16+

Башка кешеләрне ВИЧ йоктырган өчен төрмәгә утыртып куярга да мөмкиннәр

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елда үткәрелгән сораштыру буенча, респондентларның яртысы ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән бергә эшли һәм яши алмаячаклары турында белдергән. Болар барысы да ВИЧ-инфекциялеләрне кысрыклау өчен җирлек тудыра.

Башка кешеләрне ВИЧ йоктырган өчен төрмәгә утыртып куярга да мөмкиннәр

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елда үткәрелгән сораштыру буенча, респондентларның яртысы ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән бергә эшли һәм яши алмаячаклары турында белдергән. Болар барысы да ВИЧ-инфекциялеләрне кысрыклау өчен җирлек тудыра.

Чыннан да, бу чирне йоктырган кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары бармы, аларны тиешле дәрәҗәдә кулланып буламы? ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокуклары турында юрист Марат ГАЙНУЛЛИН белән сөйләштек.

— Дәүләт ВИЧ-инфекциясен йөртүче кешегә нәрсә гарантияли?
— Россиядә ВИЧ-инфекцияле гражданнар башкалар кебек үк бертигез хокукларга ия.  ВИЧ-инфекциясен профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат ирештерелеп тора. Әлеге чиргә тикшерү мөмкинлеген гарантияли, социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтергә вәгъдә итә.

— Әгәр дә сүз чит ил гражданнары турында барса?
— Монда инде хәл катлаулырак! Өч айдан артык вакытка Россия Федерациясендә яшәү өчен виза алу белән мөрәҗәгать иткән чит ил гражданына ВИЧ-инфекциясе булмау турында сертификат күрсәтергә кирәк. Әлеге кагыйдә дипломатик вәкиллекләр, консуллык учреждениеләре, халыкара хөкүмәтара оешма хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларына кагылмый. Чит ил гражданнарында һәм гражданлыгы булмаган затларда ВИЧ-инфекция ачыкланган очракта аларны Россиядән депортациялиләр.

— Россиядә нинди шартларда ВИЧка анализ бирү мәҗбүри?
— Барыннан да элек, ВИЧ Россия сәламәтлек саклау системасы аша контрольдә тотыла. Әгәр табиб моны медицина күрсәткечләре буенча кирәк дип саный икән, пациентлардан поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә ВИЧка анализ алалар. Мәсәлән, йөклелек вакытында (бу очракта вирусның баладан әнисенә күчү куркынычы бар). Мондый анализларны кан, биологик сыеклыклар, органнар һәм тукымалар донорларына тапшырырга кирәк. Бу шулай ук медицина хезмәткәрләре, медицина иммунобиологик препаратлар әзерләү белән шөгыльләнүче фәнни хезмәткәрләр, шулай ук эш кеше иммунодефициты вирусы булган материаллар белән бәйле башка оешма хезмәткәрләренә дә кагыла.

— Пациентта ВИЧ-инфекциясе ачыкланса?
— Бу хакта тест узган медицина оешмасы хезмәткәре пациентка үзе хәбәр итә. ВИЧ-инфекцияле кешегә анализ нәтиҗәләре турында әйтәләр, саклану чаралары, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең хокуклары һәм башка затны йоктыру куркынычы өчен җинаять җаваплылыгы турында аңлату эшләре алып баралар. Әгәр дә ВИЧ-инфекциясе балигъ булмаган затта табылса, аның әти-әнисенә яки аның законлы вәкиленә хәбәр ителә.

— Димәк, ВИЧ йоктырган өчен төрмәгә утыртып куярга да мөмкиннәр?
—Моның өчен сигез елга кадәр җәза бирү каралган. Иң кырыс җәза ике һәм аннан да күбрәк кеше яки бер балигъ булмаган балага ВИЧ йоктырган өчен бирелә. Шул ук вакытта җенси контакт вакытында ВИЧ-инфекцияле кеше үзенең статусы турында белгән булуын исбатларга кирәк. Махсус рәвештә чир йоктырган өчен ВИЧ-инфекцияле кешене судка биргән кеше, үз ягыннан, җенси контактка кадәр сәламәт булуын исбатларга тиеш. Ә моның өчен даими рәвештә ВИЧка тест үтәргә кирәк. ВИЧ-инфекциялеләр теләсә нинди җенси контакт алдыннан үзенең статусы турында хәбәр итәргә тиеш. Хәер, ВИЧ-инфекциясе медицина процедурасы вакытында да йогарга мөмкин, биредә «табиб хатасы» дигән төшенчә килеп туа. Әгәр дә бу дәлилләнсә, әлеге җинаять мәҗбүри эшләр яки билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яки елга чаклы төрмә срогы белән җәзалана.

— Әгәр партнерларның берсе икенчесеннән уңай статусын яшерсә һәм туйдан соң гына бу хакта сөйләсә?
—Бу очракта моның белән килешмәгән гражданин никахны гамәлдән чыгару турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итә ала.

—ВИЧ-уңайлы кешегә прививка ясатырга ярыймы?
— Әйе, әлбәттә. Балаларга вакцинация СПИДка каршы көрәш үзәкләренең табиб-педиатрлары күзәтүе астында гамәлгә ашырыла. ВИЧ-инфекцияле балалар буенча прививка календарен мөмкин кадәр күбрәк саклап калу тәкъдим ителә һәм БЦЖ вакцинасы төшереп калдырыла. Калган прививкалар тулы күләмдә башкарыла, әмма кан күрсәткечләренә карап. Өлкән яшьтәге ВИЧ-инфекция авыруларга шулай ук прививкалар календаре нигезендә, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уздырыла.

— ВИЧ-уңай кешеләргә балаларны уллыкка алырга ярыймы?
— Моңарчы бу бик катлаулы мәсьәлә булып кала бирде. Уллыкка алуга тоткарлык ясый торган авырулар исемлегендә элек "ныклы ремиссия белән бәйле рәвештә диспансер күзәтүен туктатканчы йогышлы авырулар" пункты бар иде. ВИЧ-инфекциялеләр гомерлеккә диспансер күзәтүендә кала, шуңа күрә мондый кешеләр балаларны беркайчан да уллыкка ала алмый булып чыга. Әмма 2018 елның 20 июнендә РФ Конституция суды бу пунктны РФ Конституциясенә туры килми дип таныды.

« Ялгыш яшәгәнебез өчен, кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһтан җәза бирелә...»

Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:
Аллаһ Тәгалә "Рум" сүрәсенең 41нче аятендә безне шулай дип кисәтә:
«Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле, җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды. Аллаһтан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды. Кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук ґәзабны татытмаклыгыбыз өчен, шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар».  Димәк, ялгыш яшәгәнебез, кылган гөнаһларыбыз, хәрам тормыш өчен әлеге чирләр барысы да Аллаһтан җәза һәм сынау буларак бирелә...

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading