16+

Грипп чигенә, тик салкын тидереп авыручылар саны арта

Россиядә грипп эпидемиясе чигенә башлаган. Россия сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бу атнага эпидемия күзгә күренеп чигенәчәк. Иң югары чик артта калган. Кызганыч, әлегә Татарстан турында болай әйтеп булмый.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча бүлеге матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, безнең республикада гриппның әле кызган чагы. Авыру турында сүз барганда, алдагы атналарда хәл ничек буласын да фаразлап булмый.

Бер атна эчендә (1-7 февраль аралыгында) Татарстанда «дуңгыз гриппы»ның 57 очрагы теркәлгән. Авыручыларның иң күбесе Казанда һәм Чаллыда. Шулай ук Мөслим, Буа, Бөгелмә, Балтач, Питрәч, Сарман, Чистай, Яшел Үзән, Әлмәт, Нурлат районнарында да «дуңгыз гриппы»н йоктыручылар бар. Узган атна белән чагыштырганда, грипп һәм кискен тын юллары авырулары эләктергән кешеләр саны 11,7 процентка арткан. Нәтиҗәдә авыру эпидемия чигенә якынлаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading