Совет чорында һәр ике баланың берсе табиб булырга теләгәндер, мөгаен. Без бәләкәйдән табиблардан (дөресрәге алар ясый торган уколлардан) куркабыз, әмма аларга һәрвакыт тартылабыз һәм еш кына мөрәҗәгать итәбез. Алар исә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кеше гомере өчен көрәшергә әзер.
Әниемнең йөрәге еш авыртканга күрә, без бик еш авылның фельдшерларына мөрәҗәгать итә идек. Алар өйгә килеп кергәнен барыбыз да дүрт күз белән көтеп торабыз. Әйтерсең лә табиб килеп керүгә үк әнинең хәле җиңеләячәк. Юкка гына аларны ак халатлы фәрештәләр дип атамыйлардыр. Дөрестән дә, Оркыя апа яисә Рәмилә апа килсә, безгә дә җиңелрәк булып китә, нәкъ фәрештә канатын җәйгән төсле.
Төнге сәгать өчме, иртәнге җидеме, минем эш сәгатем башланмаган яисә инде төгәлләнде дип тормыйлар, шунда ук килеп җитәләр. Бу безнең авылда гына түгел, теләсә кайсы авыл фельдшерлары да шулай эшли.
Комментарийлар