16+

Авырулар табибларның юлларына каршы басалар...

Азино микрорайонының меңләгән халкы өчен ике генә табибның кабул итүе утопия кебек. Коронавирус таралганнан бирле бер тапкыр да поликлиника юлын таптаган юк иде.

Азино микрорайонының меңләгән халкы өчен ике генә табибның кабул итүе утопия кебек. Коронавирус таралганнан бирле бер тапкыр да поликлиника юлын таптаган юк иде.

Җәй көне, салкын җил тиеп авырсам да, бармаган идем. Ул чакта телефон аша гына табибны өйгә чакырттым.
Кичке якта килеп, хәлләремне карап, киңәшләрен язып та калдырды участок табибәсе. Шул чакта тынычланып куйган идем. Янәсе, менә табибларга кытлык юк, өйгә дә килергә вакыт табалар. Димәк, чигенгән, Рабит ага Батулла әйтмешли, таҗлы хәшәрәт.

Хәзер, инде көзге вирус тозагына эләккәч, башта барысын да тыныч кабул иттем. Үз хәлләрен артык борчылу аркасында начарлаткан кешеләр турында еш искә төшерәләр. Шулай да поликлиникага шалтыратып, озак кына вакыт беркем җавап бирмәгәч, шикләнеп куйдым куюын. Температурам булса да, хафаланмаска тырышып, поликлиникага чыгып киттем. Социаль челтәрләрдә куелган постлардан һәм таныш-белешләр сөйләгәннән анда хәлләрнең җиңел түгел икәнлеген чамалый да идем инде. 

Казанның 20 нче номерлы поликлиникасының бусагасын атлап керүгә күргән мәхшәрдән шаккаттым дип кенә язу аз булыр. Анда коридорда басып торырга да урын юк иде. Регистратурада арып беткән бер генә хезмәткәр эшли. Аптыраудан нишләргә белмәгән авырулар бер-берсенә “матур” сүзләр әйтеп, регистратура аркылы нинди дә булса мәгълүмат белергә тели.
- Мин менә шушы адрес буенча яшим, безнең терапевт кайсы кабинетта соң?
- Сезнең терапевт юк, ул эштән китте.

- Ә безнең врач кайда?
- Ул үзе авырый, хәзергә аны алыштырырга врачлар юк.

- Справка алырга кирәк иде?
- Справка алыр өчен өлкән медсестрага язылыгыз.
- Мин язылмакчы идем, ләкин анда бер атнадан соң гына язылып була, калган вакыты тулы. Ә миңа ике көннән Мәскәүгә очасы...

Күзләре кып-кызыл булган регистратор кемгә генә җавап әйтеп өлгерергә белми. Ә коридорларда халык үз чиратын көтә. Нибары ике табиб кабул итә икән. Участок табиблары юк, бары тик дежурлар гына.
- Монда кичке сигезгә кадәр эләгеп булмаячак бит, - дим янымда басып торган ханым. - Монда калган ике врач кичке сигез урынына төнге унга кадәр эшлиләр, кайта башласалар авыручылар юлларына каршы басып, кабул итүләрен үтенәләр. Ә түләүле клиникаларда бәяләр шактый арткан, һәркем дә анда барып чыга алмый, - дип ситуациягә ачыклык кертте.

Әйе, Азино микрорайонының меңләгән халкы өчен ике генә табибның кабул итүе утопия кебек үк. Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратып вакыт уздырмадым, булмаган табибларны алар каян алсын, авырганнарын ничек итеп берничә көн эчендә терелтсен?
...Үз хәлемә ачыклык кертү өчен түләүле клиникага киттем. Ә анда бушка булган поликлиникадан әллә ни аерылып тормый икән хәлләр. Шул ук халык, ишек төбеннән үк чират. Күп табиблар авырый. Ярый инде анализларын алуны туктатмаганнар. Шул хакка бәяләренең тешләре дә шактый очлайган. Бәяләр артуны клиника җитәкчелеге таҗлы вирус таралаган чордагы ыгы-зыгы белән аңлата. Әллә әз генә салкын тиюдән дә, коты алынган халык гаепле, әллә чыннан да таҗлы вирус белән авыручылар саны хәттин ашкан. Хәер, тегесе дә, монысы да бардыр...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading