16+

«Баланың төнлә күп имүе кариес китереп чыгарырга мөмкин»

Туачак баланың сә­ламәтлеген кайгырту ана карынында ук башлана, ә тугач дәвам итә. Бу кагыйдә сабыйның тешләренә дә кагыла. Баланың тешләре сәламәт булсын, авыртмасын өчен, ә авырткан чакта нәрсә эшләргә кирәклеге турында 5 нче шәһәр балалар стоматология хастаханәсе табибы Нурания Гарипова белән сөйләштек.

«Баланың төнлә күп имүе кариес китереп чыгарырга мөмкин»

Туачак баланың сә­ламәтлеген кайгырту ана карынында ук башлана, ә тугач дәвам итә. Бу кагыйдә сабыйның тешләренә дә кагыла. Баланың тешләре сәламәт булсын, авыртмасын өчен, ә авырткан чакта нәрсә эшләргә кирәклеге турында 5 нче шәһәр балалар стоматология хастаханәсе табибы Нурания Гарипова белән сөйләштек.

- Булачак баланың теш­ләрен кайгырту әнисеннән башлана. Йөкле хатыннар теш табибына күренәләр, тикшеренәләр. Бала тугач, план буенча беренче тапкыр күренү 9 айлык вакытта каралган. Проблемалар бар икән, иртәрәк тә күренергә мөмкин. Икенче тапкыр күренү - 12 айда, ягъни бер яшьтә. Бу вакытта тешләр чыга башлый һәм кариес куркынычы барлыкка килә.

- Кариесның шулай иртә барлыкка килү сәбәбе нәрсәдә?
- Кариесның сәбәп­ләре төрле. Бу - баланың бер яшькәчә кадәр чирләве, әнисенең токсикоз кичерүе, сәламәт тормыш рәвеше алып бару-бармавы һәм эш шартлары. Ана кешенең үз тешләренең нинди булуы да мөһим. Аннары баланың төнлә күп имүе дә кариес китереп чыгарырга мөмкин. Гомуми сәбәп­ләргә килгәндә, безнең яктагы суда фторның аз булуы. Шулай да хәзер балалар өчен махсус фторланган сөт саталар. Түбән Кама шәһәренең бер балалар бакчасында бары тик фторланган сөт кулланыла.

- Балаларның тешләре сәламәт булсын өчен нәрсә эшләргә?
- Табиб киңәшләрен даими үтәргә кирәк. Елга бер тапкыр теш табибына күренергә. Проблемалар табылган очракта, лор, гастроэнтеролог кебек башка белгечләр белән дә киңәшләшергә. 2 яшьтән алып баланың тешен чистартырга, авызын чайкарга.

- Баланың теше бер яшьтә чыга, дигән идегез. Чистартуны ике яшьтән генә башларгамы?
- Шулай булса, яхшы. Чөнки ике яшьтә авызның лайлалы тышчасы формалашып бетә һәм теш щеткасы зыян китерми башлый.

- Нинди теш пасталары кулланырга киңәш итәсез?
- Төгәл генә атап булмый. Хәзер һәрбер яшь өчен махсус пасталар бар. Кариес бар икән, фторлы, теш урты ялкынсынса, үлән экстрактлары кушылган пасталар кулланырга була.

- Теш казнасы авырулары балаларда еш очрыймы?
- Алар еш кына гормональ үзгәрешләр вакытында барлыкка килә. 12‑13 яшьләрдә теш казналарының ялкынсынуы күзәтелә, кайвакыт тешләрендә ташлар барлыкка килә. Моның сәбәпләре гигиена таләпләрен тиешенчә үтәмәү, нәселдәнлек, ортодонтик тайпылышлар булырга мөмкин.

- Республикабызда балалар стоматологиясе өлкәсендә нинди профилактика чаралары күрелә?
- Балалар бакчасында елга бер тапкыр, башлангыч мәктәптә елга 1‑2 тапкыр профилактик караулар уза. Балаларның тешләрен фторлак белән каплыйлар, дәвалыйлар, киңәшләр би­рә­ләр, профилактика дә­ресләре уздыралар, тешләрне тәрбияләргә, гигиенага өйрәтәләр.

Профилактика дигәндә сүз кариес, теш казнасы авырулары турында гына бармый. Еш кына балаларда теш-казналык тайпылышлары да очрый. Аларны ничек ачыкларга? Булдырмый калып буламы? Әлеге сорауларга яшь табиб-ортодонт Аделия Абуляизова җавап бирә.

- Күпләребезгә ортодонтия сүзе таныш түгел. Аның нинди өлкә икәнен аңлатып үтсәгез иде.
- Ортодонтия - стоматологиянең теш-казналык тайпылышларын ачыклау, дәвалау һәм профилактик чаралар күрү белән шөгыльләнә торган бер бүлеге.

- Баланы беренче тапкыр ортодонтка ничә яшьтә күрсәтергә кирәк?
- Беренче тапкыр баланы бер яшькә кадәр күрсәтәләр. Бу вакытта аның тешләре соң чыгу, тел йөгәне кыска булу кебек тайпылышларны күреп була. Ана кешегә бала имезү буенча киңәшләр бирәбез, чөнки еш кына балада теш-казналык тайпылыш­лары дөрес имезмәү аркасында барлыкка килә.

Ортодонтка күренүнең икенче этабы - 5‑6 яшьтә, балаларда алмаш прикус булганда. Бу вакытта сөт тешләре төшә башлый, яңалары чыга. Әлеге яшьтә даими теш­ләрнең туры чыкмавы, прикусның дөрес формалашмавы, тел һәм ирен йөгәне патологияләре кебек проблемаларны күреп була. Бу яшьтә казналыкны зурайтыр өчен балаларга каты ризык ашау мөһим. Ортодонт казналыкта тайпылышлар күрә икән, трейнерлар, пластинкалар, ягъни салына торган техника белән дәвалану билгеләргә мөмкин.

Табибка күренүнең өченче этабы - 12‑13 яшьтә. Бу вакытта сөт тешләре калмаган була. Еш кына яшүсмерләрдә прикусның дөрес булмавы күзәтелә. Бу очракта брекетлар белән, ягъни салынмый торган техника белән дәвалану кирәк.

- Әлеге проблемаларны булдырмый калу өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Беренчедән, ярты ел саен табибка күренеп торырга, аның барлык киңәшләрен үтәргә кирәк. Икенчедән, балага каты ризык ашатырга киңәш ителә. Шулай ук тешне вакытында дәвалау, авыз санациясен (тулаем дәвалау) үткәрү дә мөһим, чөнки сөт тешләрен иртә алдыру казналыкта тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр дә бала трейнерлар, пластинкалар, брекетлар кия икән, аларны киеп йөргәндә үтәлә торган кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк. Иреннәрне ялау, бармакларны авызга тыгу, тел чыгару кебек начар гадәтләрне дә бетерү мөһим, чөнки алар да казналыкның дөрес формалашуына комачау­лый.

- Яшь белгеч буларак, эшегездә нинди авырлык­лар белән очрашасыз?
- Иң мөһиме - табиб, бала һәм ата‑ана арасында тандем булдыру. Табиб баланы дәвалый, ә ата‑
ана ул биргән киңәшләрнең үтәлүен контрольдә тота. Ниндидер сораулар туса, сырхауханәбездә хәл итәбез, ә кайчакта Казан медицина университетының терапевтик, балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы мөдире Антонина Анохина ярдәмгә килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading