16+

Сайлаулар турында кызыклы фактлар

Бу якшәмбедә сайлаулар узачак, инде һәрбер сайлаучы кем өчен тавыш бирәчәген хәл итеп куйгандыр.

Сайлаулар турында кызыклы фактлар

Бу якшәмбедә сайлаулар узачак, инде һәрбер сайлаучы кем өчен тавыш бирәчәген хәл итеп куйгандыр.

Сайлаулар кичә-бүген генә уйлап чыгарылган нәрсә түгел, тарихы бик тирәнгә китә һәм аның белән бәйле кызыклы хәлләр дә шактый.
Борынгы Грециядә борчак ярдәмендә тавыш биргәннәр: ак төстәгесе – хуплауны, карасы каршы килүне аңлаткан.

Борынгы Римда сайлау алды кампаниясе барышында кандидатлар ак киемгә төренеп, урам буйлап халыктан үзләрен сайлауларын үтенеп йөргән. Сайлаулар көнне тавыш бирүчеләр тактага үзенә ошаган кандидатның исемен язып куйган.

Патша Россиясендә Дәүләт Думасына сайлауларда 25 яшькәчә булган ир-атлар катнашмаган. Тавыш бирү хокукы шулай ук хатын-кызларда, хәрбиләрдә, студентларда, яшәү урыны билгеле булмаучыларда, губернаторларда, шәһәр башлыкларында һәм полиция хезмәткәрләрендә дә булмаган.

Иң авыр сайлаулар – Пакъстанда. 1997 елда парламенттагы бердәнбер урынга 107 кандидат дәгъва белдергән. Нью-Мексико штатында ике кандидат бертигез тавыш җыйса, берәр уен ярдәмендә җиңүчене ачыклыйлар. 1998 елда моның өчен тиен акча ташларга туры килгән, шулай ук покер яки сөяк уенын тәкъдим итүчеләр дә булган.

1913 елда Педро Ласкурайн президент булып нибары бер сәгать чамасы торган: ул шул арада ант биргән һәм үзенең варисы итеп дустын билгеләгән, шуннан соң отставкага киткән.

Сәддам Хөсәен 2002 елда сайлау алды кампаниясендә Уитни Хьюстонның “Мин сине һәрчак яратырмын” исемле җырын файдаланган.

Либерия президенты Чарльз Кинг 1927 елда 234 мең тавыш җыеп президент булу бәхетенә ирешә, ә теркәлү узган тавыш бирүчеләр саны нибары 15 мең генә була. Чарльз Кинг иң фальсификацияле сайлаулар өчен Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

Пуэрто-Рикода һәр 4 ел саен сайлаулар үтә һәм анда илнең бәйсез булуы яки АКШ составына керүе хәл ителә.

АКШның Филадельфия шәһәрендә 18 гасырга чаклы сәер закон яшәп килгән. Шәһәр мэрына хезмәт хакы түләү каралмаган, әмма әлеге посттан баш тарткан өчен штраф түләргә кирәк булган. Сайлауларда җиңеп чыгучылар күп очракта штраф түләүне хуп күргән.

Уругвайда президент Хосе Мухико үзе теләп постыннан баш тартканчыга хәтле халык һәр сайлау саен аңа гына тавыш биреп килгән. Мухико тарихка дөньядагы иң ярлы һәм гадел президент булып кереп калды, уругвайлылар аны хәзергәчә ярата.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading