16+

Грипп вакытында коронавирус катлауланырга мөмкин

Коронавирусның иң көчәйгән вакыты май бәйрәмнәренә туры килде. Бу авыру белән 15 марттан бирле көрәшәбез. 3 августка Covid-19 вирусының 5694нче очрагы теркәлгән иде.

Грипп вакытында коронавирус катлауланырга мөмкин

Коронавирусның иң көчәйгән вакыты май бәйрәмнәренә туры килде. Бу авыру белән 15 марттан бирле көрәшәбез. 3 августка Covid-19 вирусының 5694нче очрагы теркәлгән иде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде.
– Шушындый шартларда коронавирус белән яңача яшәргә өйрәнәбез. Шөкер, Covid-19 балаларда сирәк күзәтелә – 5 процент очрак теркәлгән, ә өлкән кешеләрнең 24 проценты коронавирус йоктырган. Аларга бигрәк тә сак булырга кирәк, 65 яшьтән узган кешеләрдә авыру катлаулы формада уза, – диде Марина Патяшина.
Көз көне күзәтелергә мөмкин булган грипп, ОРВИ вакытында коронавирус белән бәйле вазгыять тагын да катлауланырга мөмкин, ди белгечләр..

– Шуңа да йогышлы авырулар өчен дәвалау урыннарын арттырырга кирәк булачак, – диде республиканың премьер-министры Алексей Песошин.
10 августта Казанда Агофонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылыр дип көтелә. Әлеге 72 көн эчендә әзер булган бина 1700 квадрат метрны тәшкил итә, 500дән артык койка-урынга исәпләнгән.

Коронавирус очраклары теркәлә башлаганнан бирле аеруча тугыз районда – Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Сабада, шулай ук Казан шәһәрендә авыручылар саны иң күп күзәтелә. Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81нче, Идел буе округында соңгы урында.

Безнең республика бу авыру белән Россиядә беренчеләрдән булып очрашты. Февральдә Covid-19ны дәвалау буенча беренче тәҗрибәне туплый башлады. Ләкин соңгы 50 елда мондый вирус белән безнең медицинаның очрашканы булмаган.
– Авыру киң масштабта бара, тиз тарала һәм өйрәнелмәгән. Вирусның беренче очрагы теркәлгәннән бирле аны дәвалау буенча тәкъдимнәрнең җиде җыентыгы әзерләнде. Коронавирус безнең өчен сынау, табибларга да җиңел түгел, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Коллегия барышында коронавирустан зыян күреп вафат булган табибларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүгенгә кадәр 364 медицина хезмәткәре Covid-19 белән авырган. Министр бу йогышлы авыру белән көрәштә ярдәм күрсәткән барлык волонтерларга, иганәчеләргә, оешмаларга рәхмәтен белдерде.

Хәзер Татарстан медицинасы алдында яңа бурычлар – “Демография”, “Сәламәтлекне саклау” илкүләм программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү, диспансеризация, авырулар кабул итү системасын җайга салу, гриппка каршы вакцина ясауны контрольдә тоту. Авыруны кисәтү өчен быел халыкның 60 процентына прививка ясату мөһим. Шулай ук юл һәлакәтләрен һәм алкоголизмны кисәтү буенча эш алып бару да кирәк. Быелның икенче яртыеллыгында коронавирус кичергән кешеләрне тернәкләндерү турында да кайгыртачаклар. Үлем очракларын киметү буенча да ныклы эш алып барылачак.


Саннар сөйли:
 Коронавирус вакытында республикада эш 5 округта оештырылды. Барлыгы 4728 койка-урын булдырылды.
 Коронавирустан дәвалар өчен барлыгы 15842 медицина хезмәткәре җәлеп ителде.
Коронавируска тестны республиканың 19 лабораториясендә ясатырга була, аның 6сы шәхси. Көн саен 5 меңгә якын тест ясала.
 Коронавирус буенча булдырыган “кайнар элемтә” номерына 63628 мөрәҗәгать кабул ителгән.
 3 август мәгълүматлары буенча Татарстанда коронавирустан 4565 кеше савыккан, 43 кеше үлгән. Хәзерге вакытта 517 кеше хастаханәдә дәвалана.

 

Фото: http://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading