын рәхәтләнеп тыңлыйм. Гармун тавышын ишетсәм, күңел ярсый. Ул безнең өйдә балачактан бирле яңгырый. Дәү әтием Харис Гариф улы Гарифов, эштән кайткач, музыканы кабызып куя да... Ул да, без дә ләззәтләнә идек. Дәү әтиебез эш аты булды, үзенең үрнәгендә безне хезмәткә өйрәтте. 94 яшендә бакыйлыкка китеп барды, бертуктаусыз эшләде, җитмәсә, бер аягы юк иде, үзе белән галәмәт авыр протез өстерәп йөрде...

Стендка атуны икенче төрле дубль‑трап дип атыйлар, спортчылар мылтыктан хәрәкәт итә торган мишеньга ата. Кайчандыр тере күгәрченнәрне куллана торган булганнар. XIX гасыр уртасында каурый яки төтен тутырылган пыяла шарларга атканнар. 1880 елда без белгән тәлинкә рәвешендәге мишеньнарга тукталганнар. Дубль‑трап Олимпия уеннары программасына 1996 елда кертелгән.


Фото: pixanews.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading