16+

Эч авыртканда табиб чакыртыргамы?

Кай вакыт балабыз эч авырта дип елый. “Ашыгыч медицина ярдәме”н чакыртсаң, гадәттә, эч авыртканда хастаханәгә алып китәләр.

Эч авыртканда табиб чакыртыргамы?

Кай вакыт балабыз эч авырта дип елый. “Ашыгыч медицина ярдәме”н чакыртсаң, гадәттә, эч авыртканда хастаханәгә алып китәләр.

Балага дару биргәч, авыруы басыла да. Бу очракта нишләргә? Кайчан табиб чакыртырга кирәк? 
Алсу Вафина, Яшел Үзән.

Табиблар әйтүенчә, эч авырту – балалар арасында бик еш очрый. Әгәр дә эч авыртуы бер сәгать дәвамында басылмаса, баланың эче китсә, косса, тән температурасы югары торса, тизәгендә кан күзәтелсә, эченә кагылсаң, авыртудан зарланса,  корсагы каты булып тоелса, бала йөри алмаса, гел бөгәрләнеп кенә ятса, эче белән бәрелгән булса, корсагында шешсыман үзгәрешләр сизелгәндә  кичекмәктән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш итә Республика балалар клиник хастаханәсе педиатрлары. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading