16+

Йөгерү марафоны: уңышлар һәм кимчелекләр, “пәрдә арты”нда калган серләр

Спортка гашыйк Вадим Янгиров менә инде өченче ел республика халкына йөгерү "чире" йоктыра. Ни кызык, аның артыннан китүчеләр саны инде 9 меңгә җиткән. "Казан марафоны", "Tatar.Run" ярыммарафоны директоры, Татарстанның Җиңел атлетика Федерациясе вице-президенты Вадим безгә киләсе елда булачак спорт чаралары һәм йөгерү республика бюджетына күпме акча китерүе турында сөйләде.

Йөгерү марафоны: уңышлар һәм кимчелекләр, “пәрдә арты”нда калган серләр

Спортка гашыйк Вадим Янгиров менә инде өченче ел республика халкына йөгерү "чире" йоктыра. Ни кызык, аның артыннан китүчеләр саны инде 9 меңгә җиткән. "Казан марафоны", "Tatar.Run" ярыммарафоны директоры, Татарстанның Җиңел атлетика Федерациясе вице-президенты Вадим безгә киләсе елда булачак спорт чаралары һәм йөгерү республика бюджетына күпме акча китерүе турында сөйләде.

Спортчылар өчпочмак ашый, түбәтәй киеп йөгерә
Чит илләрдә төрле марафоннарда катнашканнан соң, Вадим «ә нигә әле Казанда да шундый зур спорт чарасы уздырмаска" дигән карарга килә. Проектын ул "Вверх" республика конкурсына тәкъдим итә һәм җиңеп чыга.
-Быел "Казан марафоны"нда 9 мең кеше җыелды. Беренче марафон белән чагыштырсак, катнашучылар саны өч тапкырга артыграк. Киләсе язга ике мең кеше җыярга исәплибез, - диде Вадим.
"Казан марафоны"ннан тыш, җәй дәвамында республикабызның Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә "Tatar.Run" ярыммарафоны узды. Киләсе елның апрель-октябрь айларында йөгерергә яратучылар өчен тагын "IT Инно ярыммарафоны", "Казан марафоны", «Түбән Каманың чәчәкле ярыммарафоны», «Төнге Казан буенча йөгерү», «Кама төсле буяулы ярыммарафоны», «Әлмәт музыкаль ярыммарафоны», «Казан милли ярыммарафоны» кебек җиде чара оештырыла. Һәр старт билгеле бер темага багышланган.
"Казан марафоны" башланырга әле ярты ел вакыт булуга карамастан, 500 кеше катнашу өчен марафон сайтында теркәлеп куйган инде.
Гомумән, Россиядә йөгерү "бум"ы 2013 елдан башланды. Иң беренче йөгерү чараларын "Nike" спорт киемнәре оешмасы оештырды.
- Бүген без Санкт-Петербург шәһәрендәге "Ак төн" марафоны белән көндәш. "Казан марафоны" Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң Россия буенча өченче урында тора. Ничек кенә тырышмыйк, Татарстанны әле йөгерә торган шәһәр дип әйтеп булмый. Бу яктан без Уралдан да калышабыз. Екатеринбург шәһәре Казан кебек зурлыкта булса да, андагы йөгерү мәктәпләре безнекеннән өч тапкыр күбрәк. Безнең хәтта йөгерүчеләр өчен спорт кибетләре дә юк. Йөгерү буенча дөнья аренасына чыгу өчен кимендә ун ел кирәк булачак. Хәзерге максатыбыз Европа дәрәҗәсенә күтәрелү. Моңа кимендә 2-3 ел үтәчәк. Иң мөһиме - без кешеләрне марафонга чакыргач, алар "Казан кайда?" - дип сорамасыннар иде, - диде Вадим.
"Казан марафоны" данын тарату өчен Вадимның командасы Франкфурт, Берлин, Нью-Йорк, Истанбул кебек шәһәрләрдә үткәрелгән дөньяның иң танылган марафоннарында халыкара күргәзмәләрдә катнашкан. Бу шәһәрләрнең күбесеннән Казанга туры һава рейслары бар.
Безгә марафон нәрсәгә?
Халыкның йөгерү ярышларында катнашуы Казанга һәм Татарстанга ни бирә соң? Вадим Янгиров сүзләренчә, сәламәт яшәү рәвешеннән тыш, марафон дәүләт казнасына саллы гына акча кертә торган чара. Мәсәлән, узган ел "Казан марафоны"ның бюджеты 3,5 миллион сумны тәшкил иткән. Әле катнашучылар үзләре дә марафонда йөгерү өчен акча кертә: өч чакрымга - 500, ун чакрымга - 700, ә егерме бер чакрымга - 900 сум түләргә кирәк. Республика туристлыгын үстерү өчен дә менә дигән алым - узган елны Казанга йөгерү өчен генә 4,5 мең кеше килгән. Марафонны оештыручылар киләсе елга туристлар санын 7-8 мең кешегә арттырырга уйлый.
Әлеге спорт чарасыннан бюджетка кергән акчалар дөньякүләмендәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, бик аз. Мәсәлән, Чикаго шәһәрендәге марафон 2014 елда казнага 260 миллион доллар керткән. Биредә ел саен 51 мең кеше катнаша. Ләкин йөгерергә теләүчеләр саны биш тапкырга күбрәк. Марафонда катнашу хокукы спортчылар арасында лотерея уйнатып кына бирелә. Һәр кешедән 260 доллар, ягъни 16 мең сум акча җыялар.
-Хәзерге вакытта максатыбыз - марафонны үз-үзен аклый торган итү. Дәүләт ярдәмен бары 25 процентка гына калдырырга уйлыйбыз. 2018 елга чыгымнарны киметү генә түгел, керемне арттыру ягын да кайгыртабыз, - диде Вадим.
Спортчыларны су белән тиешенчә тәэмин итә алмадык!
Беренче коймак төерле булган кебек, тәүге марафон да хаталарсыз булмады. Быелгы чараны күп кенә спортчылар интернет челтәрендә эт итеп сүкте. Бүтән Казанга аягымны да атламыйм, диючеләр дә булды.
-Узган ел без марафон өчен бик җитди хата ясадык: беренчедән, йөгерү маршруты аңлаешлы түгел иде, икенчедән, су җитмәде. Марафончы буларак минем өчен бу иң зур һәлакәт! Бездә 42 чакрымның буеннан буена 4 туклану пункты һәм 8 су пункты булырга тиеш иде. Туклану пунктында спортчыларга гель, изотоник, җиләк-җимеш бирәләр. Ансыз 42 чакрымны үтеп булмый. Су пунктында эчү һәм өскә сибү өчен су бирәләр. Ни өчендер, ул көнне су өчен җаваплы кеше "Казан-Арена" территориясенә тиешле суның бары яртысын гына алып килгән. Марафон үткәрелү сәбәпле юллар да ябык иде, без спортчыларны тиешенчә су белән тәэмин итә алмадык. Ләкин мин үз өстемнән дә җаваплылыкны алмыйм, - диде Вадим. - Кабат шундый хаталар булса, "Казан марафоны"ның дәрәҗәсе төшәргә мөмкин.
Быелгы «Казан марафоны» Үзәк стадион белән Казан Кирмәне арасыннан башланып китәчәк. Шунысы үзенчәлекле - киләсе сезонда барлык спорт чаралары вакытында профессионал булмаган спортчыларның ретингы төзеләчәк. Һәр дистанция саен аңа балл бирелә. Иң күп балл җыйган җиңүче кешегә Алтын Лейбл дәрәҗәсендәге халыкара марафонда катнашу хокукы биреләчәк. 7 чараның медальләре бер-берсенә пазл буларак тоташа.
Йөгерү җиңел наркотик кебек
-Йөгерү хәзер сәламәтлекне кайгыртудан тыш, фәлсәфәнең бер төре дә әле. Йөгергән вакытта уйлар тәртипкә килә. Борчыган сорауларыңа җавап табасың. Иң мөһиме тренировкадан соң, бүтән беркайчан да чапмыйм, дип дөньяны каргамаска кирәк. Йөгерү организмга җиңел наркотик кебек тәэсир итәргә тиеш. Организмда бәхет гармоны - эндорфин бүленеп чыга һәм синең кабат-кабат чабасың килә. Йөгерү һәркемнең тормышында бар. Йөрүгә караганда, йөгерү кеше өчен табигыйрәк, - диде Вадим.
Якын киләчәктә Казанда бушлай йөгерү үзәге дә барлыкка килергә мөмкин.
-Бу әле проектта гына. Паркларда ел әйләнәсендә йөгерү мәйданы булдырырга уйлыйбыз. Әлегә Горький паркында тукталырга булдык. Парк территориясендә душ, кием алмаштыру мөмкинлеге булачак. Үзәкне төзү өчен 10-20 миллион акча кирәк.
P.S. Россия Федерациясе законы буенча, табиб тикшеренүеннән башка марафонда катнашып булмый. Ниндидер сәбәпләр аркасында үзегез теркәлгән хастаханәдә медицина белешмәсе ала алмасагыз, марафонга бер көн кала экспресс-тест үтәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading