16+

Язгы тилерүме бу, әллә...

Фанатларның ахмаклыгы аларның нинди клубка карауларына да, нинди милләт вәкиле булуына да бәйле түгел. Узган якшәмбедә «Спартак» - «Динамо» уенында ике як команда җанатарларының үз-үзен тотышы моны тагын бер кат раслады. Нейтраль кырда - Химки аренасында буран астында барган матч икеләтә авыр шартларда узды. Ике якның да фанатлары көндәш команда...

Язгы тилерүме бу, әллә...

Фанатларның ахмаклыгы аларның нинди клубка карауларына да, нинди милләт вәкиле булуына да бәйле түгел. Узган якшәмбедә «Спартак» - «Динамо» уенында ике як команда җанатарларының үз-үзен тотышы моны тагын бер кат раслады. Нейтраль кырда - Химки аренасында буран астында барган матч икеләтә авыр шартларда узды. Ике якның да фанатлары көндәш команда...

Фанатларның ахмаклыгы аларның нинди клубка карауларына да, нинди милләт вәкиле булуына да бәйле түгел. Узган якшәмбедә «Спартак» - «Динамо» уенында ике як команда җанатарларының үз-үзен тотышы моны тагын бер кат раслады. Нейтраль кырда - Химки аренасында буран астында барган матч икеләтә авыр шартларда узды. Ике якның да фанатлары көндәш команда уенчыларына матч дәвамында кар йомарлап ату, пластик шешәләр ыргыту, әшәке сүзләр әйтеп мыскыл итү белән мәшгуль булды. Уенчылар чак кына фанатлар гаебе белән җитди җәрәхәтләр алмый калды. Ә диктор һәр биш минут саен трибуналарны тәртипкә чакырып белдерү ясарга мәҗбүр иде.
Соңыннан мондый вәхши гамәлләрдән ярсыган уенчылар да эмоцияләрен авызлыклап кала алмады. «Динамо» уенчысы Мисимович «Спартак» фанатларына туп ыргытты, ә «Спартак» футболчысы Эменике көндәшләр җанатарлары утырган секторга бармагы белән тыелган жест күрсәтте. Матч «Спартак»ның җиңүе белән тәмамланса да, командалар өчен ул нәтиҗә белән түгел, фанатларның ямьсез гамәлләре белән тарихка кереп калыр, мөгаен.
Тренер һәм футбол эксперты Евгений Ловчев уенчыларга җәза бирергә түгел, ә беренче чиратта, аларга кар аткан һәм ямьсез ишарәләр күрсәткән фанатларга чаралар күрү кирәк, ди. Россия җыелма командасының элекке тренеры Георгий Ярцев, футбол аренасын матчка тиешенчә әзерләргә кирәк иде, килеп чыккан хәлгә иң элек оештыручылар гаепле, ди. «Әгәр трибунада кар өемнәре урынында кирпеч булган булса, фанатлар кырга аны атар идеме?» - ди ул.
Тик ниндидер чаралар күрелүгә карамастан, мондый хәлләр алга таба кабатланмас, дип әйтеп булмас. Җанатарларның хулиганлык гамәлләре футболның аерылгысыз атрибутикасына әйләнгән инде. Үзәк басмалар язуынча, Россия Футбол берлегенең контроль-дисциплинар комитеты клубларга атна саен фанатларының гамәлләренә бәйле рәвештә штрафлар яза, нәтиҗәсе генә юк. Клубларга, проблеманы башка ысуллар белән чишүгә караганда, федерация дәгъваларыннан йөзләрчә мең сум түләп котылу отышлырак, күрәсең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading