16+

Бәрәңге пары белән дәвалану файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы да...

Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Табиб-педиатр Роза Сабирҗанова үз киңәшләрен бирә.

Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Табиб-педиатр Роза Сабирҗанова үз киңәшләрен бирә.

Температура югары булганда ингаляция ясарга ярыймы?
– Парлы ингаляцияләрне тән температурасы 37,5 градустан артканда ясарга ярамый. Шулай ук гипертония, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә дә бу тыелган. Теләсә кайсы ингаляциянең 15 минуттан да артырга тиеш түгеллеген дә белеп торыгыз. Балалар өчен аның вакыты – 5 минут. Көненә 1-2 тапкырдан да артык ясарга ярамый.

Ангина, ларингит, төрле йөткерүләрне бетерү өчен пешкән бәрәңге парын сулау җитә, ди халык табиблары.
– Бу – миф, элек әби-бабайларыбыз ингаляция ясау өчен бәрәңгене суда пешергән, пешкән исе чыга башлагач, баштан җиңелчә төренеп, 10-15 минут парын иснәгәннәр. Бу – борынгы ысул. Ул файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы да, чөнки ул тын юлларының ялкынсынуына китерә. Ә бу катгый тыела, чөнки табиблар, томауга каршы көрәшкәндә билгеле бер дарулар билгели.

Ингаляция өчен карандашлар.
– Әйе, алар эфир майларына бай, ләкин "җебегән" борынны дәвалаганда, мондый карандашның нәтиҗәсе булмаячак. Вируслы ринит өч чорга бүленә. Беренчесе берничә сәгать дәвам итә һәм кеше аны сулыш юлларында уңайсызлык, дискомфорт сизә. Икенчесендә суга охшаган сыеклык бүленеп чыга башлый. Ә өченчесендә ул куера башлый. Томауның башлангыч һәм өченче чорында әлеге төр карандашларны кулланырга мөмкин. Ләкин бик саклык белән, чөнки кайбер кешеләрдә алар аллергия китереп чыгара.

Небулайзер ярдәмендәге ингаляция.
– Ютәлне дәвалауда небулайзер ярдәмендә ясалган ингаляцияләр чыннан да бик нәтиҗәле. Шуңа балада ютәл башлана икән, әлеге җайланма ярдәмгә килә. Әмма, аны куллануда да сак булырга киңәш ителә. Һич кенә дә баланы төрле үлән төнәтмәләре белән сулатырга ярамый, майлы эремәләр, минераль cу белән дә ингаляцияләр катгый тыела. Хәтта гади физраствор белән сулату да аерым чирләр очрагында рөхсәт ителми.

Кайнар су, төрле үләннәр ярдәмендә ясалган ингаляциянең файдасы бар, диләр...
Бу фикер белән килешмәс идем. Балаларга ингаляцияне 2-3 яшьлек чакларыннан алып һәм олы кеше күзәтүе астында гына ясыйлар. Шифасы күбрәк тисен, дип, кайнап утырган су өстенә үк иелеп ингаляция ясау катгый тыела. Аны су кайнап чыгып 5 минут үткәннән соң (балалар өчен – су кайнап чыкканнан соң 10 минуттан) гына ясарга керешергә кирәк. Өске тын юлларын дәвалау максатыннан, лаванда, зәңгәр мәтрүшкә, ромашка, шалфей һәм үги ана яфрагы төнәтмәләреннән файдаланалар.

Берничә төрле үләнне бергә кушкан очракта файдасы күбрәк була. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы үлән чималын 250 мл су белән кушып төнәтергә кирәк. Төрле эфир майларын һәм төнәтмәләрне ингаляция ясар өчен кайнатырга куйган суга башта ук салып җибәрү мөһим. 

Салкын тиеп, тамак бизләре шешкәндә тамакны еш чайкау да хәлне җиңеләйтү чарасына керә. Ромашка, шалфей, бөтнек һәм тырнак гөл төнәтмәләре – сыналган чаралар. Әле тагын суган кабыгыннан да файдаланырга була. 3 чәй кашыгы суган кабыгын кайнап чыккан ярты литр суга салып, тагын берничә минут кайнатып алалар һәм 4 сәгатьләп төнәтәләр. Соңыннан, сөзеп, шуның белән тамакны чайкыйлар.

Һәр очракта да табиб белән киңәшләшеп эш итү генә хәерле.

Лилия Гайнуллина әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading