16+

Ютәлдән дәвалану чаралары

«Исәнмесез. Сездән киңәш кирәк иде. Кызым бик каты йөткерә. Алты ай инде йөткерүе бетми. Пневмония булды. Больницада ятып чыкты. Йөрмәгән врач калмады. Температурасы 37.2, 37.3 тән төшми. Берәр киңәш бирә алмассызмы».

Ютәлдән дәвалану чаралары

«Исәнмесез. Сездән киңәш кирәк иде. Кызым бик каты йөткерә. Алты ай инде йөткерүе бетми. Пневмония булды. Больницада ятып чыкты. Йөрмәгән врач калмады. Температурасы 37.2, 37.3 тән төшми. Берәр киңәш бирә алмассызмы».

Беренче эш итеп, йод куллана башларга кирәк. Калкансыман бизгә (щитовидкага) генә кирәк, дип уйламагыз, ул көн саен безнең тәнебезнең барлык күзәнәкләренә кирәк. Тәнебез аны үзе җитештерми. Ул йә ризык белән, яки минерал өстәмә итеп организмга көн саен керергә тиеш. Нинди йод кулланырга икәнен үзегез сайлыйсыз. 

Диңгез кәбестәсе – ламинарий кулланырга була. Үзебездә үсә торган күкебаш (медуница), эт тигәнәге (дурнишник) үләне йодка бай һәм алар үпкә авыруларын, хәтта үпкә туберкулёзын һәм рагын дәвалауда уңышлы кулланылганнар.

Икенчесе – Д витамины кирәк. Әмма К2 витамины белән комплекста булсын. Сезнең очракта зур доза булса да курыкмагыз. Д витамины безгә гомумән җитми. Д витаминына кытлык кичерсә, тәнебездә ялкынсынулар барлыкка килә. Балык мае, тәрәч (треска) бавыры, аның бавыр маен кулланырга була.

Өченче. Ашказаны-эчәклекләрне сәламәтләндерү мөһим, чөнки антибиотиклар куллангансыз. Ашказаны согы яхшы булсын өчен, ашар алдыннан һәм ашаганнан соң тоз кабыгыз. Гималай тозы булса, яхшырак. Ашар алдыннан җылы суга 1 аш кашыгы өйдә ясалган чын алма серкәсе салып эчеп куярга. Болай эшләү ашказанына аксымны яхшырак эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки үпкәне төзәтү өчен цинк кирәк. Цинк безнең кызыл иттә, бавырда күп. Бу ризыклар яхшы үзләштерелсен һәм цинк сеңсен өчен ашказаны кислотасы яхшы булырга тиеш.

Дүртенче. Эчәклекләр сәламәт булмаса, ризыклардан файдалы матдәләр сеңми, ә токсиннар, киресенчә, канга үтеп керә. Эчәклекләрне төзәтү өчен яхшы сөякле иттән кайнаган шулпа кирәк. Һәм иң мөһиме – камыр ризыкларын бер кисәк тә ашамаска. Чөнки алар эчәклекне бозалар.

Бишенче. Эчәклекне файдалы микробларга, бактерияларга баетырга. Ферментланган үләннәр, яшелчәләр ашарга. Табигый юл белән әчетеп тозлаган кәбестә, кыяр рационда булсын. Өйдә ферментлап ясалган яхшы, майлы сырлар ашарга. Кәҗә сөтеннән ясалган булса, бигрәк тә яхшы. Булмаса, сыер сөтеннән дә ярый.

Яхшы сыйфатлы алкогольсез кумыс эчәргә. Күп итеп яшел үләннәр ашарга. Петрушка, шпинат, укроп, яшел суган, руккола һәм башкалар. Шыттырылган горчица яки брокколи орлыгын ризыкка кушсагыз файдасы зур булыр. Көнбагышны шыттырып, көн саен ашарга. Авырулардан соң хәл кертә.

Алтынчы. Көн саен рационда авылда печән ашап үскән хайван ите булырга тиеш. Мае да пропорциональ рәвештә булсын. Пешерүен ничек телисез, шулай итеп пешерергә, әмма аппетитлы булсын. Кишер, суган, яшелчәләр салыгыз. Әмма камырлы ризыклар булмасын. Камырдан тулысынча баш тартырга. Итле ризыклар, өчпочмак, бәлеш, чебурек, пәрәмәч булмасын. Әледән-әле бавыр ашагыз. Бавырда һәм кызыл иттә цинк күп. Үпкәгә цинк кирәк.

Җиденче. Үпкәгә май кирөк. Үпкә альвеолалары эчке яктан сурфактант белән әйләндереп алынган. Шул сурфактант 90 процент майдан тора. Сарыкның эчке маен (висцеральный жир) эретергә һәм көн саен бик аздан башлап, май кабарга, акрынлап арттырып, 1 аш кашыгына кадәр җиткерергә. Ковид вакытында бер чечен дустыбыз (гади генә кеше түгел, зур бизнес кешесе, теләгән даруны төрле бәягә таба ала торган кеше) РКБда авыр хәлдә ятты. Нишлик икән, дип яздылар туганнары. Курдюк мае бар иде.

Шуны җибәрдек. Кулландылар. Файдасын күрде. Аллаһка шөкер, терелде, исән-сау, гөрләтеп яши. Тагын бер мисал. Заманында ит кибетебез бар иде. Сарыкны үзебез суеп сата идек. Сарык майларын тулысы белөн бер үзбәк егете алып китә иде. Һәм әтисен сарыкның эч мае белән үпкә туберкулёзын дәвалаганнарын сөйләде. Бу искиткеч дәва, диде. Ковид чорында врачларның кайберләре шуны ук сөйләде. Үпкәгә яхшы терлек мае кирәк.

Сигезенче. Көн саен аз-азлап сарымсак кулланырга. Сарымсак суы итеп тә ярый, киптереп, он итеп кулланырга да ярый. Үзебездә үскән булса, яхшырак. Кытайда туберкулёзны сарымсак белән дәвалыйлар. Ә Кытай медицинасы иң алга киткән медицина.

Тугызынчы. Андыз тамырын кулланырга. Бер аш кашыгы киптереп, вакланган тамырны ярты литр суда салмак утта 10 минут кайнатырга, суынганчы төнәтергә. Шуны өчкә бүлеп, ач карынга, көнгә 3 тапкыр эчәргә. 2 атна яки бер ай эчсә дә ярый.

Унынчы. Күп антибиотиклардан зыян күргән бавырны сәламәтләндерү өчен расторопша орлыгын кофетарттыргычтан тарттырырга. Шул онны ашаганнан соң озак вакыт ярты бал кашыгы кулланырга.

Унберенче. С витаминының табигый чыганакларын кулланырга. Гөлҗимеш , лимон, кура җиләге, кура җиләгенең яфрагы, кырлыган чәе (иван-чай), карлыган, карлыганның яфрагы, саз җиләге (клюква), вак җиләкләр – табигый С витамины.

Уникенче. Шикәр һәм баллы ризыклар ашамаска. 

Унөченче. Сыек майлардан бары тик зәйтүн маеның экстра верджен вариантын гына кулланырга. Чөнки сыек майлар тәндә ялкынсыну (воспаление) ясый. Сезгә аны бетерергә кирәк. Яхшы сыйфатлы, өйдә ясалган атланмай ашарга ярый.

Сәламәт булыгыз. Аллаһ Тәгалә шифа бирсен.
Рушания Минсагирова
Спас
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading