16+

Кабат коронавирус хакында

Салкын һава температурасы булган очракта, урамда булган кешеләр саны кимиячәк, элемтәләр чикләнәчәк

Кабат коронавирус хакында

Салкын һава температурасы булган очракта, урамда булган кешеләр саны кимиячәк, элемтәләр чикләнәчәк

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 9 меңнән артты. Сентябрь аенда – 721 очрак, октябрь аенда — 1187 (үсеш 52 процент), ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясендә 100 мең кешегә 1281,2 вирус йоктыру очрагы исәпләнә, Татарстанда – 100 мең кешегә 235,2 очрак туры килә.

Вирусның таралуын акрынайту максатыннан, төбәктә кабат чикләүләр кертелә башлады. Хәзер массакүләм чаралар уза торган залларның сыйдырышлыгы 50 процентка кадәр чикләнә. Шулай ук битлек кию таләп ителә.

Марина Патяшина сүзләренчә, соңгы ике атна эчендә Covid-19 белән авыручы балалар санының артуы күзәтелми. Әмма 65 һәм аннан да олырак яшьтәге ковидлы кешеләр саны – 1,5 тапкыр арткан. Вирус йоктыручы хезмәткәрләрнең – 49 процентка, пенсионерларның 57 процентка артуы күзәтелә. Пневмония белән авыручылар да үсә. Бу күрсәткеч – 20 процентка, коронавирусның авыр формасы белән авырганнар ике тапкыр артуы теркәлгән.
Республикада яңа вирус таралу очраклары иң күбе Югары Осланда һәм Нурлатта ачыкланган. Август-ноябрь айларында Югары Осланда 100 мең кешегә 335,5 очрак, ә Нурлатта 100 меңгә 73,3 очрак теркәлгән.

Инфекция таралуга карамастан, Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының иң аз темплары булган Россия төбәкләре арасында тора.
"Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: Ямал-Ненец, Калмыкия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Краснодар крае, Татарстан Республикасы – 0,8 процент", – диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә.

Авыручылар санының барыннан да әкренрәк артуы Дагыстанда күзәтелә икән – көненә 0,6 процент. Мари Эл Республикасында һәм Ханты-Манси автономияле округында авыру бераз тизрәк тарала, анда көндәлек үсеш 0,7 процентка тиң.

Россия буенча Covid-19 авырулары саны тәүлегенә 1,2 процентка артканы мәгълүм.
Сенатор, табиб Сергей Леонов COVID-19 инфекциясе белән зарарланучылар саны тагын да артуы ихтимал, ди. Чөнки соңгы атнада ил буенча расланган тестлар саны көн саен 22 меңне узып китә. "Миңа калса, бу коронавирус авыруларының чиге түгел әле. Карантин юк, төбәкләрдә чикләүләр кертелмәгән, кешеләр эшкә йөри, җәмәгать транспортыннан файдалана", - ди Леонов.

Шул ук вакытта сәламәтлек саклау системасының мондый авыруларны дәвалауга әзерлеге яхшы, яздан тиешле тәҗрибә тупланган, дип искәртә ул.
- Урыннардагы хакимиятләргә хастаханә ятаклар резервы турында кайгыртырга кирәк. Әлбәттә, хәл планлы авыруларны дәвалауда чагыла, әмма хәзер бөтен көчләрнең пандемия белән көрәшкә юнәлдерелүен аңларга кирәк, - дигән фикердә закон чыгаручы.

Сенатор фикеренчә, һава торышының салкын булуы хәлне үзгәртә ала. "Салкын һава температурасы булган очракта, урамда булган кешеләр саны кимиячәк, элемтәләр чикләнәчәк", - дип аңлатты сәясәтче.

Леонов фикеренчә, коронавирус таралуга каршы тору алымнарының берсе - вакцинация булырга мөмкин. "Бу инфекция белән барысы да очрашачагын аңларга кирәк. Әмма гомуми карантинны кертергә кирәк түгел, моңа икътисад түзмәячәк, ахыр чиктә, кешеләр зыян күрәчәк", - ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading