16+

Бөтен кешегә дә ел әйләнәсе эчәргә тәкъдим ителгән бердәнбер витамин турында

Кышка озак калмады. Бу чорда ничектер кәеф бик күтәренке булмый. Суыкта урамда да бик йөрисе килми. Тиз караңгы төшә. Җылы одеял астына кереп качасы гына килеп тора. 

Бөтен кешегә дә ел әйләнәсе эчәргә тәкъдим ителгән бердәнбер витамин турында

Кышка озак калмады. Бу чорда ничектер кәеф бик күтәренке булмый. Суыкта урамда да бик йөрисе килми. Тиз караңгы төшә. Җылы одеял астына кереп качасы гына килеп тора. 

Болар әлбәттә иммунитеттан да торадыр. Машина тәгәрмәчләрен, бакчаларны кышкы чорга әзерләп куйган кебек, организмны да суык чорга алдан хәстәрләп кереп булмыймы? Невролог Зифа Хаятова белән без шул хакта сөйләштек.

– Машина турында искә алуыгыз чынлап та урынлы. Елга ике тапкыр автомобильнең тәгәрмәчен алыштырабыз. Сыйфатлы бензин салырга тырышабыз, юып торабыз, ниндидер төгәлсезлекләр булса, төзәтергә ашыгабыз. Организмны да шулай ук ел әйләнәсе кайгыртырга кирәк. Кышка кергәндә генә аны әзерләү дөрес түгел. Сәламәтлегең һәм иммунитетың нык булу – ел буе һәр көнне организмың турында кайгырту нәтиҗәсе. Моңа даими физик активлык та, дөрес туклану да, йокы режимын саклау да, ял һәм чыныгу да керә. Кабатлап әйтәм: бу эшкә көз көне генә алынырга кирәкми.

– Бәлки билгеле бер витаминнар эчәргә кирәктер?
– Мин медицинага “дәлилле” якын килү тарафдары, шуңа күрә витаминнарны болай гына, алдан анализлар биреп карамыйча эчәргә киңәш итмим. Бөтен кешегә дә ел әйләнәсе эчәргә тәкъдим ителгән бердәнбер витамин ул – Д витамины. Әгәр үзегездәге Д витаминының күләмен белмәсәгез, ел фасылларына бәйсез рәвештә аны көн саен профилактик дозада эчәргә тәкъдим итәм. Шулай да организмыңа бу витамин җитәме-юкмы икәнен тикшертсәң яхшырак, чөнки аңа кытлык булганда (ә бу еш очрый) мондый доза җитәрлек булмаячак. Калган барлык витаминнарны продуктлардан алу отышлы. Әгәр дә рационыгызда яшелчә, җиләк-җимеш җитәрлек булса, тулаем алганда ризыкларыгызны төрлеләндерсәгез һәм тулы күләмдә тукланасыз икән, витаминнар да тиешле күләмдә булса, башка өстәмәләр кирәкми.

– Кыш салкын тиеп авырулар чоры да бит. Бу сезонда иммунитетны ничек ныгытырга?
– Һавада еш булырга, ял көннәрен актив уздырырга, спорт белән шөгыльләнергә, гел хәрәкәтләнергә кирәк. Һәм дә тәмле, файдалы итеп тукланырга, ешрак елмаерга.

– Туклану турында искә алдыгыз. Алай да нинди продуктларга өстенлек бирергә?
– Рационның күпчелек өлешен яшелчә һәм җиләк-җимеш тәшкил итәргә тиеш. Сезонлы продуктларга, бигрәк тә төсле азык-төлеккә өстенлек бирегез, чөнки аларда антиоксидантлар бик күп: кишер, чөгендер, болгар борычы, тозлы кәбестә, торма, кабак, батат бар. Җитәрлек аксым алу мөһим: аларга кузаклылар, майсыз кош ите, ит, балык керә. Майлы диңгез балыкларын атнасына һичьюгы ике тапкыр булса да ашагыз: скумбрия, сайра, кижуч, кыргый сөләйман балыгы (дикий лосось), сельдь. Чәй урынына мин гөлҗимеш, алма, кипкән җиләк-җимешләрдән компот кайнатырга яратам. Иң мөһиме эчемлекне шикәр комы салып бозмаска һәм яңа гына кайнап чыккан су салмаска. Югыйсә ул витаминнарны юк итә. Кайнар су салу җитә. 

– Кышын күбрәк нинди спорт төре белән шөгыльләнергә киңәш итәсез?
– Нинди төр булса да, иң мөһиме – ул сиңа ошасын. Теләр-теләмәс кенә шөгыльләнү сиңа канәгатьләнү китерми. Бигрәк тә тиз йөрү, йөзү, йөгерү, чаңгыда йөрү файдалы.  

– Кышын дөрес итеп киенү дә мөһимдер?
– Әлбәттә. Җылы итеп киенергә, әмма артык эссе дә булырлык итеп түгел. Балалар гел хәрәкәтлеп тора, аларны кат-кат киендереп чыгармагыз. Дым үткәрми һәм шул ук вакытта эчтәге дымны чыгара торган мембран кебек материалларга өстенле бирегез. Аякларга су үтүдән, ә колакларны җилдән саклагыз. Сәламәт булып, озын кышны авырмыйча үткәрергә язсын! 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading