- Җәй ял итү чоры да. Күпләр ялларын диңгездә, комлыкта, табигатьтә үткәрә. Ә кайберәүләрнең кояш нурларына сизгерлеге көчле. Сүз уңаеннан сорыйм әле: соңгы вакытта аллергиядән җәфаланучыларның саны арткан кебек...
- Арта, югары тизлек белән арта дияргә була. Бу билгеле факт. Аның сәбәбе күп. Бердән, яшәү рәвеше үзгәрде, гигиена, санитария шартлары яхшырды. Элек кешенең иммунитеты микробларга каршы көрәшеп ныгыган, хәзер исә алар белән бәйләнешкә аз керә. Хәтта организмның тузанга, кайбер продуктларга, бөҗәкләр тешләвенә дә сизгерлеге артты.
- Статистика буенча, теге яки бу аллергия күбесенчә шәһәр кешеләрендә барлыкка килә диләр. Бу чынлап та шулаймы?
- Ул фән белән дә расланган. Бу да гигиена гипотезасы белән аңлатыла. Авылда әйләнә-тирәдәге табигый микроблар белән контакт активрак була һәм иммун системасы реакциягә бирешми.
Комментарийлар