Җомга-шимбә көннәрендә Казанда татар көрәше өчен яңа турнир – Федерация Кубогына атап, шәхси-команда беренчелеге узды. Яңа ярыш булгангамы, яңа, әйтик, биш авырлык үлчәвендә генә үткәнгәме – көрәшчеләр саны да, командалар саны да, тамашачылар саны да аз иде. Куар-кодтан курыктымы халык, башкасыннанмы шунда...
Скопировать ссылку
Җомга-шимбә көннәрендә Казанда татар көрәше өчен яңа турнир – Федерация Кубогына атап, шәхси-команда беренчелеге узды. Яңа ярыш булгангамы, яңа, әйтик, биш авырлык үлчәвендә генә үткәнгәме – көрәшчеләр саны да, командалар саны да, тамашачылар саны да аз иде. Куар-кодтан курыктымы халык, башкасыннанмы шунда...
Юанабыз инде...
Федерация рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бу юлы да “Ак Барс” Көрәш сараеның шыплап җанатарлар белән тулган булуын күрү хыялын яшермәде. Элек әллә көрәшчеләр генә тутыра идеме соң тамаша залын дигән сорау да туа күңелдә.
Әйе, яңалыклар күп иде бу юлы. Югарыда аталганнардан тыш, тагын берничәсен әйтергә була. Әйтик, “утешиловка”лар. Көрәшчеләр, хөкемдарлар шулай, ди. Ә журналистлар баш вата: татарча ничек язарга соң моны һәм аның мәгънәсе нәрсәдә? Беребез юану көрәшләре дисә, икенчебез юандыргыч, юаткыч көрәшләр дип аңлатмасын бирә. Нәрсә булса да, юанычка калмасын. Безнең (Татарстанны әйтүем) рәсми ярышларда әлеге ысулны әллә ни кулланганнары юк, шуңа җанатарлар да аптырап бетте “нәрсәгә кирәк соң ул?” дип. Ярышларның баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов исә “утешиловкалар”ның кертелүен хуплады. Бу көрәшләр санын арттырды, тәҗрибә өчен дә мөмкинлек, җиңүчеләр арасына керү өчен дә форсат тудыра, дип саный ул.
Тагын бер яңалык: икенче ярыш рәттән ярышлар турыдан-туры эфирда күрсәтелә. Элек тә карый идек без инстаграмнан андый эфирларны, әмма ютубтан каравы, профессионаллар катнашында, әңгәмәләр белән үрелеп барган, кабатлаулар белән булган эфирны каравы рәхәт икән. Карамаган булсагыз, көрәш федерациясенең рәсми каналына кушылыгыз, карагыз. Тамашачылар санына бу аспект комачаулый диючеләр белән килешмим. Ни генә дисәң дә, татарча көрәш – ул бөтен дөнья татарларының милли спорт төре. Аны Чаллыдан, Актаныштан, Чүпрәледән килә алмаган көрәш сөючеләр генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр дә, бөтен дөньяга сибелгән татарлар да карарга тиеш.
Шул ук исемнәр
Нинди генә яңалык керсә дә, нинди генә алымнар кулланылса да, келәмдә көчлеләр җиңде. Дөресрәге, җиңүчеләр һәм призерлар арасында барысы да – шул ук көрәшчеләр. Исемлеккә генә карагыз. Шәхсән үзем бер генә яңа фамилия күрдем: 65 кг.га кадәр үлчәүдә өченче урында калган Чирмешән егете Илдар Халәфетдинов. Раббани Нургалиев Татарстан чемпионатыннан соң тиешле нәтиҗәләр ясаган булса кирәк, беркемгә дә, хәтта финалда якташы Искәндәр Мортазинга да мөмкинлекләр калдырмады. 75 кг.да финалда хәзер инде Лаеш районы өчен көрәшүче Динар Кәримуллин белән әле күптән түгел генә Үзбәкстанда яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып кайткан Илназ Рамазанов очрашты. Тәҗрибә үзенекен итте – Динар җиңү яулады. Бу үлчәүдә моңарчы 70ләр арасында көрәшкән Ислам Фәлахов, бик көчле җәрәхәт алуына карамастан, өченче урынны кулыннан ычкындырмады.
Ренас Кәлимуллин да 85 кг.га күчте. Бу ярышка гына түгелдер, чөнки ШК хәбәрчесе белән әңгәмә алышканда ул югарырак категориягә күчәчәге хакында белдергән иде инде. Финалда ул бераз авырлык белән булса да, Оренбург егете, берничә ел инде Әлмәт өчен көрәшүче Айрат Сәмигуллинны 6:4 исәбе белән җиңде. Раил Нургалиев үз авырлыгына кайтты. 130га кадәр авырлыкта аңа барыбер авыргарак туры килә. Кайтты һәм ышанычлы рәвештә отып чыкты. 105 түгел, ә 100 кг.га кадәр авырлык булса кайтыр идеме икән әле – бәхәсле. Димәк, 5 килограмм аерма да үз ролен уйный икән көрәштә.
130 кг.да Радик Сәлахов хуҗа. Муса да, Раил дә булмагач, җиңү аңа артык җиңел бирелде кебек. Финалда ул тагын бер Оренбург егете, бу ярышларда Актаныш өчен чыгыш ясаган Валерий Рәфыйковны берничә секунд эчендә аркасына салды. Тагын бер Оренбург егете диюем юкка түгел. Ютуб-каналны анда яшәүче милләттәшләребез дә карый алды.
Комментарийлар