16+

Виктор, димәк, җиңү китерүче

Тимераякта узышу спортының бер төре булган шорт-тректа Америка, Канада, Кытай һәм Корея дөнья лидерлары санала. Россияне бу исемлеккә якынайту миссиясе бүген, беренче чиратта, Турин Олимпиадасы чемпионы Виктор Анга йөкләнгән.

Виктор, димәк, җиңү китерүче

Тимераякта узышу спортының бер төре булган шорт-тректа Америка, Канада, Кытай һәм Корея дөнья лидерлары санала. Россияне бу исемлеккә якынайту миссиясе бүген, беренче чиратта, Турин Олимпиадасы чемпионы Виктор Анга йөкләнгән.

Әлеге спорт йолдызы дөнья җәмәгатьчелегенә Корея спортчысы Ан Хён Су буларак яхшырак таныш. Шорт-тректа Турин Олимпиадасының абсолют триумфаторы булган Көньяк Корея җыелма командасына 3 алтын һәм 1 бронза медальне Ан Хён Су китерде ул чакта. Әлеге уникаль спортчының, моннан тыш, биш тапкыр абсолют дөнья чемпионы, ике тапкыр Дөнья кубогы иясе дигән исемнәре дә бар.
Әмма Корея спорты күгендә кабынган якты йолдызга озак балкырга язмаган булган, күрәсең. 2008 ел башында тезе авыр җәрәхәтләнгән егет, катлаулы операцияләрдән соң аякка басса да, ил командасының Ванкувер Олимпиадасына әзерләнүче составына эләкми.
Егеткә зур спортка кайтырга икенче мөмкинлекне 2011 елда Россия тимераякта узышчылар берлеге бирә. Россия гражданлыгын алганнан соң, спортчы исемен Виктор Анга үзгәртә. Егет бу исемне, «җиңүче» дигәнне аңлатканга, уңыш китерсен өчен сайлавын яшерми. Исемен аклау өчен, Виктор бүген бар көчкә тырыша, ул инде ике тапкыр Россия чемпионы булырга, узган елгы дөнья чемпионатында көмеш медаль яуларга өлгерде. Сочида ул Россия өчен шорт-тректа тәүге Олимпия медален яулаган спортчы буларак тарихка кереп калырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading