Кешегә тәрбия бирү дигән нәрсәгә ышанам да, ышанмыйм да мин, җәмәгать. Гомумән, ул балага ана карынында ук табигать тарафыннан яшәр өчен нигез итеп салынадыр. Ник дисезме? Бу сорауны ачыклау өчен миндә ике чагыштыру бар. Безнең авылда Мостафа да, Бари да өчәр ул үстерде. Тик аларны тәрбияләү мәсьәләсендә, ай-hай, зур капма-каршылыклар булды, малай.