16+

Балада “бүре авызы”: дәвалап буламы?

“Бүре авызы” кебек тумыштан килгән кимчелек шактый сирәк очрый. Шулай да ул җитди катлауланулар белән куркыныч, ди белгечләр. Республика балалар клиник хастаханәсенең Теш казнасы һәм бит хирургиясе бүлеге мөдире югары категорияле табиб Павел Токарев белән сөйләшәбез.

Балада “бүре авызы”: дәвалап буламы?

“Бүре авызы” кебек тумыштан килгән кимчелек шактый сирәк очрый. Шулай да ул җитди катлауланулар белән куркыныч, ди белгечләр. Республика балалар клиник хастаханәсенең Теш казнасы һәм бит хирургиясе бүлеге мөдире югары категорияле табиб Павел Токарев белән сөйләшәбез.

– Балаларда “бүре авызы” килеп чыгу сәбәпләре нинди соң?
– “Бүре авызы” ана карынында ук формалаша башлый. Сабыйның аңкавы ярылган, шуңа күрә авыз куышлыгы белән борын арасында бушлык барлыкка килә. Медицинада мондый кимчелек “палатосхизис” дип атала. “Бүре авызы” еш кына башка дефект – “куян ирене” белән бер үк төрле барлыкка килә. Аларның үсеш сәбәпләре һәм механизмы бертөрле. Аңкаудагы сөяк структураларының ярылуы йомшак тукымаларның, шул исәптән ирен һәм борынның да зарарлануына китерергә мөмкин. Бу очракта балада берьюлы ике патология “бүре авызы” һәм “куян ирене” барлыкка килә.
Әгәр дә “куян ирене” күбрәк косметик дефект һәм сөйләмгә комачаулык итсә, “бүре авызы” белән хәлләр күпкә җитдирәк. Әти-әни, беренче чиратта, сабыйның әнисенең күкрәген суыра алмавына, борыныннан сөт чыгып китүенә игътибар итә. Бала тудыру йортларында бу авыруны ачыклау өчен нәниләрне тугач ук тикшерәләр.

“Бүре авызы” балаларда тумыштан килгән, иң еш очрый торган патологияләрнең унлыгына керә. Шунысы да бар: йомшак тукымаларга зарар килмәгән булса, бу кимчелек сизелми калырга да мөмкин.

– Балаларда «бүре авызы» симптомнары нинди?
– Мондый балалар әйбәтләп туклана алмый – суыру процессы бозылган, азык борын куышлыгына эләгә, шул сәбәпле ялкынсыну килеп чыгарга мөмкин. Сөйләмнәре бозылган, авазларны дөрес әйтә алмыйлар, борын аша сөйләшәләр. “Бүре авызы” булган балалар интеллектуаль һәм хисси яктан тулысынча нормаль, биредә бары тик анатомик яктан гына проблема күзәтелә. “Бүре авызы” бердәнбер дефект булмаска мөмкин. Кайвакыт аңа башка төр чирләр дә килеп кушыла.
Галимнәр фикеренчә, әлеге кимчелек бары тик 10-15 процент очракта кына нәселдәнлеккә бәйле. Ягъни әгәр баланың туганнарының берәрсендә “бүре авызы” булса да, аңарда шундый ук чир барлыкка килү ихтималы нибары 7 процентка арта.
Патологиянең төп сәбәпләре – йөклелекнең иртә стадияләрендә тышкы факторлар йогынтысы. Еш кына бу чорда хатын-кыз йөкле икәнен белми, тыелган препаратлар кабул итә, тәмәке тартуын яки алкоголь куллануын дәвам итә. Бу яралгының үсешенә начар тәэсир итә, сөякләрнең үсеш процессы бозыла. Тагын бер фактор, йөклелек вакытында күп кенә хатын-кызларның иммунитеты какшый һәм бу вакытта инфекцияләр йоктыру карындагы сабый өчен гаять куркыныч. Егылып зыян күрү, радиация, витаминнар җитмешмәве, элек ясалган абортлар да бу кимчелек барлыкка килүгә этәргеч була ала.

– Бүре авызы нинди кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин?
– Мондый кимчелеге ачыкланган баланың азыгы ашаган вакытта борын куышлыгына кереп китәчәк, бу исә хроник ялкынсыну һәм ЛОР – «колак-тамак-борын» авырулары үсешен китереп чыгара. Бу җитешсезлекләр психологик җәрәхәтләргә, сөйләм үсешен бозылуга китерә. “Бүре авызы” булган балалар кискен респиратор вирус инфекциясе белән ешрак авырый, үсеш буенча яшьтәшләреннән артта калырга мөмкин.

– Әлеге кимчелекне дәвалау ысулы бармы?
– “Бүре авызы” җитди катлауланулар белән куркыныч, шуңа күрә аны, һичшиксез, дәваларга кирәк. Кызганычка каршы, проблеманы бердәнбер хәл итү юлы – операция. Дәвалау берничә этаптан тора, беренче операцияне әле балага 1 яшь булганчы ук ясарга мөмкин. “Бүре авызы” диагнозы куелган балалар операциягә кадәр обтуратор – протез киеп йөриләр, ул борын һәм авыз куышлыгы арасындагы тишекне каплый. Бу җайланма аларга суларга ярдәм итә, туклану һәм сөйләм процессын җиңеләйтә. Операция барышында сабыйның аңкавын озынайталар, мускулларны тоташтыралар. Әгәр шундагы тукымалар җитмәсә, яңак, телдәге өстәмә тукымалар кулланыла.
Тернәкләндерү чорында логопед, дефектолог ярдәме кирәк булачак. Ә ортодонт тешләрнең һәм теш казнасының үсешен контрольдә тотачак. Дәвалау авыр үтәчәк һәм озакка сузылачак, әмма “бүре авызы” булган балаларның 95 проценты әлеге проблема турында мәңгегә онытачак.

Еш кына әлеге кимчелекне йөкле вакытта үткәрелгән УЗИ вакытында ук ачыклап була. Әмма авыз куышылыгының ярылу дәрәҗәсен бала тугач кына бәяләргә мөмкин. Бала тапкан вакытта бала асты суларының ирендәге ярык аша сулыш юлларына эләгүе куркынычы бар, шуңа күрә табибларга патология турында алдан ук белеп тору яхшырак.
 

Фото: dkb7.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading