16+

Әбием: “Китәсең икән, кире әйләнеп кайтырлык булмасын”, - диде

Алсу Шәмсиева 23 ел дәвамында электромонтер булып эшли.

Әбием: “Китәсең икән, кире әйләнеп кайтырлык булмасын”, - диде

Алсу Шәмсиева 23 ел дәвамында электромонтер булып эшли.

Ут, чын ут сез - Алсу! Һөнәре дә ут, тормышы да ут, үзе дә чын уттыр. Сүзем, язмышын электромонтер һөнәренә багышлап, сикәлтәле тормыш юлындагы сынауларга бирешмәгән, кыю хатын-кыз турында.  

Электр баганасыннан башланган мәхәббәт
 Кукмара район электр челтәрләрендә эшләүче Алсу Шәмсиева - 23 ел дәвамында электромонтер булып хезмәт итә. Бу һөнәренне сайлавы бер дә очраклы түгел, чөнки аның әтисе Әюп әфәнде дә электромонтер булган.  “Авылда ут сүнсә, яңгырлы, буранлы көннәр булса, әти өйдән чыгып китә иде. Әнинең тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп әтине көткәнен әле дә хәтерлим”, - дип искә алды Алсу ханым. Отделитель, трансформатор, выключатель сүзләре аңа кечкенәдән таныш. Шулай да аның электромонтер буласы, күкләрдә алдан язылган күрәсең, чөнки әти-әниләренең мәхәббәт тарихы да электр баганасыннан башлаган бит.
- Әти белән әни күрше авылларда яшәгәч, бер-берсен белгәннәр. Әмма мәхәббәт хисләре туарга электр кыйпылчыклары ярдәм иткән. Әти армиядән кайткач авылда электрик булып эшкә урнашкан. Элек яз көне амбарга симәнә бәрәңгесен чүпләргә яшь кызларны җыя торган булганнар. Амбарда ут булмагач, электрикны чакырганнар. Әти ут сузар өчен багана башына менеп киткән. Ә багана черек булып чыккан. “Әюп багананың уртасына җиткәч, багана ауды. Әле ярый, башына төшмәде. Багана Әюпнең кулына эләкте, терсәк тирәсе изелде. Шуннан ул аңын югалтты. Бөтен кеше җыешлышты, предсидатель йөгереп килеп җитте. Багананы алып куйганнан соң, башымнан яулыгымны салып, Әюпнең сынган кулын муенына бәйләп куйдым. Ул аңына килеп, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: “Гөлбану”, - дип эндәште”, - дип искә алды әни. Әтинең кулы хастаханәдә дөрес ялганмаган. Кулын тагын бер тапкыр сындырабыз дигәч, ул хастаханәдән качкан. Яулыкны хуҗасына кайтарыр өчен туры әни янына кайткан. Шуннан соң, әти белән әни кичләрен очраша башлаганнар”, - дип сөйләде Алсу ханым.  

“Борынга янган тире исе кереп калды”
Электромонтер хатын-кызларны очрату кыен. Бу эшкә һәркем җайлаша да алмый. Ватылган җиһазларны рәткә китерү, һәркөнне электр йөкләнеше белән эш итү җиңелләрдән түгел.

- Подстанцияләр буенча җиһазларны тикшереп йөрибез, бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк. Һәрвакыт профилактика чараларын үтәп тору мөһим. Һәркемнең караңгы бүлмәсендә ут күрәсе килә бит. Без ул утның сүндермәскә тырышабыз, - ди Алсу ханым. 

Эшнең никадәр куркыныч булуын Алсу ханым бик яхшы аңлый. Бер генә ялгышлык та кыйммәткә төшә ала. Бәлки, шуңа күрә дә электромонтер хатын-кызларны табу кыендыр. Алсу Шәмсиеваны да аянычлы хәл читләп үтмәгән. “Шундый ачык йөзле, гел елмаеп, “Алсу апа” дип эндәшеп кенә тора иде. Харап булды бит”, - дип искә ала ул хезмәттәшен. Рәмис Муллаәхмәтов тормышның иң гүзәл чәчәк аткан чорында китеп бара. Аңа нибары 22 яшь кенә булган...

- Фаҗига буласы көнне иртән күрештек. Эшкә таралыштык. Рәмис слесарь булып эшли иде. Үзенең ялгышлыгы белән югары йөкләнеш астына эләккән, балакай. Без подстанциягә килгән вакытта, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр иде инде. Янган киемнәренә күзем төшкәч, күңелем әллә нишләде. Борынга янган тире исе кереп калды. Ул ис хәзер дә төшләремә керә... 

Безгә утта янмый торган махсус кием бирәләр, җәй эссе булгач, Рәмис аны салып куйган. Электр тогы кулыннан бөтен тәненә үтеп кергән. Табиблар егетнең эчке органнарына зыян килгән дигән шомлы хәбәр әйтте. Шулай да Рәмис исән калды, аңына килеп әти-әниләре белән дә хәбәрләшкән бит, балакай. Яшь организм бирешмәс, тиздән аякка басар дип өметләндек. Тик булмады... Ток үткән кулында некроз башланган. Рәмис хастаханәдә вафат булды. Бик авыр инде, елмаеп кына тора иде. Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, тормышың турында уйланасың. Хәвеф-хәтәрдән Аллаһ саклый күрсен, Рәмиснең рухы шат булсын. Аны искә алган саен йөрәк әрни, - дип авыр сулап  куйды әңгәмәдәшем. 

“Кайвакыт төнлә дә кайтасың инде, кеше утсыз утыра алмый бит. Эштәге хәлләрне өйгә алып кайтмыйм”, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.  
- Әти белән генә эш буенча серләшеп алабыз. Аның да югары йөкләнеш астына эләккәне бар. Ул электромонтер эшенең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Ә калган гаилә әгъзаларын борчыйсым килми. Һәркемнең эшендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга ала бит, Аллаһ сакласын, - ди ул.
“Никах укыткан көнне икебез дә уйланып, төн йокламадык”

Эштә - электромонтер, ә өйдә яраткан хатын-кыз, әни. Алсу ханым һәм Айрат әфәнденең 3 баласы, 2 оныгы бар. Хәзерге бәхетенә бик сөенә Алсу апа, чөнки язмыш аны мәхәббәт утында яндырып та сыный. Беренче тапкыр гаилә корганда аңа 19 яшь кенә булган. Көллияткә укырга кергән яшь кыз, тулай торакта беренче мәхәббәте белән гаилә тормышын башлап җибәргән. 

- Кызымны таптым, сабый бала белән тулай торакта яшәү бик кыен булды. Түзә алмадым, әти-әни мине килеп алды, туган йортыма кайтып киттем. Шулай да укуымны ташламадым, якыннарым ярдәм итте, аларга бик рәхмәтлемен. Гел Казанда була алмагач, ирем белән бер-беребездән читләштек. Төрле сүзләр дә ишетергә туры килде инде, Казан - зур авыл бит ул. Алай яшәргә теләмәдем, аерылышырга булдык.  Әбием: “Китәсең икән, кире әйләнеп кайтырлык булмасын”, - диде. Шул сүзләрдән соң, укуымны тәмамлап, элеккеге тормышымны онытыр өчен Алабуга якларына китеп бардым. Берничә айдан җитәкчем Кукмарага кайтырга тәкъдим итте. Әти-әни, баламны сагындым, бу мөмкинлекне кулымннан ычкындырырга теләмәдем, - дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Алсу Кукмарада эшкә урнашып, тормышын чиста ак биттән башлап җибәрә. Туган ягында дуслар, танышлар, яраткан һөнәр таба. Күңелсез мизгелләрне артта калдырган вакытта, тормыш Алсуны Айрат белән кавыштыра.

- Беренче тапкыр уртак дусларыбыз оештырган мәҗлестә күрештек. Минем дә балам бар, Айратның да улы үсеп килә иде. Икебез дә ялгыз. Шул күрешүдән аралашып киттек инде. Урамда күрешеп исәнләшә башладык, балаларны бергә кафега алып барырга сөйләштек. Чәчәкләр бирешү, мәхәббәт аңлату чоры бездә, гомумән, булмады. Барысы да ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Айратка эшлекле сәфәргә чыгарга туры килгәч, улына күз-колак булырга сорап торды. Без Марат белән дуслаштык, бергә дәресләр әзерләдек. Кызым белән дә, мөнәсәбәтләре яхшы булды. Айрат кайткач, кире фатирыма кайтырмын дип уйлап йөри идем. Әйберләремне җыя башлагач: “Алсу, китмә”, - дип әйтеп куйды. Озакка сузмадык, никах укыттык. Әле дә хәтерлим, никах укыткан көнне икебез дә уйланып, төн йокламадык. Үзебезнең нәрсә эшләгәнне аңламаганбыз, күрәсең. Тормыш шулай җайланып китте инде. Хәзер үткәннәрне елмаеп искә алабыз. Ярый әле, юлымда Айратны очраттым. Балаларны бик яратып, иркәләп үстердек. Иремнең куллары алтын, йортыбызны үз куллары белән салып чыкты, түшәм тарттыру өчен генә кеше ялладык. Бар эш тә кулыннан килә, исән-сау гына булсын! - дип елмаеп әйттеп куйды Алсу ханым. 

Ана күңеле балада...
Әнисенең кыюлыгы кызына да күчкән күрәсең. Алсу ханымның кызы Алинә пандемия чорында кызыл зонада эшләп, күпме гомерләрне коткарып кала алган. 5 тапкыр короновирус кичергән.

- Алсу ханым, кызыгызны кызыл зонага кермәскә үгетләп карадыгызмы? Куркыныч бит...
- Алинәнең җавабы бер иде: “Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Кемдер коткарырга тиештер бит”, - диде. Чаллыда беренче короновирус йоктырган хатын-кызның гаиләсенә тест алырга барды ул. Кызыл зонада эшләгәндә: “Тәүлеккә 15әр кеше үлә, бернәрсә эшли алмыйм”, - дип елап шалтыратканын хәтерлим. Безнең янга да кайтмады, авыру йоктырырга курыкты. Бу куркыныч афәтләр кире кайтмасын инде. Минем дә балам өчен йөрәгем өзгәләнде. Ике тапкыр короновирусны бик авыр кичерде, янына барып та булмады.

Ана күңеле балада диләр. Алсу ханым һәр баласы турында шундый җылы итеп сөйли. Иренең улы Маратны да үз баласы кебек якын итә ул. Маратның да, Алинәнең дә үз гаиләләре бар. Ә төпчек уллары Әмир радиомеханика көллиятендә белем ала. “Әмир әтигә охшаган. Аңа үземнең хезмәт юлымны дәвам итәргә тәкъдим иткән идем, ризалашмады. Балага каршы бармадым. Шунысы кызык, Әмир әтием укыган көллияткә укырга керде бит. Студентны сыйлап, тәм-томнар әзерлим әле”, - диде Алсу ханым. Тормышта да, эштә дә сынаулар күрсә дә, Алсу Шәмсиеваның язмышына үпкәсе юк. Уттай янып торган күзләр, ягымлы елмаюы белән күңелгә кереп калды ул. Аның ихласлыгы, кыюлыгы күпләр өчен үрнәк булырлык.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading