16+

“Күрү белән, миңа кияүгә чыгасыңмы, мин өйләнергә кайттым”

Заготзерно бистәсендә яшәүче Җәүдәт һәм Мәгъфирүз Хәбибуллиннар гаиләсе икеләтә бәйрәм хисләре кичерде.

“Күрү белән, миңа кияүгә чыгасыңмы, мин өйләнергә кайттым”

Заготзерно бистәсендә яшәүче Җәүдәт һәм Мәгъфирүз Хәбибуллиннар гаиләсе икеләтә бәйрәм хисләре кичерде.

Җәүдәт абый Хәбибуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа гаилә бәйрәмнәрен дә билгеләп үтте. Хәбибуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар. 

Җәүдәт абый тумышы белән Татар Черкене авылыннан. Сугыш башланып киткәндә аңа нибары 7 яшь кенә була. Ил өстенә килгән кара кайгы аның балачак бәхетен җимерә.

- Әтием Фатыйх яу кырында бары тик 19 гына көн көрәшеп калды. Авылга иң беренчеләрдән булып аның һәлак булуы турында кара кәгазь килде. Әниебез 33 яшендә 3 нарасыен кочаклап тол калды, - дип искә ала Җәүдәт абый. 

Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына калганлыктан, Җәүдәт абый башлангыч мәктәптә укыганда ук ат җигеп колхоз эшенә чыга. Апас урта мәктәбендә 9 классны тәмамлаганнан соң, өлкәннәр белән беррәттән урман ташу, Идел күтәрү эшләрендә катнаша. Армия хезмәтенә дә үз теләге белән китә Җәүдәт абый. Куйбышев шәһәрендә пешекче-инструктор булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгән яшь егет бәхет эзләп читкә китеп карый. Красноярск өлкәсенең Игарка шәһәренә, аннары Пермь өлкәсенә эшкә китә, агач яру заводында эшли. Ләкин, бәхетнең туган якта икәнен тиз аңлый ул. Язмышын туган төбәге белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. 

Авырлыкларны җиңә-җиңә, яшьтән чыныгып үскән егет һөнәрнең  дә иң авырын – зур җаваплылык, төгәллек таләп итә торганын сайлый. 1961 елда Җәүдәт Хәбибуллин районның милиция бүлегенә эшкә килә. 

Апаста, Буада, Кильдуразда – кайда гына эшләсә дә, үзен уңай яктан күрсәтә, ышанычны аклый егет. 1965 елда ул егермедән артык авылны үз эченә алган Каратун, Шәмбалыкчы, Биеш, Ындырчы авыл Советларында участок инспекторы булып эшли башлый. Йә ат белән, йә мотоциклына  утырып авылларны әйләнә. Җәүдәт абый бер генә нәрсәне дә игътибарсыз калдырмый, участогындагы һәр кешенең холык-фигылен яхшы белә. Сабыр, гадел, таләпчән, кеше белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә аны халык та, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 30 ел эшләү дәверендә бер генә шелтә сүзе дә ишетми, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт отличнигы” исеме дә районда беренче кеше булып аңа бирелә. Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, районның почетлы кешесе дә ул. 

Җәүдәт абый пар канатын Дүртиледә очрата. “Күрү белән, миңа кияүгә чыгасыңмы, мин өйләнергә кайттым”, – дип шаярта. Күрәсең, бәхетле киләчәген алдан күргән Мәгъфируз апа аңа каршы килми. 

- Андый исем безнең якларда юк. Авылга мотоцикл белән барып, исемен онытып, кире кайткан чаклар да булды. Ул миңа тормышка чыгарга ризалашты. Бер атна очрашып йөрдек. Май аенда кавыштык. “ГАЗ-53” машинасы белән барып алып кайттым. Беркайчан көнләшеп җаныма тимәде, эшемә кысылмады, мин сайлаган ярымнан канәгать, - ди Җәүдәт абый. 

Милиция хезмәткәренең күп вакыты эштә үтә. Ләкин Җәүдәт абыйның тормыш иптәше Мәгъфирүз апа беркайчан да каршы килми. Киресенчә, аңа ярдәм итә, арыган-талчыккан чакларында терәк була. 

- Күңелем белән Җәүдәт  янында идем, гүя аның белән бергә эшләдем. Су агымы кебек, гомер узган да киткән. Бик әйбәт ир булды, - ди Мәгъфирүз апа. 
Мәгъфирүз апа озак еллар балалар бакчасында пешекче булып хезмәт иткән. Гаилә, бала үстерү мәшәкатьләренн үз өстенә алып сабыр гына гомер кичергән. Чиста-пөхтә, тәмле куллы, уңган, матурлыкка гашыйк хуҗабикә ул. 

- Гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Миңа 1 яшь булган чакта әтине сугышка алганнар. Мин аны башка күрмәдем, гомер буе әтилеләргә кызыгып үстем. 10 классны тәмамлау белән кирпеч заводына эшкә урнаштым, - дип, ерак балачагын да искә алды Мәгъфирүз апа. 

Хәбибуллиннарның иң зур горурлыклары - балалары. Ике уллары да әтиләре юлын дәвам иткәннәр. Олы уллары Рафис - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе. Озак еллар Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифасын башкарды, ә кече уллары Рамил озак еллар районның эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Бүгенге көндә Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе.  Кызлары Резедә Мәскәүдә яши. Барысы да әти-әниләре өчен өзелеп торалар. Туган нигезгә эзләрен суытмыйлар. Гаиләләре белән кайтып йөриләр, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

Ләйлә Шиһабиева. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading