16+

Ашказаны, дип кенә йөрмәгез – инфаркт була күрмәсен

Күңел болгануның сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. Күп очракта бу ашказаны һәм ашкайнату системасына бәйле.

Ашказаны, дип кенә йөрмәгез – инфаркт була күрмәсен

Күңел болгануның сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. Күп очракта бу ашказаны һәм ашкайнату системасына бәйле.

Күңел болгана: сәбәбе нидә?

Гастрит һәм җәрәхәтләр
Ашаганда яисә ашаганнан соң күңел болганамы? Моңа өстәп, ашказаныгыз тулган кебек икән яисә саруыгыз кайный башласа, сездә гастрит яисә ашказаныгызда җәрәхәт (язва) булуы ихтимал. Кайчагында мондый авыртулар төнлә, ягъни озак вакыт ашамыйча торганнан соң кискенләшә. Ә ашаганнан соң косасы килә башлый һәм ризык кире чыкканнан соң гына җиңел булып кала.

Бу очракта нишләргә? Әлбәттә беренче эш итеп гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кан анализы тапшырырга, органнарны УЗИ аша карарга, Helicobacter pylori (Хеликобактер пилори) бактерияләренә тест узарга. Нәкъ менә әлеге бактерияләр ашказанында һәм уникелле эчәктә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Тикшеренү узганнан соң табиб дәвалану ысулларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук әче, тозлы, майлы һәм кыздырылган ризыклардан баш тартырга туры киләчәк.

Үт куыгы
Ашаганда күңел болгана башлый икән, бу очракта проблема үт куыгы белән бәйле булуы ихтимал. Еш кына авызда тимер тәме килә һәм кеше коса. Ашаганы кире чыкса да, аның хәле җиңеләйми. Моннан тыш, ашаганнан соң уң як авыртырга, ашказанын тулы кебек хис итәргә мөмкинсез.

Бу очракта да табиб белән киңәшләшү сорала. Чөнки үт куыгында таш җыелган булуы, үт сыекчасы чыгарыла торган каналлар тыгылуы ихтимал. Мондый авыруларны диета һәм дарулар белән дәвалыйлар. Кайчагында эш үт куыгын “алдыру” белән тәмамлана.

Ашказаны асты бизе дөрес эшләмәү
Күңел болгану, эч күбү, уң яктан каты эч авырту, авызда әче тәм тоясыз икән, ашказаны асты бизе белән проблемалар бар дигән сүз. Бигрәк тә бу билгеләр әче һәм майлы ризык ашаганнан соң барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, эч китү, ябыгу, эчәсе килү һәм еш кына арыганлык та сизелә. Кискен панкреатит вакытында  кеше еш кына коса һәм аның ашказаны турысы авырта.

Мондый очрата табибка мөрәҗәгать итеп кенә котылып булмый, хастаханәгә дәваланырга ятарга кирәк. Кан анализы тапшырырга, ферментларны тикшертү зарур. Бәвелдә амилазаларны тикшертү һәм ашказаны асты бизенә УЗИ узу таләп ителә.

Гипертония
Кан басымы югары булганда кешенең көне буе күңеле болганырга мөмкин. Моңа өстәп кеше бик тиз арый торганга әйләнә, башы авырта һәм әйләнә, күп тирли, куллары шешенә, йөзе кызара, күз алдында “вак чебеннәр” оча башлый, куркуга бирелә.
Кан басымын контрольгә алу өчен кардиолог, терапевт, кайбер очракларда нефролог белән киңәшләшү кирәк. Шулай ук кан һәм бәвел анализларын тапшыру, ЭКГ, бөерләргә УЗИ узу сорала.

Инфаркт
Әгәр дә күңелегез болгана, косасыз, ашказаны турысыннан борчый, эчегез кинәт күбә, күкрәк турысы авырта, тын җитми башлый, йөзегез агара икән – бу инфаркт билгеләре булырга мөмкин.
Мондый очракта кичекмәстән “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратырга кирәк. Бигрәк тә сез 45-50 яшьлек, гипертонияле, тәмәке тартучы һәм артык авырлыклы кеше булган очракта. Чөнки нәкъ менә әлеге категория кешеләрдә инфаркт иң еш очрый, ди табиблар.

Фото: https://www.thebump.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading