Кышка кергәндә, ел да шул хәл кабатлана, гаҗәпләнәсе юк, диярсез. Әмма сезонлы ОРВИ һәм грипп очракларына бу юлы микоплазмалы пневмония да өстәлгән.
Соңгысының төп симптомнары арасында – бик каты һәм дәвамлы ютәл. Алҗыткыч йөткерүдән тиз генә котылырмын димә, атналар буена сузыла, диләр. Әлеге инфекция, нигездә, балалар һәм үсмерләр арасында тарала. Авыручылар күп булу сәбәпле, кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфларда карантин да игълан ителгән.
Мингазовлар гаиләсенең соңгы арада авырудан башлары чыкмый. Көз башында 3,5 яшьлек уллары Мансур балалар бакчасына киткәннән бирле ай саен чир ияртеп кайта. 3 айлык кызлары Миләүшәнең дә аннан авыруны йоктырмый калганы юк. Сентябрь һәм октябрьдә чирләүләре озакка сузылмый үзе. Бер атна эчендә дәваланып бетәләр. Ноябрьдә исә бөтен гаиләләре белән аденовируслы инфекция йоктырып, озак кына йөткереп йөриләр. Декабрь аенда балаларга ияргән чир исә тагын да кискенрәк була һәм аларны хастаханә ятагына кадәр илтә.
- Аденовируслы инфекциядән котылдык, шөкер, дип, Мансурны бакчага илткән генә идек, бер көннән ул яңадан авырый башлады. Янә ютәл борчыды. Шунда ук өйгә педиатрны чакырттык, үпкәләр чиста иде, ингаляция ясарга куштылар. Әмма кызганычка, йөткерү кискенләшә генә барды, температура да 39дан һич кенә төшми бит. Өч көннән тагын врач чакырткан идек, бу юлы хриплар бар диеп, Республика инфекцион хастаханәгә юнәлеш бирделәр. Анда килсәк, чиратның очы-кырые юк. Күбесендә шул ук ютәл һәм югары температура. Табиблар җитми. Шуңа күрә үз чиратыңны 2-3 сәгать көтәргә туры килә. Үзебез 3 сәгать буе кабул иткәнне көттек. Икеяклы пневмония дип диагноз куйдылар. Улыбыз белән бергә бакчага йөрүчеләр арасында да авыручылар бик күп, - дип сөйли Ләйсән.
Уллары авыруы гына җитми, аның артыннан нәни кызлары да чирләп китә. Өч көннән аны да хастаханәгә салалар. Сабый шулай ук бик нык йөткерүдән интегә, әмма аңа бронхиалит диагнозы куялар. Инде ике баланың да хәле җиңеләя төште, дип җиңел сулый Ләйсән.
Микоплазмалы инфекция иң беренче булып Кытайда үсеш алган. Ноябрьдән бирле биредәге поликлиникаларда су буе чират күзәтелә, дип хәбәр итә матбугат чаралары. Әмма коронавирус очрагындагы кебек инфекция таратуда тагын Кытайны гаепләү дөрес булмас. Педиатр, пульмонолог Ильдар Зиннәтуллин сүзләренчә, микоплазмалы пневмония яңа да, серле дә чир түгел. Ул булган һәм булачак. Һәр 4-8 ел бу чир баш күтәреп ала.
- Респиратор микоплазмоз кеше популяциясендә киң таралган. Гадәти шартларда бу төр инфекцияләр өлешенә кискен респиратор авыруларның 10-16 проценты туры килә. Ә эпидемия үсеше чорында аларның күләме 30-40 процентка кадәр артырга мөмкин. Шул ук вакытта респиратор микоплазмоз билгеле бер яшь үзенчәлекләре белән характерлана. Бу авыру, барыннан да бигрәк, мәктәп яшендәге балаларда, үсмерләрдә һәм яшьләрдә очрый, - ди табиб.
Шул ук вакытта, Илдар Зиннәтуллин сүзләренчә, микоплазмалы пневмония белән авыручылар табибларга шактый соң – 7-8 көннән генә мөрәҗәгать итә. Чөнки бу чиргә уртача югарылыктагы температура гына хас, интоксикация һәм сулыш алу җитешсезлеге күзәтелми. Авыручылар тамак төбе кытыкланып торуга һәм коклюшныкына охшаш ютәлгә зарлана. Инфекция һава аша күчә. Шул ук вакытта ул кешеләр арасында тыгыз элемтә булганда гына йога, чөнки ул әйләнә-тирәлектә озак яшәми.
Роспотребнадзорда Россиядә микоплазмалы инфекция очраклары теркәлә, әмма шул ук вакытта авыр формалар барлыкка килү күзәтелми һәм авыру белән бәйле вәзгыять ведомство контролендә, диләр. Табиблар да авыру очракларының 80 проценты җиңелчә уза, дип билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар