16+

“Яшел дерби”: чәкчәк калды, вирус нишләр

Казан хоккейчылары җиңелүләр сериясеннән бик вакытлы котылды, әмма сораулар калды әле.

“Яшел дерби”: чәкчәк калды, вирус нишләр

Казан хоккейчылары җиңелүләр сериясеннән бик вакытлы котылды, әмма сораулар калды әле.

Сезонны шөбһәләнеп башлавыбыз юкка булмаган икән: КХЛда чыгыш ясаучы әле бер, әле икенче командада хоккейчыларның коронавирус белән чирләве ачыкланып тора. Шул сәбәпле игътибар боздагы уеннан бигрәк, клублардагы вазгыятькә ныграк юнәлтелә.

Көткән идек

Кемгә иртә, кемгә соңрак, ә безнең якларга коронавирус “яшел дерби” алдыннан килеп җитте. 5 октябрьдә “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” матчы шул сәбәпле бәйрәм рухы бүләк итә алмады. Гадәттәгедән күңелсез хоккей тамаша кылдык.

Ә күршеләр белән очрашу һәрвакыт күтәренке рухта уза торган иде. Юкка гына “яшел дерби” ярлыгы тагылмады бит үзенә. Континенталь хоккей лигасы оешкач кына да үзара 76 шундый очрашу тарихка кереп калган. Соңгы матчка кадәр аз гына өстенлек “Ак Барс” ягында иде – 40 җиңү.

Уфа һәм Казан тамашачылары әле бу сезон башында – 17 сентябрьдә “Татнефть Арена” боз сараенда узган каршылыкның ни белән төгәлләнүен дә онытып өлгермәгәндер. Казан клубы тантана иткән иде ул чакта – 4:1.
...5 октябрь киченең ни белән төгәлләнүен дә беләбез инде. Җиңүчесе дә, исәбе дә үзгәрешсез калды: кабат Казан файдасына – 4:1 Без көткән мавыктыргыч уен гына булмады. Барысына да теге чир гаепле.

“Яралы” көндәш
Коронавирус эпидемиясе сәбәпле Уфаның лидерлары Татарстанга килә алмады. Капкачы Юха Метсола, сакчылар – Григорий Панин белән Павел Коледов, һөҗүмчеләр Теему Хартикайнен, Маркус Гранлунд, Сакари Маннинен, Петр Хохряков, Владимир Жарков һәм Александр Кадейкинның булмавын әйтү генә дә “Салават Юлаев” составының ни дәрәҗәдә какшавын әйтеп бирәдер. Хәтта баш тренерлары Томи Ламса да үз урынында түгел иде.
Баш тренер вазифасын вакытлыча башкаручы Николай Цулыгиннан матчтан соң уенчыларның кайчан сихәтләнүе турында сорагач: “Тәгаен генә берни әйтә алмыйм”, – дип җавап бирде.

Яралы ерткыч тагын да усалрак була, диләрме әле? Казанга килгәнче резерв состав белән “Нефтехимик”ны тар-мар иткәч (4:1), Уфа хоккейчыларыннан “Ак Барс”ка каршы уенда да шундый уен көткәннәр иде. Әмма “яралы җәнлек”нең усаллыгы булса да, көче чамалы иде шул.

Данис кайда?

Хәер, көндәшләр Казан “барсы”ның да ярсыганрак чагына туры килде: моңа кадәрге өч уенда җиңелү “Ак Барс” хоккейчыларын җиңүгә сусаткан иде. Нәтиҗәдә Казан хоккейчылары җиңелүләр сериясеннән бик вакытлы һәм урынлы котылды, әмма уенга карата сораулар гына калды.
Иң төп сорау – коронавирус Казан командасына зыян салмадымы? Чөнки “Салават Юлаев” белән уенга Альберт Яруллин, Микаэль Викстранд, Роман Рукавишников, Найджел Доус һәм Данис Зарипов чыга алмады. Минуты-секунды белән: “Коронавирус безгә дә килеп җитте”, – дигән имеш-мимеш таралды.

Тамашачылар барыннан да бигрәк Данис өчен борчылды. Шулай булмый ни: “яшел дерби”да 13 гол керткән Алексей Морозовны куып тотар өчен Даниска 1 алка гына кертәсе калды, ләбаса. Ә җанатарлар рекордлар яңартылуны алкышларга ярата ул.
– Ситуация шундый – анализлар көтәбез. Алдагы уенда алар, мөгаен, уйный алмас, – дип ачыклык кертте баш тренер Дмитрий Квартальнов “Салават Юлаев”ны җиңгәч.
...Ә киләсе уен инде иртәгә: 8 октябрьдә кунакта “Витязь” белән уйныйсы бар. Җитди көндәш: бер ай элек алар “Ак Барс”ны Казанда хурлыкка калдырган – 4:0 исәбе белән тар-мар иткән иде.
 

PS 2019 елдан бирле “Ак Барс”-“Салават” Юлаев” матчында күршеләргә кунакчыллык йөзеннән җиңүчегә Чәкчәк кубогы тапшырыла. Әлегә ул Казанда калды. Вирусы гына калмасын...
Әлегә 13 уен уздырган “Ак Барс” командасы 19 очко туплады һәм Көнчыгыш конференциядә 2нче баскычка урнашты. “Авангард”ны куып тотарга 2 очко җитми.   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading