16+

«Балалар имгәнүнең төп сәбәбе – ата-аналар игътибарсызлыгы»

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистлар белән очрашуда: «Еш кына балаларның төрле имгәнүләр алуында ата-аналар үзләре үк гаепле», - диде. - Сабыйларның караучысыз калуы аяныч нәтиҗәләргә китерә, - ди баш табиб. Бүген безнең хастаханәдә 30 сантиметр биеклектән егылып төшеп, баш мие селкенгән өч бала дәвалана. Велосипедтан егылган...

«Балалар имгәнүнең төп сәбәбе – ата-аналар игътибарсызлыгы»

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистлар белән очрашуда: «Еш кына балаларның төрле имгәнүләр алуында ата-аналар үзләре үк гаепле», - диде. - Сабыйларның караучысыз калуы аяныч нәтиҗәләргә китерә, - ди баш табиб. Бүген безнең хастаханәдә 30 сантиметр биеклектән егылып төшеп, баш мие селкенгән өч бала дәвалана. Велосипедтан егылган...

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистлар белән очрашуда: «Еш кына балаларның төрле имгәнүләр алуында ата-аналар үзләре үк гаепле», - диде.
- Сабыйларның караучысыз калуы аяныч нәтиҗәләргә китерә, - ди баш табиб.
Бүген безнең хастаханәдә 30 сантиметр биеклектән егылып төшеп, баш мие селкенгән өч бала дәвалана. Велосипедтан егылган бик авыр хәлдәге ике бала ята. Аларның бавыр, талаклары зыян күргән. Мондый имгәнүләр велосипедның баланың яшенә яраклаштырып, дөрес сайланмавы аркасында килеп чыга. Кайвакыт әтиләр балаларын өскә кулларыннан тартып күтәрә, бу терсәк һәм иңбашы буынын җәрәхәтләндерә. Мондый хәл киләчәктә патологик авыруларга китерергә мөмкин.
Баш табиб балалар арасында имгәнү-­җәрәхәтләнү очраклары җәй айларында аеруча артуын ассызыклады. Мәсәлән, март ае белән чагыштырганда, июньдә бу сан 38 процентка арткан.
Гомумән алганда, Татарстанда балалар травматизмы, 2012 ел белән чагыштырганда, 18 процентка үскән. Бүгенге көндә хастаханәдә баш мие селкенү, баш сөяге җәрәхәтләре белән 18 бала ята. Сигезе - авыр хәлдә. Андый балалар ел дәвамында табиблар күзәтүе астында булалар.
Рафаэль Шәвәлиев һәр яшь өчен үзенең рисклары бар дип искәртте. Әйтик, күк­рәк баласы өчен караваттан яки урындык­тан егылып төшү куркыныч. 30 сантиметр биеклектән егылып та сөякләре сынарга, баш миенә зыян килергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик актив һәм кызыксынучан, шуңа күрә аларны караучысыз калдырырга ярамый. Яшүсмерләр дә бик хәрәкәтчән, роликлар, велосипед, скейтларда йөреп, балалар еш имгәнә.
- Этне саф һавага алып чыкканда, хуҗалары беркайчан да бәйдән ычкындырмый. Ә балаларны еракка җибәрергә курыкмыйбыз. Сабыйның нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәрвакыт карап торырга кирәк. Моннан тыш, ашаганда телевизорны сүндерү мөһим, - дип киңәшләрен бирде баш табиб. Балалар күпләп җыела торган җирләрдә, аеруча лагерьларда куркынычсызлык системасы югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Махсус медицина бригадалары да барып, балаларның сәламәтлеген тикшереп кайта икән.
2014 елда Татарстанда балалар арасында 93200 имгәнү-җәрәхәтләнүләр теркәлгән. 5600дән артык бала хастаханәдә ятып чык­кан, аларның 203е - авыр хәлдә. 2015 елның биш ае эчендә Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә 33 катлаулы операция ясалган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading