16+

Инфаркт һәм инсульт белән көрәшәбез

2015 ел йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, әлеге төр авырулар - инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе. Авыруны алдан күреп буламы? Ничек сакланырга һәм ничек дәваланырга дигән сораулар белән 2 нче ­Республика клиник хастаханәсе кардиологы, доцент Гадел Камаловка мөрәҗәгать иттек.

Инфаркт һәм инсульт белән көрәшәбез

2015 ел йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, әлеге төр авырулар - инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе. Авыруны алдан күреп буламы? Ничек сакланырга һәм ничек дәваланырга дигән сораулар белән 2 нче ­Республика клиник хастаханәсе кардиологы, доцент Гадел Камаловка мөрәҗәгать иттек.

- Соңгы ун елда күзәтүләр нәтиҗәсендә шуны ачыкладык: республикада үлемнәрнең 50 процентыннан артыгы йөрәк‑кан тамыры авыруларыннан. Ир-атларда, хатын-кызларга караганда, инфаркт очрагы ешрак күзәтелә, ә хатын-кызлар күбрәк инсульттан үләләр. Төрле төбәктә авыручылар һәм үлүчеләр саны төрле. Әйтик, Казанда йөрәк‑кан тамыры авыруларыннан интегүчеләр Чаллыга караганда күбрәк. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге төр авырулар өлкән яшьтәгеләргә хас, ә Чаллы шәһәрендә күбрәк яшьләр яши. Шул ук Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарын чагыштырсаң да, хәл төрле: Совет районында өлкәннәр күбрәк булганга, йөрәк‑кан тамыры чирләре белән авыручылар да күбрәк. Авылларда да, шәһәрләр белән чагыштыр­ганда, алар күбрәк, бу медицина ярдәменең ерак булуы, пациентның тиешле дәрәҗәдә дәваланмавы белән аңлатыла.

- Авыруны китереп чыгара торган төп факторлар нинди?
- Үзгәртеп булмый һәм үзгәртеп була торган факторлар бар. Үзгәртеп булмый торганнарга яшь, җенес һәм нәселдәнлек керә. Үзгәртеп була торганнар дип югары холестерин дәрәҗәсе, югары кан басымы, тәннең артык авырлыгы, тәмәке тарту, шикәр авыруы, физик активлык түбән булу санала. Бу факторларга тәэсир итеп була. Шуңа да йөрәк‑кан тамыры авыруларын булдырмый калу өчен, холестерин һәм кан басымын тикшереп торырга, дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга, тән авырлыгының индексын белергә кирәк. Тән авырлыгы индексын белү өчен авырлыкны буйның квадратына бүләргә. Мәсәлән, авырлык 60 кг, буй 165 см булганда, болай эшләргә: 60: (1.65х 1.65) =22. Авырлык нормасы - 18-25. Килеп чыккан сан 25тән күп булса, артык авырлык бар, 28дән дә артса, симерү дигән сүз. Корсак үсүе зыянлы. Ир‑атның бил әйләнәсе 104 см дан, хатын-кызныкы 94 см дан артык икән, йөрәк‑кан тамыры авырулары куркынычы арта. Кан басымын күзәтергә. Холестерин 5,5 ммольдан да артык булырга тиеш түгел.

- Дөрес туклану турында еш сөйлиләр. Ул нидән гыйбарәт?
- Күпчелек очракта кешеләр сирәк ашый. Иртә белән ашап китәләр, еш кына көне буе ашарга вакытлары булмый, ә кич кайткач, ач булганлыктан, күп ашыйлар. Көненә уртача дүрт тапкыр ашарга кирәк. Яшь узу белән, матдәләр алмашы үзгәрә, шуңа да элек ашаган продуктлар башкача тәэсир итәргә мөмкин. Безнең өчен Урта диңгез диетасы файдалы: майлы диңгез балыгы, көнбагыш, зәйтүн мае, яшелчә һәм җиләк-җимеш. Әмма безнең татар кухнясы майлы иттән, камыр ризыкларыннан гыйбарәт. Үсә торган организм өчен холестерин кирәк булса, олыгайгач, аның артык булуы йөрәк‑кан тамыры авырулары китереп чыгара. Шуңа да бу яшьтә майлы сөт продуктларын майсызракка алыштырырга, ипи һәм камыр ризыклары белән мавыкмаска, бәрәңге һәм макаронны күп кулланмаска, алар урынына күбрәк яшелчә һәм җиләк‑җимеш ашарга киңәш ителә. Сатып алганда, ризыкның калориясенә дә игътибар итәргә кирәк.

- Күпчелек өлкән яшьтәгеләр гипертония, ягъни югары кан басымыннан интегә. Аны дәвалап буламы?
- Җир шарындагы халыкның 30 проценты гипертония белән авырый дигән сан бар. Бу авыру дәваланмый. Әмма инфаркт һәм инсульттан саклану өчен кан басымын төшерергә кирәк. Дару кулланмый торган ысуллар бар. Әйтик, тәмәке тартуны ташлау гына да кан басымын 15 ммга кадәр киметә. Һәрбер югалткан биш килограмм авырлык кан басымын шулай ук 5‑7 ммга төшерә. Физик активлык, әйтик, ким дигәндә көненә биш чакрым җәяү йөрү (40 минут тирәсе) шулай ук кан басымын җайларга мөмкинлек бирә. Ләкин кан басымы 160ммдан да югары була икән, бу очракта дарулар белән дәвалану сорала. Моның өчен кардиолог белән киңәшләшергә, пациентка туры килерлек дару сайларга кирәк. Дару кан басымын гына төшереп калырга тиеш түгел, инфаркт һәм инсульт куркынычыннан да сакларга тиеш. Барлык кан басымын төшерә торган дарулар да моңа ия түгел. Әгәр дә кеше дару куллана икән, ул аны даими эчәргә тиеш, кан басымы төште, терелдем дип, туктатырга тиеш түгел.

- Инфаркт куркынычы дидегез. Аны нинди билгеләрдән танып була?
- Әгәр дә йөрәк тирәсендә яисә күкрәк читлегендә авырту, басым яисә һава җитмәү 30 минуттан да озак дәвам итә, бу халәт аеруча физик авырлык яисә стресстан килеп чыга икән, моның инфаркт булуы бик тә ихтимал. Ишемия авыруы белән чирләүче пациентларга мондый вакытта ике дару һәрвакыт янда булырга тиеш дип кисәтәбез: нитроглицерин һәм аспирин. Нитроглицерин беренче кулланудан ярдәм итмәсә, аны янәдән кулланырга. 5‑10 минуттан файдасы булмаса, аспирин чәйнәргә кирәк. Аспирин канда тромбларларның барлыкка килүенә комачаулый.

- Йөрәк‑кан тамыры системасының хәлен белеп тору һәм бу чирләрне кисәтү өчен нинди тикшеренүләр үтәргә кирәк?
- Әлеге тикшеренүләр диспансеризация кысаларында каралган. Гомуми кан, сидек анализы, канда креатинин, шикәр, холестерин дәрәҗәсен билгеләү, электрокардиограмма, кан басымын үлчәү - болар барысы да авыру турында мәгълүмат бирә торган иң мөһим тикшеренүләр һәм анализлар минимумы.

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading