16+

COVID белән авыручылар саны артса да, ревакцинация узмаучылар шактый

Июнь башыннан бирле, беренче тапкыр, коронавирус йоктыручылар саны 100дән артып китте. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

COVID белән авыручылар саны артса да, ревакцинация узмаучылар шактый

Июнь башыннан бирле, беренче тапкыр, коронавирус йоктыручылар саны 100дән артып китте. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

— Башта авыручылар саны 8 процентка артты. Аннары-11 процентка. Ә соңгы атнада үсеш 30 процент тәшкил итте, - диде Авдонина конкрет саннарга күчеп.

Авыручылар саны артуына карамастан, күпләрдә коронавирус җиңел формада уза. 95 процент очракта чир ОРВИ кебек яки симптомнарсыз күзәтелә. Моңа карамастан, бу тынычлану өчен сәбәп түгел, ди табиблар һәм ревакцинация үтәргә чакыралар. 

Бүгенге көндә республикада 379 274 кеше ковидка каршы кабаттан вакцинацияне узган, ә аның саны 1 528 308 булырга тиеш. Нигәдер күпчелек ревакцинациягә ашыкмый. Шул кешеләр белән сөйләшергә, кабаттан вакцинациягә чакырырга кирәк.

— Узган елгы тәҗрибәләргә күз салсак, бигрәк тә олы буын кешеләре, хроник авырулары булганнар коронавирусны авыр кичерде. Үлем очракларының күплеген дә әнә шуның белән аңлатырга була. Хөрмәтле әби-бабайларыбыз, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, вакцина ясатудан курыкмагыз. «Спутник V» вакцинасы дөньяда иң нәтиҗәле, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.  Прививканы теләсә кайсы хастаханәдә кадатырга була. Ә хастаханәләргә йөрергә яратмаган кешеләр өчен сәүдә үзәкләрендә оештырылган вакцинация пунктлары бар. Мәсәлән, Казанда «Южный» сәүдә үзәгендә коронавируска каршы вакцина кадатырга мөмкин.

Табиб әйтүенчә, «Спутник V» вакцинасының беренче компоненты бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы белән охшаш.

Балалар вакцинасына килгәндә, республикада яңа коронавирус инфекциясенә каршы балалар вакцинасы тулысынча диярлек файдаланылган. Вакцинация пунктларына барлыгы 6,5 мең доза кайтарылган булган. «Спутник М» ның беренче компоненты белән 6 250 бала, икенче компонентын 6 мең балага кадаганнар. Исегезгә төшерәбез, балаларга профилактик прививкалар 15 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хәбәр ителгәннән соң һәм аларның ризалыгы белән ясала.

— Ә балигъ булмаган балага 15 яшьтән артык булса, ул үзе ризалык биргәннән соң вакцинация узачак, - диде Владимир Жаворонков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading