16+

“Балагызда онкология...”

“Балагызда онкология...” Моннан да авыррак сүз ишетергә мөмкинме икән? Дөрес, җир шарында әллә нинди авырулар, йөзләгән төрле диагноз бар. Әмма монысын ишеткәннән соң аяк астында җир убыладыр ул.

“Балагызда онкология...”

“Балагызда онкология...” Моннан да авыррак сүз ишетергә мөмкинме икән? Дөрес, җир шарында әллә нинди авырулар, йөзләгән төрле диагноз бар. Әмма монысын ишеткәннән соң аяк астында җир убыладыр ул.

Онкология, гематология һәм хирургия үзәгендәге заманча технологияләр кулланыла.
2021 елда гына да республикада 129 балага онкология диагнозы куелган. Бер яктан бу бик борчулы булса, икенче яктан сөенеч. Чөнки авыруны никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалану нәтиҗәсе шул кадәр яхшырак булачак. 

Авырулар саны шулай күп булу да моңа кадәр балалар рак белән азрак чирләгән дигән сүз түгел. 2021 елда Республика балалар клиник хастаханәсе базасында ачылган Онкология, гематология һәм хирургия үзәгендәге заманча технологияләр авыруны инде башында ук ачыкларга ярдәм иткәнгә шулай ул, ди белгечләр.

– Балаларның 2 проценты төрле авырулардан интегә яисә физик мөмкинлекләре чикләнгән булып санала. 1994 елдан алып Татарстанда онкология диагнозы булган сабыйларга Республика балалар клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә. “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында онкоүзәк ачылды. Рак турында сөйләгәндә ул һәрвакыт борчылу, кешеләрдә апатия, депрессия тудыра. Күпләр өчен бу үлемгә тиң. Балаларда онкологиянең 75 проценты дәвалана. Кыйммәткә төшә торган дәвалану. Әмма ул кешенең билгеле бер вакыт аралыгында гына була. Ул гомерлеккә сузылмый, – ди Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.

Онкологик авырулары булган балаларны чит илләрдә дәвалауга килгәндә, республика табиблары моны әти-әниләрнең үз инициативалары, ди.
– Без балаларга чит илгә барып дәваланырга тәкъдим иткәнебез юк. Кирәк булганда, авыруларны Мәскәүдәге балалар клиникасына җибәрәбез. Бездә эшли торган табиблар халыкара стандартлар буенча дәвалый. Бу балалар чит илгә чыксалар да барыбер шулай ук дәвалана. Дәвалауда аерма юк, – ди хастаханәнең баш табибы урынбасары Альмира Мостафаева.

– Әгәр баланың гомерен саклап калырлык икән, монда да коткаралар, коткарырлык булмаса, анда да исән калмаска мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Светлана Захарова бу мәсьәлә буенча.

Саннар
Үзәкнең онкология бүлеген җитәкләүче Лия Кәримова билгеләп үткәнчә, хастаханәдә 1994 елда 30 урынлык онкология бүлеге ачыла. Вакыт узу белән койкалар саны 40ка җиткерелә.

– Ел саен бездә 100 мең кешегә исәпләгәндә, онкологик авырулы 12-13 бала ачыклана. Биш ел дәвамында бу сан үзгәрми диярлек. Үлем очракларына килсәк, 100 меңгә 2,9 очрак туры килә. Хәзергә рак диагнозы куелган балалар саны 800гә якын. Шуларның 12 проценты биш елдан артык исәптә тора. Шуны да әйтергә кирәк, балалар онкологиясендә дүртенче стадия – ул әле үлем дигән сүз түгел. Бу бик уңышлы дәвалана, – ди Лия Кәримова.

Балалар хастаханәгә ничек эләгә? Бала авыртуларга зарлана икән, аны бирегә әти-әнисе алып килергә яисә участок балалар табибы юллама буенча җибәрергә мөмкин. Аннан соң баланы гематолог карый. Онкология үзәгендәге табибларга федераль үзәк белгечләре дә, Республика клиник хастаханәсе табиблары да ярдәмгә килергә мөмкин.

– Нәтиҗәләребез бик яхшы. Неходжкин лимфомасы буенча ремиссия 100 процент, кискен лимфомалы лейкоз буенча 97 процент. 80 процент очракта терапия авыруларның хәлен тотрыкландырырга ярдәм итә. Соңгы биш елда йомшак тукымалы саркомаларны дәвалау нәтиҗәсендә исән калган балалар саны 67,3 процентка җитте, – дип нәтиҗәләр белән таныштырды бүлек җитәкчесе.

Әлбәттә, алга таба эшләр өчен дә җирлек бар. Мисалга, кискен миелобластлы лейкоздан савыгып, исән калучы балалар әлегә 50 проценттан да ким.

Статус арта, белгечләр дә
Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелеге Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең төбәкара статуста булуын тели. Моның өчен документлар әзерләнә. Үзәктә республикадан гына түгел, төрле төбәкләрдән килгән балаларны да дәвалыйлар.

– Соңгы елларда Идел буе округындагы башка төбәкләрдән дәваланырга килгән балалар арта, шуңа безгә төбәкара статус кирәк. Федераль үзәк ярдәм итәр, квоталар күбрәк бирерләр дип өметләнәбез. Төбәкара статус алу республика балалары арасында чират тудырмаячак. Бездә өстәмә койкалар булдыру мөмкинлеге каралган. Табибларга да кытлык булмаячак. Онколог, реаниматолог, гематологлар укып чыгып, яңа үзәккә килделәр. Трансплантация буенча белгечләр быел укуларын тәмамлый, алар августта эшкә килергә тиешләр, – диде Альмира Мостафаева.

Белгеч билгеләп узганча, онкология белән авыручы балалар саны сәнәгать алга киткән районнарда, аеруча да Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә зур икән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading