16+

Горький паркына «Яшел фитнес»ка кил

Универсиада казанлыларга нык тәэсир итте. Шәһәр спортзаллары шыгрым тулы. Парк һәм скверларда да хәзер тәмәке тартып, сыра чөмереп утыручылар сирәк, күпчелек сәламәт тормыш рәвешен сайлый.

Горький паркына «Яшел фитнес»ка кил

Универсиада казанлыларга нык тәэсир итте. Шәһәр спортзаллары шыгрым тулы. Парк һәм скверларда да хәзер тәмәке тартып, сыра чөмереп утыручылар сирәк, күпчелек сәламәт тормыш рәвешен сайлый.

Ә быелдан һәр теләгән кеше Горький паркында саф һавада, ә иң мөһиме - фитнес белән бушка шөгыльләнә ала. Студентлар оештырган «Яшел фитнес» проекты дистәләгән кешене сәламәт яшәү рәвешенә этәрде инде.

«Яшел фитнес» проекты 19 апрельдә башланды. Шуннан бирле һәр якшәмбе паркка 200ләп кеше җыела. Проект җитәкчесе Мурат Димитров бу идеяне Мәскәүдән алып кайта. Анда ул бер төркем актив яшьләрнең саф һавада физик күнегүләр белән шөгыльләнүен күреп, таң кала. Аннан соң шуны Казанда да оештыра.

- «Яшел фитнес» сә­ламәтлек, чисталык, дәрт дигән сүзне аңлата, - диде ул.

Проектны тормышка ашыра башлаганда аның халык тарафыннан хуплануы шикләндерми Муратны, ләкин якшәмбе саен 200ләп кешене җыячагын күз алдына да китерми. Бүген аңа волонтерлар, тәҗрибәле сигез инструктор ярдәм итә.

- Иң авыры мине аңлаучы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган команда туплау иде. Минем эшемне әнием һәм йөргән кызым хуплый. Аларның да бу проектта үз өлеше бар, - ди Мурат.



Проект үз эченә йога, зумба (бию белән чиратлашкан фитнес күнегүләр), гимнастика, шәрык бию­ләре дәресләрен ала. Алга таба скандинав йөрүен дә кертергә, фрисби белән уеннар оештырырга уйлый проект җитәкчеләре. Горький паркына «Яшел фитнес»ка йөрүчеләрнең күпчелеге - яшьләр. Күбесенең киләчәктә фитнес-инструктор буласылары килә.

Мурат үзе дә спорт белән актив шөгыльләнә. Кайчандыр җиңел атлетика, авыр атлетика, йөзү белән дә мавыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading