16+

Бәхетме, мәшәкатьме? Хатын-кызлар йөклелек турында нинди фикердә?

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.

Бәхетме, мәшәкатьме? Хатын-кызлар йөклелек турында нинди фикердә?

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.

Аны елына ике мәртәбә – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уздыру гадәткә керде, чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә. 

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында йөкле гүзәл затлар катнашында чаралар уздыру да матур традициягә әверелде. Хатын-кыз өчен иң җаваплы да, матур да чор мөмкин кадәр тыныч узсын һәм сөенеч китерсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта белгечләр һәм гади гүзәл затларның фикерен белештек.

Алсу Хәсәнова, гинеколог:

Хатын-кыз йөклелеккә биологик яктан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга тиеш. Әлеге факторларны исәпкә алсак, беренче йөклелек өчен иң кулай вакыт 18 яшьтән 25 яшькә кадәр. Бу чорда организм яшь, көчле, күкәй күзәнәкләрнең зур запасы бар, хроник авырулар багажы кечкенә. Әлбәттә, монда барысы да индивидуаль. Күп нәрсә генетикага һәм тормыш рәвешенә бәйле.

Йөклелеккә теләсә нинди яшьтә әзерләнергә кирәк. Булачак әнине генә түгел, булачак әтине дә әзерләү зур әһәмияткә ия. Идеалда, әзерлек 3 ай алдан башларга кирәк. Ә инде балага узгач, иң мөһиме йөклелек чорына үзеңә туры килгән ышанычлы табибны табу һәм аның киңәшләрен тулысынча үтәп бару. Бу чорда стресслардан читләшергә, бәлки, стресстан котылу өчен психолог белән дә эшләргә кирәк булуы бар. Көн тәртибен төгәл үтәү, дөрес туклану, кирәк кадәр су эчү, саф һавада йөрү булачак әнигә дә, туачак балага да файдалы булачак.

Альбина Акбирова, 4 бала әнисе, “Әни булу мәктәбе”н булдыручы:

Йөклелек – ул бер яктан тылсымлы вакыт, безнең карыныбызда яңа тормыш ярала. Әни булырга әзерләнгән һәр чор минем өчен онытылмаслык. Әни булу мөмкинлеге ул бәһасез бүләк икәненә кабаттан-кабат инанам. Әмма икенче яктан, йөклелек ул – аеруча да дулкынландыргыч, тормыштагы үзгәрешләр вакыты. Гаиләдәге рольләр үзгәрә, булачак әни ярдәм һәм кайгыртуга бигрәк тә мохтаҗ була.  Йөклелек чоры рәхәт узсын өчен булачак әтинең дә бу процесста катнашуы мөһим. Идеалда йөклелек планлаштырылган булырга тиеш. Бала табуга һәм бала белән тормышка бергәләп әзерләнү – болар барысы да куркынычсызлык хисе бирә, ир һәм хатынны якынайта һәм тормышның шушы матур чорыннан ләззәтләнеп яшәргә ярдәм итә.

“Әни булу мәктәбе”н булдыру идеясе миңа беренче балам тугач ук, 10 ел элек килде. Үзем әни булырга әзерләнгәндә, мин бу нәзакәтле һәм нәзберек чорда белгечләрнең сыйфатлы мәгълүмати һәм гамәли ярдәме никадәр мөһим һәм кирәк икәнен тойдым. Шул вакыттан башлап, мин йөклелек, бала табу, бала табудан соңгы чор һәм бала карау темаларын тирәнтен өйрәнә башладым. Мин күп кенә профильле курслар һәм укулар уздым, бала табуга әзерлек буенча инструктор, бала тапканда йомшак гипноз буенча белгеч, бала тапканда хатын-кызларны озата баручы профессиональ доула булдым. Югары медицина белеме физиология һәм анатомия мәсьәләләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Мин үзем күп балалы әни, һәм бу миңа булачак әниләрне нәрсә борчыганын яхшырак аңларга һәм шәхси тәҗрибәм белән уртаклашырга ярдәм итә.

Озак вакыт мин онлайн эшләдем, әмма үз мәктәбемне ачу хыялы озак еллар сүнмәде. Узган елның җәендә хыял тормышка ашты – без булачак әниләр һәм әтиләр өчен үз ишекләребезне ачтык, безнең уңайлы киңлегебез бар, анда без кадерле әти-әниләребезне шатланып каршы алабыз. Хәзерге вакытта безнең белгечләр командасы тупланган, һәркайсы үз юнәлешендә профессионал. Бала табуга әзерлек тә (шул исәптән партнерлык), имезү дә, яңа туган бала турында кайгырту да, бала тапканнан соң тернәкләнү дә, йөклелек вакытында һәм бала тапканнан соң тәнеңне тәртипкә китерү юнәлешләрендә эш алып барыла. Без барыбыз да гаиләләргә бу матур юлда ярдәм итү идеясе белән янабыз.

Элина Борханова, диетолог, нутрициолог, яшь әни:

Йөклелек һәр хатын-кыз өчен үзенчәлекле чор булуы шиксез. Йөклелегем минем, шөкер, бернинди тайпылышларсыз, тыныч һәм җиңел узды. Беренче триместрда мине берни дә борчымады, хәтта токсикоз да интектермәде. Бу чорда бик тә иткә тартты, барысы да малай туачак дип фаразлаган иде. Әмма искәрмәләр дә була икән, кызыбыз туды. Йөклелеккә кадәр мин тренировкаларга йөри идем, балага узгач, көчсезлек сизелә башлады. Спорт белән шөгыльләнүемне аз гына дәвам иттем дә, икенче триместрда туктадым. Өченче триместрда яңадан атнасына бер булса да, йөзү белән шөгыльләнә башладым. Инде хәзер формага кайтуның никадәр авыр икәнен сизгәч, икенче йөклелек вакытында активрак булырга иде, дип уйлап торам.

Йөккә узгач, яшәү урыным буенча хатын-кыз консультациясенә исәпкә бастым, бик яхшы кайгыртучан табиб эләкте. Йөклелек буе идеаль тәлинкә системасы буенча тукланырга тырыштым, чөнки бу система булачак әнигә һәм карындагы балага бар кирәклесен – аксым, майлар, углеводлар, клетчатка бирә. Бик күп авырлык җыярмын дигән курку да бар иде. Күз алдымда 30-35 килограмм җыйган үрнәкләр бар иде. Нәтиҗәдә, мин 14 килограмм җыйдым.  Витаминнар һәм минераллар да эчтем, чөнки үзем бу тема белән шөгыльләнәм. Анализлар биреп ниләр җитешмәвен тикшердем һәм йөкле хатын-кызларга билгеләнгән Д витамины, йод, фолий кислотасыннан тыш, дефицитта булган башка микроэлементларны да тулыландырдым.

Декретка кадәр актив эшләдем – клиникада пациентлар кабул иттем,  нутрициология, психология буенча онлайн-консультацияләр алып бардым,  туклану буенча курсларымны алып бардым, психология буенча курсларны тәмамлап, 6нчы айда бу юнәлештәге йомгак эшен якладым, гастероэнтерология буенча укыдым һәм имтихан бирдем. Күпне берьюлы эшләп була икән ул, моңа энергия дә бирелә. 8-9нчы айларда инде   тынычландым, соңгы айларны тынлыкта, артык хәрәкәтләр ясамыйча уздырасы килде. Йөклелек чорым турында шундый җылы хатирәләр калды.

Венера Мөхәммәтшина, күпбалалы әни:

Өч йөклелекнең һәркайсы төрле, бер-берсенә охшамаган булды.  Һәр йөклелеккә мөнәсәбәтем дә төрле булды. Беренче тапкыр балага 21 яшьтә уздым. Яшь чак, нәрсә-ничек буласын әле белмисең, бу беренче тәҗрибә. Үземә һәм булачак балага аеруча саклык белән карадым, барысын да тиешенчә эшләргә тырыштым, файдалы тукландым. Декретка кадәр эшләдем, йөклелек – чир түгел, дип саныйм. Шуңа күрә үземне өйдә дә, эштә дә гадәттәгечә тоттым. Декретка чыккач син инде авыраясың, хәрәкәтләрең сүлпәнәя,үзеңне башкача тотасың.

Гомумән алганда, корсаклы булган вакытның өчесе дә яхшы узды. Чөнки мин үзем дә йөклелеккә тыныч карадым, кирәкмәгәнгә артыгын кайгырмадым, табиб әйткәннең барысын эшләп бардым, интернетларда казынып утырмадым, тырнак астыннан кер эзләмәдем.

Икенче һәм өченче баламны инде 35тән соң таптым. (өлкән кызыма 17 яшь, уртача кызга – 2.9, улыма – 10 ай). Бу вакытта инде син “олыгаеп бала табучы” дип саналасың. Организм да башкачарак эшли. Әмма Аллаһыга шөкер, барысы да яхшы узды. Икенче һәм өченче баланы карында йөрткән вакытта да мин декретка кадәр эшләдем, актив булдым.

Йөкле булу миңа бик тә ошый иде, карыныңда бала йөртү, аның хәрәкәтләрен сизү – могҗиза. Матур, онытылмас чор дияр идем. Сиңа карата ирең, якын тирәдәгеләр мөнәсәбәте дә үзгәрә, үзеңә күбрәк рөхсәт итә башлыйсың. Кәефнең, билгеле, төрлесе булды, гормоннар уйный. Әмма бала табуга рәхәтләнеп әзерләнүләрнең барысын да хәзер җылылык белән искә алам.

Регина Һадиева, күпбалалы әни:

Өченче баламны әле ике ай элек кенә таптым. Әмма йөклелек чорын инде сагына башладым. Бу иң тыныч чор икәнен бала тапкач кына аңлыйсың. Беренче ике йөклелегем “йөгереп” узды, өченчесе сәламәтлек ягыннан авыррак үтте. Өлкәнәя барган саен бу чор, чыннан да, катлаулырак бирелә икән. Әмма үземне жәлләп утырырга вакыт булмады – кулыңда тагын ике бала. Аларны бакчага-мәктәпкә илтәсе, алып кайтасы, түгәрәкләргә йөртәсе бар. Шуңа бик күп җәяү йөрергә туры килде. Беренче ике йөклелек чорында 17-18 килограмм җыйсам, соңгысында нибары 7 килограмм өстәлде.

Сәламәтлек ягыннан өченче йөклелек авыррак бирелсә дә, эмоциональ яктан ул уңайлырак узды. Мин күпкә тынычрак булдым, юкка-барга борчылмаска өйрәндем. Инде бала тугач та, һәр балага аерым игътибар таләп ителүенә, һәркайсының үз холкы булуына карамастан,  мин барысын да тыныч кабул итәм. Корсаклы хатын-кызларга да артык хафаланмаска киңәш итәр идем, әнинең кәефе булачак балада да чагылыш таба.

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading