16+

Диспансеризация узарга кирәклеген телефон хәбәр итә

Табиблар авыруларга киңәшләрен дистанцион рәвештә бирә алачак. Моны бердәм телемедицина хезмәте ярдәмендә тормышка ашырырга җыеналар.

Диспансеризация узарга кирәклеген телефон хәбәр итә

Табиблар авыруларга киңәшләрен дистанцион рәвештә бирә алачак. Моны бердәм телемедицина хезмәте ярдәмендә тормышка ашырырга җыеналар.

7-8 еллар гамәлдә булган телемедицина элек “табиб-табиб” форматында эшли иде. Ягъни шәһәрнең зур хастаханәләрендәге, әйтик, Онкология диспансеры, Республика клиник хастаханәсе, 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүче табиблар район үзәк хастаханәсе медицина хезмәтләренә киңәшләрен бирәләр. Киләчәктә бу хезмәтне төрләндерергә, "табиб- пациент” форматына күчәргә исәпләре бар. Кыскасы, пациентлар борчыган сорауларын табибларга онлайн бирә алачак.

Пандемия шартларында электрон хезмәтләр аеруча популярлаша бара. Иң зур компанияләренең берсе булган “Ак Барс- мед”та иминиятләштерү полисларының цифрлы сервислары булдырылган.

“Ак Барс -Мед” иминиятләштерү компаниясенең генераль директоры Таһир Кәримов әйтүенчә, Татарстанда киң таралган хезмәтләр: полис алуга язылу, белгеч белән онлайн аралашу, телемедицина консультацияләре һәм башкалар. Халыкка уңайлырак булсын өчен күптән түгел “Ак Барс- Мед” сайт, шәхси кабинет һәм мобиль кушымта булдырган. Ихтыяҗ барлыгы сизелә, бер ай эчендә генә дә сайтка 15 мең кеше кергән. Мобиль кушымтадан кулланучылар саны 34 меңнән артып китә. Мобиль кушымта аша кеше кайчан диспансеризация узарга кирәклеген белә ала. Бу хакта компания үзе дә хәбәр итә, клиентларына телефонга смс җибәрә. Елына 1 милионнан артык кешегә шундый хәбәр юллаганнар.

Сыйфатсыз медицина хезмәте, табибларга шикаять белдерергә теләүчеләр дә цифрлы сервислардан файдалана ала. Гаризалар автомат рәвештә теркәлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading