16+

Бала төз булсын өчен мендәрсез йоклатыгыз

Бүген күп балаларда бер кимчелек күзәтелә – өстәл артында язалармы, китап укыйлармы, утырышлары камырдан әвәләнеп җитмәгән бер йомарлам шикелле, кәкре дә бөкре. Сколиоз дигән чир килеп тумый нишләсен?.. 

Бала төз булсын өчен мендәрсез йоклатыгыз

Бүген күп балаларда бер кимчелек күзәтелә – өстәл артында язалармы, китап укыйлармы, утырышлары камырдан әвәләнеп җитмәгән бер йомарлам шикелле, кәкре дә бөкре. Сколиоз дигән чир килеп тумый нишләсен?.. 

Балалар Республика клиник хасатханәсенең ортопед-травматологы, табиб Илдар Ваһапов белән менә шул хакта сөйләштек.

– Әйткән сүз дә колакларына эленми, кәкерәеп утырулары утыру. Нишләтергә соң бу балаларны?..
– Дөрес утырырга кушып та, бала тыңлап җиткерми икән, әти-әниләргә кырысрак булырга, сүзләрен катырак итеп әйтергә кирәк.. Чөнки баланың бөкерәеп утыруы инде гадәткә әйләнгән була. 
Бала һәрчак дөрес утырырыга тиеш. Аңлыйсыздыр, башлангыч сыйныфларда алар өчен бер дәрес утыру да тиз ялыктыра. Кыбырсый башлыйлар. Дөрес, тәнәфестә аларның арка мускуллары ял итеп өлгерә дә, дәрестә тагын тиз арыйлар. Бала утырганда һәрвакыт аның аркасы төз, ә өстәл белән урындыгы буена туры килергә тиеш. Аяклары идәнгә тиеп, тезләре туры почмак ясап торсын. Аннары бала мәктәптә гел бер өстәл артында гына утырырга тиеш түгел. Тактага, укытучыга бер урыннан яртылаш борылып карап утыру бик зыянлы. Шуңа да баланы бер ел эчендә 3-4 мәртәбә сыйныфтагы төрле өстәлләргә күчереп утыртырга кирәк. Ул сул як, уң як, урта якларда да тигез вакыт утырып укысын. Сколиоз чире бик җитди. Аны дәвалавы авыр, ә менә булдырмый калуы зур тырышлык сорый, әмма сау булу бик күпкә җиңелрәк. 

– Сколиоз нинди чир ул?
– Сколиоз – умыртка баганасының бер якка таба кәкрәюе. Ул ике төрле була. Уңай һәм уңай булмаган дип йөртәбез. Уңай сколиоз булганда гәүдә төзелешендә әллә нинди зур үзгәрешләр күзәтелми, терәк-хәрәкәт аппаратына да зыян килми.  Ә менә уңай булмаган сколиоз, ягъни идиопатик сколиоз дигәне иң еш очрый торганы һәм теләсә ул кемдә күзәтелергә мөмкин. Барлыкка килүенә, иң беренче чиратта, нәселдәнлек сәбәпче. Ул тумыштан да, яши-яши дә барлыкка килә ала. Умыртка сөяге бер якка дуга яисә S хәрефе сыман кәкерәя. Сколиозның бу төре күзәтелгәндә умартка кәкерәеп кенә калмый, умыртка сөякләренең калынлыгы да үзгәрә. Балада сколиоз башлануын күрми дә калырга мөмкин, шуңа да әти-әниләргә дә бала йөри башлагач та бик игътибарлы булырга, гел күзәтергә кирәк. Әйтик, тумыштан күзәтелгән сколиозны табиблар балага 3 ай, 1 яшь чагында ук ачыклый. Моны белү өчен ортопедларга Адамс тестын үткәрү дә җитә. Хәер, әлеге тестны әти-әниләр үзләре дә эшли ала. Ләкин баланың гәүдә төзелешенең төзлеген ортопед карарга тиеш! 

– Сколиозны әти-әниләр үзләре башлангыч чорында ук күрә аламы?
– Әлбәттә. Игътибарлы булу гына кирәк. Бала туры басканда баланың бер иңбашы астарак була. Арттан караганда, калак сөякләре дә бер яссылыкта түгел. Алга иелгәндә, умыртка баганасының туры булмавы аермачык күренә. Сколиоз чирен ачыклау өчен табиб баланың гәүдә төзелешенә күз салды да бетте түгел, комплекслы тикшеренү үтәргә, терәк-хәрәкәт аппаратына тест үткәрергә кирәк.  Чөнки сколиозны организмга коточкыч дәрәҗәдә зур зыян китерми дисәк тә, умыртканың кәкрәюе барыбер күңелсез хәл. Ник дигәндә, беренчедән сәламәтлеккә зыян килмичә калмый. Гәүдәнең торышы үзгәрә, бер якка янтаю аркасында күкрәк читлегедә авыша, димәк, матурлыктан тыш, эчке органнарның да үсешенә һәм аларның үз функцияләрен үтәвенә комачаулый. Сулыш системасы аеруча катлаулана. 

– Ике төр сколиозның кайсысы балаларда күбрәк очрый?
– Уңай булган төре. Умырткалыкның кәкрәюе бит нерв авырулары, ДЦП, рахит, умырткалыкның имгәнүе, йөрүнең дөрес булмавы аркасында да күзәтелә, ләкин бу очраклар турында аерым сөйләшү кирәк. Аларның бит барлыкка китерү сәбәпләре икенче. 

– Иң мөһиме сабый чагында баланың сөякләре дөрес формалашуын күздән җуймау.
– Әйе. Сабый балаларның умыртка баганасы кимерчәкләрдән генә тора. Кимерчәкләрнең сөяккә әверелү процессы 17 яшьләренә кадәр бара. Шул чорда сколиоз чире башлану ихтималы зур. Бу чир тумыштан да күзәтелгәндә дә сәбәпләре бик күп. Умыртка сөягенең бергә кушылып үсү, җитлегеп бетмәгән өстәмә умыртка сөякләре булу, кабыргаларның бергә берегүе, дисеңме, саный китсәң... Нинди генә очракта табибтан башка эш итәргә ярамый, кыскасы вакытында ортопедта тикшеренеп торырга кирәк. 

– Профилактика җәһәтендә ниләр эшлисе?
– Бала үскәндә күпчелек хәрәкәтләнергә тиеш. Дөрес туклану да мөһим. Рационда витаминлы һәм минераль тозларга бай булган ризыкларны арттырырга кирәк. Баланың йоклавы дөрес булсын. Артык йомшак урында йоклау файдалы түгел, ә менә зыян салырга мөмкин. Әгәр дә әти-әнинең мөмкинлеге булса, ортопедик матрас алсалар яхшы. Юк икән, баланы бары артык йомшак урынга яткырудан саграк булыгыз. Мендәрсез йокласа тагын да яхшы. Баланың күзләре начар күрсә дә дөрес утырмый башлый. Аңа да игътибарлы булу, күзнең күрүчәнлеген яхшырту җәһәтен кайгырту мөһим. Аннары мәктәпкә дә бала бер кулына гына тотып йөри торган сумга алмагыз, аркасына асып йөри торган ранец кирәк. Бала чакта туп белән уйнау, чаңгыда шуу, бассейнда йөзү, олылар күзәтүендә ат өстендә йөрүе бик файдалы. Аннары баланың башын аска иеп яисә бер якка янтаеп йөрүенә сак булыгыз. 

– Диагноз куюда заманча ысуллар бармы бүген?
– Юк. Умыртканың кәкерелеген ренгент тикшерүе аша гына күрә алабыз. Дәвалауга килгәндә Катарина Шрот һәм SEAS күнегүләре ясарга кирәк. Умырткалыкның кәкерәюенә карап кына табиблар корсет кияргә киңәш итә, аны да табиблар үзләре сайлый. Ә рефленактор һәм умырткалыкны коррекцияләүче башка җайланмалар  – файдасыз, юкка акча әрәм итү, умырткалыкның кәкерелегенә өстәмә зыян китерү генә.  

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading