16+

65 яшьтән узганнарны хастаханәгә махсус машиналарда китерәчәкләр

Татарстанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узган 156 меңнән артык кеше исәпләнә. Күбесе ялгыз гомер итә, медицина ярдәменә мохтаҗ, хастаханәгә барырга мөмкинлекләре юк.

65 яшьтән узганнарны хастаханәгә махсус машиналарда китерәчәкләр

Татарстанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узган 156 меңнән артык кеше исәпләнә. Күбесе ялгыз гомер итә, медицина ярдәменә мохтаҗ, хастаханәгә барырга мөмкинлекләре юк.

Моны истә тотып, өлкәннәрне медицина учреждениеләренә тикшеренү узарга китереп җиткерү өчен райондагы социаль яклау бүлекләре махсус машиналар белән тәэмин ителде. Әлеге эш илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла. Моннан тыш “тәгәрмәчтәге” дүрт сырхауханә ел дәвамында республика халкына ярдәм күрсәтәчәк. Аның беренчесе Тәтеш районы Бакырчы авылында август башында ук эшли башлаган иде. Бүген исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын өчесен тапшырды.

Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән 12 илкүләм проектның төп максаты – яшәү сыйфатын яхшырту. Социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыклары бу өлкәдә бердәм булып эшли. Күчмә сырхауханәләр өчен иң ерак районнарга, пычрак юлларда да йөри алырлык, заманча стандартлар буенча җиһазландырылган машиналар сайлап алынды. Алар үзебездә җитештерелә, – диде Президент чыгышында. Ул барысын да шәһәр бәйрәме белән котлады һәм министрлыкларга Ворлдскиллс чемпионатында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Мобиль сырхауханәләр – медицина өлкәсендәге яңалыкларның берсе. Авылдагы ФАПларда мөмкинлекләр зур булса да, тулысынча медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырылмаган, район хастаханәләренә һәркемнең дә барырга җае юк. Кайбер авылларда районга автобуслар да йөрми. Татарстанда 100 кешедән азрак булган 1359 авылда медицина оешмасы юк. Андагы халыкка күрше авылдан фельдшерлар килеп медицина хезмәте күрсәтә, район хастаханәсе игътибар үзәгендә тота.  Кыскасы, “тәгәрмәчтәге” сырхауханәләргә ихтыяҗ зур. Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хазиев әйтүенчә, әлегә аларның күчмә сырхауханәләр белән эшләгәннәре булмаган. “Районның мәйданы бик зур, район үзәгеннән иң ерак районнарга 90 километр ара үтәргә туры килә. Мамадыш районында  65 яшеннән узган 500ләп кеше яши. Аларны сырхауханәгә китерү өчен машиналар бирелү бик уңай кренеш”, – ди Дамир Хазиев.

Арчадагы “Игелек” социаль яклау үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова да машина ачкычларын гади генә түгел,ә иминлек ачкычлары дип атады. Арчада 5 мең кеше яши, дүрт ай эчендә 65 яшьтән узган, ярдәмгә мохтаҗ 600гә якын кешене медицина ярдәме белән тәэмин итәргә җыеналар.Мобиль сырхауханәләрдән тыш район хастаханәләренә 75 ашыгыч ярдәм машинасы да тапшырылды.

Мобиль комплекс «КамАЗ» автомобиле базасында ясалган. Халыкны кабул итү өчен, фургон алты кабинетка бүленгән. Авыруларны терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог тикшерә.  Кардиограммага төшү, УЗИ ясату мөмкинлеге бар. Пациентларга  Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Чаллы, Әлмәт хастаханәләреннән иң яхшы табиблар чиратлап ярдәм күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading