Статистик мәгълүматлар буенча, менингит эпидемиясе 20 ел дәвам итә һәм ул 30 ел “ял” ала. Аннан тагын кабатлана.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, менингит инфекциясеннән зыян күрүчеләр инде бөтен дөнья буйлап теркәлә башлаган.
Невролог-инфекционист, медицина фәннәре докторы Алла Вильниц сүзләренчә, менингит, ягъни баш һәм арка мие тышчасы ялкынсынуы авыруы белән теләсә нинди яшьтә чирләргә мөмкин. Әмма авыруларның 70-80 процентын 5 яшькә кадәр балалар тәшкил итә икән. 13-17 яшьлек үсмерләр һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә куркыныч яный торган яшь аралыгына керә.
Белеп торыгыз! Әгәр дә урамга салкын вакытта башлыксыз чыгасыз икән, бу әле менингит белән авыраячаксыз дигән сүз түгел. Бу – миф. Менингит белән авыручылар саны дөрестән дә салкын вакытта арта. Әмма бу башлык кию-кимәүгә берничек тә бәйле түгел.
Менингит нәтиҗәләре
Иң куркынычы – бактериаль үлекле менингит. Узган ел гына да Россиядә мондый төр авыруны 100 мең кешенең 1се йоктырган. Кайбер очракларда үлүчеләр 25-30 процентка җиткән, ягъни, менингит белән чирләгән һәр 3-4 баланың гомере өзелгән.
Пациент исән калса да, авыру эзсез югалмый. Авыручыларның яртысында диярлек психоневрологик тайпылышлар барлыкка килә. Ә 5-20 процент очракта хәрәкәтләнү авырая, хәтта акылга зәгыйфьлек килергә мөмкин.
Үлекле менингит белән авыручылар арасында еш кына ишетү сәләтенә зыян килүчеләрне очратырга була. Бу ишетү нервлары һәм рецептрлары ялкынсыну белән бәйле.
Авыруларның 1 процентында тамырларга зур зыян килгәнлектән, тромбалар барлыкка килүе ихтимал. Кайбер очракта хәтта очлыкларны ампутацияләргә дә туры килә, ди табиб.
Проблемалар авыруны җиңгәч түгел, ә еллар узу белән барлыкка килә. Үлекле менингит белән чирләүче балаларның да, өлкәннәрнең дә хәтере начарлана, алар игътибарын туплый алмый башлый, эмоциональ яктан тайпылышлар сизелә. Моннан тыш, әлеге инфекцияне кичергәннәргә инсульт һәм инфаркт куркынычы яный.
Инфекция каян эләгә?
Менингит һава аша күчә. Гәрчә авырган кешедә аның билгеләре булмаса да икенче берәүгә иярергә мөмкин.
Бу инфекция грипптан, чәчәк авыруыннан, хәтта “омикрон”нан да көчсезрәк. Менингит эләксен өчен авыру белән бик тыгыз элемтәдә булу да җитә. Шуңа да ябык, җилләтелми торган биналарда бу инфекцияне эләктерү куркынычы бермә-бер арта. Аеруча да иммунитет төшкән вакытта, туңганда, нерв яисә физик яктан көчсезләнгәндә, хроник авырулар булганда менингит эләктерү куркынычы күбрәк.
Балаларда һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә үлекле менингитның сәбәбе –менигокококк, пневмококк һәм гемофилия таякчыклары.
Менингококк булганда, авыру бик тиз тарала. Башлангыч чорыннан алып, септик шокка кадәр берничә сәгать җитә. Шуңа да һәр 4-5нче очрак үлем белән тәмамлана.
Пневмококктан бушлай вакцинаны хәрби хезмәткә чакырылганнрга һәм 1-2 яшьтәге балаларга ясыйлар.
Гемофилия таякчыкларыннан вакцинацияне куркыныч янаган барлык балаларга да кадыйлар. Бу прививка менингиттан гына түгел, пневмония, ялкынсыну һәм колак, сулыш органнары белән бәйле башка авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Түләүле вакцинаны теләге булган һәр кеше дә ясата ала.
Инсульт белән бутамагыз!
Кечкенә балаларда да, өлкәннәрдә дә менингит билгеләре ачык күренмәскә мөмкин. Әмма әгәр дә сабый хәлсезләнә, күп йокласа, ашамаса, еш косса, бер күзе кыек карый башласа, әни кеше моны авыру билгеләре итеп кабул итәргә тиеш. Гадәттә, авырганда баланы кулга алгач, ул тынычлана. Ә менингит белән авырган бала кулга алганнан соң киресенчә, катырак елый башлый.
Өлкәннәрдә менингитның беренче билгеләрен еш кына инсульт белән бутыйлар. Нейро-инфекция вакытында да кан басымы күтәрелергә, баш мие кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Әмма бу ике авыруны дәвалау ысуллары аерыла.
Менингит вакытында бик зур күләмдә антибиотиклар һәм аппаратлы дезинтоксикация ысулы кулланыла. Микробның үзен юк итү озак вакыт таләп итми. Ә менә аңардан соң организмны тәртипкә китерү авыррак. Еш кына авыруларны ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтыралар. Шуңа да инфекциядән саклану таләп ителә.
Нәрсә эшләргә?
Менингит күп очракта сулыш органнары ялкынсыну һәм синуситтан башлана.
Тәмәке тарту менингококкны борын куышлыгына “ябыштырып” калдыру мөмкинлеген 100 тапкырга арттыра. Шуңа да тәмәкене ташлау хәерле.
Иммунитетыгызны ныгытыгыз. Җәяү йөрү, спорт, тиешле дәрәҗәдә йоклау, дөрес туклану, стрессларны булдырмау менингит белән авырганнан соң организмны элеккеге хәленә кайтарырга ярдәм итәчәк.
Менингит йоктыруыгызга шикләнәсез икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Табибка соң хәбәр итү хәлне авырайтачак кына.
Еш кына менингитны грипп белән бутыйлар. Чөнки аның беренче билгеләре салкын тиюгә бик охшаш. Диагнозны бары ликвор анализы (арка мие сыекчасы) биреп кенә куярга мөмкин.
- Әгәр дә тән температурагыз 39 градустан югары икән;
- башыгыз нык авыртса, күңел болганса һәм коссагыз;
- хәлсезлек тойсагыз һәм гел йокы килсә;
- яктылыктан, каты тавышлардан курка башласагыз;
- бик борчыла торганга әйләнсәгез, галлюцинацияләр башланса;
- муен мускуллары катып китсә;
- тәнегезгә вак бетчәләр чыкса – табибка мөрәҗәгать итегез
Комментарийлар