16+

Җил чәчәгенә каршы прививка ясарга ярыймы?

Җил чәчәге – ОРВИ һәм эчәк инфекцияләреннән соң балалар арасында иң еш таралган авыруларның берсе булып тора. Әлеге инфекция куркыныч тудырмый, җил чәчәге белән авыручылар янына махсус барып йоктырырга, вакытында авырып калырга кирәк, дигән фикер дә киң таралган.

Җил чәчәгенә каршы прививка ясарга ярыймы?

Җил чәчәге – ОРВИ һәм эчәк инфекцияләреннән соң балалар арасында иң еш таралган авыруларның берсе булып тора. Әлеге инфекция куркыныч тудырмый, җил чәчәге белән авыручылар янына махсус барып йоктырырга, вакытында авырып калырга кирәк, дигән фикер дә киң таралган.

Бу – әлеге авыру турында мәгълүматның тиешле дәрәҗәдә җиткерелмәве сәбәпле килеп чыккан ялгыш һәм куркыныч фикер. Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляция-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова әйтүенчә, cоңгы ике елда әлеге инфекция йоктырып үлүчеләр теркәлмәгән.

Җил чәчәге – балалар коллективларына хас авыру. Ел дәвамында көзге-кышкы чорда, октябрьдән февральгә кадәр әлеге чир йоктыручылар саны артуы күзәтелә. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә килә һәм авырый башлый. Язын исә йоктыру очракларының саны шактый кими.
 – Лилия Мәсхүтовна, бу авыру ничек барлыкка килә һәм ничек үтә?
 – Әлеге чирне герпес-вируслар төркеменә кергән вирус китереп чыгара. Ул кешедән кешегә йога. Тапшыру юлы – һава-тамчы аша. Авыру белән элемтәдә булган кешеләрнең барысы да диярлек әлеге вирусны йоктыра, моның өчен йогышлы кеше белән бер бүлмәдә берничә минут булу да җитә. Авыру инкубация чорының соңгы 2 көнендә һәм соңгы тимгел чыгып 4-5 көн эчендә йогышлы булып кала.

Җил чәчәгенең үзенчәлекле клиник күренешләре: бизгәк һәм кабарчык (башта тимгел сыман, аннары бетчә, везикула чыга (куыксыман), шуннан соң тире корый башлый. Кабарчык 4-5 көн дәвамында чыга, бу вакыт эчендә югары температура күзәтелә. Кабарчык корып, тире төзәлә башлаганнан соң, кеше йогышлы түгел, әмма һаман да үзен начар хис итәргә мөмкин.

Бу авыру берничә стадиядән тора һәм төрле кешедә төрлечә үтәргә мөмкин. Кайбер авыруларның тән температурасы 39-40ка кадәр күтәрелә. Башы авырта, бөтен тәне сызлый, беркадәр вакыттан тәнендә кызыл таплар пәйда була. Алар сулана, корылана, кутырлар барлыкка килә. Әмма, әйткәнемчә, бу чир төрле кешедә төрлечә үтә, бигрәк тә аллергиклар бик авыр кичерә моны. Бөтен тәне тоташ тимгелләрдән торган балалар да бар. Җил чәчәгеннән чыккан бетчәләр авыз, борын эченә, җенес әгьзаларына да чыга. Җитмәсә, кабарчыклар тирәсе кычыта, кашымыйча түзеп булмый. Балаларны да гел карап бетереп булмый. Ә кашыгач, ул бөтен тән буенча тарала. Бер атнадан соң алар бетә башлый. Гомумән алганда, чир 21 көнгә сузылырга мөмкин. Вирус иммун системасына һөҗүм итә, аны торгызу өчен вакыт кирәк. Бу чорда организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгы кими.
Авырып киткән кеше өчен төп куркыныч җил чәчәгенең катлаулануы. Бәхеткә каршы, алар чагыштырмача сирәк очрый.

– Авыруны кемнәр авыррак кичерә?
 – Куркыныч төркемгә, беренче чиратта, яңа туган балалар һәм өлкән яшьтәгеләр керә. Өлкәннәрдә әлеге чир, балалар белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек авыррак үтә. Икенче урында – иммунитеты какшаган кешеләр: онкологик авырулар, лейкоз, ВИЧтан интегүчеләр. Бу категориягә керүчеләр су чәчәген йоктырса, аларның үлеменә дә китерергә мөмкин. 
Тимгелле урыннарны кашыганда, организмга йогышлы чир эләгергә, үлекләү процессы башланырга мөмкин. Күпчелек очракта бу куркыныч түгел, әмма үлекләгән урыннарда тирән җөй кала. 
Күз тирәсендә, авыз, колак эчендә, җенес органнарында кабарчыклар чыкса, җитди проблемалар барлыкка килүе ихтимал. 
Җил чәчәге вирусы иммун системасына нык тәэсир итә, әнә шуңа күрә күз авырулары, менингит, менинго-энцефалит, үпкә ялкынсыну килеп чыгарга мөмкин.

– Кайбер әти-әниләр бала кечкенә чакта чирләп калсын, өлкән яшьтә бу чир авыррак үтә дип авыручы бала янына махсус кунакка киләләр. 
 – Үзеңә яки балаңа аңлы рәвештә инфекция йоктыру сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Табибка мөрәҗәгать итеп, җил чәчәге белән авырмас өчен һәм аны дәвалау ысуллары турында фикер алышу да җитә.

 – Бу чиргә каршы прививка ясату үз-үзен аклыймы? 
– Әлеге вакцина аркага ясала, кеше аны җиңелчә үткәрә. Бер ясаткач, 6 ел дәвамында әлеге чир белән авырмаячаксыз. Вакцина ясатасыгыз килмәсә, аның белән авырган кешедән ераграк булырга тырышыгыз.

– Җил чәчәген ничек дәвалыйлар?
– 12 яшьтән өлкәнрәкләргә вируска каршы дарулар эчәргә киңәш ителә. Тән тиресендәге тимгелләргә каламин лосьоны сөртергә була. Кайберәүләр исә зеленка гына куллана, аның да зарары юк. Әмма, ни генә булмасын, табиблардан башка мөстәкыйль дәвалану киңәш ителми. 

– Җил чәчәген бер тапкыр йоктырган бала аның белән кабат авырмый, диләр?
– Алай дип әйтү дөрес түгел. Һәр организм төрле. Әлеге төр инфекцияне икенче тапкыр йоктырган кешеләр дә бар, биредә төп сәбәп итеп түбән иммунитетны атарга була. Әгәр бала яки олы яшьтәге кешенең организмы вирус белән көрәшергә сәләтле булмаса һәм кандагы антитәнчекләр саны кимесә, икенче мәртәбә җил чәчәген йоктыру куркынычы арта.

ВИЧ йөртүче балалар, яман чирдән интегүче, химиотерапия алучы балалар һәм өлкәннәр, теге яки бу чирне авыр кичергән балалар, хроник авырулары булган сабыйлар, озак вакыт дәвамында иммунитетны какшаткан дарулар эчкән балалар су чәчәген ике тапкыр йоктыра ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading