16+

Гомер озынлыгы буенча Татарстан 11нче урында

Гомер озынлыгы буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, Россия буенча 11нче урында. 2023 елга бу күрсәткеч 75,25 яшь булырга тиеш дигән максат куелган. Үлем-китемнәр дәрәҗәсен киметү шулай ук өстенлекле бурычларның берсе. Россиядә без 19нчы урында торабыз.

Гомер озынлыгы буенча Татарстан 11нче урында

Гомер озынлыгы буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, Россия буенча 11нче урында. 2023 елга бу күрсәткеч 75,25 яшь булырга тиеш дигән максат куелган. Үлем-китемнәр дәрәҗәсен киметү шулай ук өстенлекле бурычларның берсе. Россиядә без 19нчы урында торабыз.

Авыл җирлекләрендә 70 меңнән дә ким алмыйлар, эшләргә кеше генә табылмый.

Татарстанлыларның гомерен өзгән өч сәбәп – кан әйләнеше системасы авырулары, онкология һәм медицина белән бәйле булмаган тышкы сәбәпләр (алкоголизм, юл һәлакәтләре һ.б.) 

Авыл халкы, авырма син! 
Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин республикада гомер озынлыгын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү беренчел ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелегенә бәйле булуын билгеләде. Шуңа күрә авыруларны кисәтүгә һәм яшәү сыйфатын арттыруга күп көч куела. Быел бу максатларга 448 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Табиблар медицина ярдәме аксаган ерак авыл җирлекләренә барып, скрининглар үткәрә һәм мәгълүматларны район хастаханәләренә җиткерә. Быелның 7 аенда шул рәвешле 20 меңнән артык кеше тикшерү узган, шуларның 14 процентында төрле авырулар ачыкланган, бер төркем кешегә кичекмәстән хастаханәгә ятарга киңәш ителгән.

Беренчел звеноны модернизацияләүгә дә республика бик җитди карый. Быел моңа 2,4 миллиард сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларга 28 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән 3 поликлиника төзелә. 117 объектта капиталь ремонт уздырыла. Шулай ук яңа медицина җиһазлары сатып алу да каралган.
Медицина ярдәмен халыкка якын итү эше шулай ук күп еллар игътибар үзәгендә. 2012-2022 еллларда 658 ФАП төзелгән, 47 табиб амбулаториясе булдырылган. 

Бина түгел, кешеләр дәвалый
Әмма салада ФАП төзү белән генә халыкның сәламәтлеген яхшыртып булмый. Дәвалаучысы булмаса, бина төзеп куюдан мәгънә юк. Ә кадрлар мәсьәләсе, чыннан да, кискен тора. Ел сан республикада меңгә якын медицина хезмәткәрләре укытып чыгарылса да, авылга кайтып эшләргә теләүчеләр бик аз. Күбесе шәһәрдә калу ягын карый. Нәтиҗәдә, ФАП бар, ә эшләргә фельдшер юк. Әлегә проблема бер фельдшерның күрше-тирә авылларны үз карамагына алу хисабына хәл ителә. Яшьләр авылга хезмәт хакы түбән булганга кайтмый дияр идең, әмма министр моның ялгыш фикер булуын әйтте. Авыл җирлегенә кайтып эшләгән яшь белгечкә өстәмә социаль түләүләр каралган. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге зур медицина үзәкләрендә эшли генә башлаган табибның хезмәт хакы 55-60 мең тирәсе булса, авыл җирлекләрендә 70 меңнән дә ким алмыйлар, дип белдерде Марсель Миңнуллин.

Оренбург өлкәсеннән өйрәнәбез
Ничек кенә булмасын, халыкны медицина ярдәменнән башка калдырырга ярамый. Кадрлар кытлыгын хәл итүдә хәзер Оренбург өлкәсе тәҗрибәсен кулланырга булганнар. 6 ай эчендә Казан медицина көллияте фельдшер ярдәмчеләре әзерләп чыгарачак.

-    Узган атнада бу хакта медицина көллияте белән дә сөйләшү үткәрдек. Сентябрьдән кеше шәфкать туташлары әзерли торган кыска вакытлы курслар башларга ниятлибез. ФАП булган һәр авылдан бер кандидат укырга җибәреләчәк. Яшь, өметле кыз булса яхшырак дип уйладык. Әмма бу критерийга туры килмәсә дә мөмкин. Барлыгы 1600ләп белгеч кирәк дип исәпләп чыгардык, - диде министр.

Фельдшер ярдәмчесе интернетта эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Ул  канда шикәр күләме, кан басымы, ЭКГ, сатурация кебек күрсәткечләрне участок табибына юлларга тиеш булачак

 Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading