Инфаркт очраклары арта
Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, коронавирус белән авыртканнан соң йөрәге белән проблемалар килеп чыгучылар саны арта бара. – Коронавирус һәм йөрәк-кан әйләнеше ситемасы авырулары дигәндә, без ике төркем пациентлар булуын аңларга тиеш. Йөрәк-кан әйләнеше системасына бәйле хроник тайпылышлар булган пациентларның коронавирус белән авырганнан соң хәлләре тотрыклы булудан туктый. Гадәттә кабул итә торган дарулар ярдәмендә генә аларның хәлен контрольдә тоту авырлаша. Икенче төркем пациентлар моңа кадәр йөрәк белән проблемалары булмыйча, коронавирус белән авыртканнан соң авыручылар. Без бу тайпылышлар олы яшьтәгеләрдә генә дип уйлыйбыз, әмма чынлыкта алай түгел. Еш кына яшьләрдә дә бар. Йөрәккә бәйле авырулар инфекция эләктерү чорында кискенләшә дип уйлау да дөрес түгел. Кызганычка каршы, йөрәк авырулары ковид белән авырып терелгәннән соң да барлыкка килергә мөмкин. Инфекция йоктырып, аякка басканнан соң 3-6 ай аралыгында йөрәк авыруы ачыклану очраклары 10 процентка кадәр җитә, – ди Зөлфия Ким.
Моннан тыш кешенең кан басымы “уйный” башларга мөмкин. Бу авыру үзе узар дип йөрү – ялгышлык. Ничек кенә булмасын, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк ди кардиолог. – Кан басымы югары булуга тагын психик яктан тотрыксызлык, стресс та йогынты ясый. Шуңа да ковид кичергәннәр арасында гипертония очраклары арта. Моңа кадәр без 40 процент авырулар турында сөйләсәк, хәзер бу сан 50 проценттан да артып китә. Даими рәвештә стресс халәтендә булу психосоматик авырулар артуына китерә. Бу инфаркт, кинәт үлем очракларын 2-3 тапкырга арттыра, – диде Зөлфия ханым.
Әгәр дә физик көч кулланып башкара торган эшләрдән соң тын алу элеккегә караганда начарайса, моңа кадәр булмаган билгеләр күренсә, йөрәк туктап калган кебек тоелса, шешенсәгез, йокларга яткач башыгызны күтәртеп кую кирәк була башласа –сезгә кичекмәстән табибка барырга кирәк.
– Теләсә кайсы инфекциядән терелгәндә кеше хәлсезлек тоя, тын алу начарая, йөрәге еш тибә. Шуңа да кеше ковидтан соң да моны нормаль күренеш дип уйлый. Тик бу алай түгел. Бу – “вегетатив дисфункция” дип атала торган синдром. Хәтта моңа кадәр йөрәге авыртмаган, артык авырлыктан интекмәгән 25 яшьлекләрдә дә шул синдром барлыкка килергә мөмкин. Шуңа да мин хәзер витаминнар эчәм дә, ял итәм дә, бар да уза дип уйламагыз, – дип киңәш итә баш кардиолог.
Комментарийлар