16+

Кальций: бәбигә дә, әбигә дә кирәк

Кальций организм өчен иң мөһим микроэлемент. Аның 99 проценты тешләрдә һәм сөякләрдә тупланса да, ул скелетны формалаштыруда гына түгел, организмдагы башка процессларда да катнаша

Кальций: бәбигә дә, әбигә дә кирәк

Кальций организм өчен иң мөһим микроэлемент. Аның 99 проценты тешләрдә һәм сөякләрдә тупланса да, ул скелетны формалаштыруда гына түгел, организмдагы башка процессларда да катнаша

Кальций сабый балага да, өлкән яшьтәгеләр өчен дә кирәк. Сөякләребез ничек кенә каты күренсә дә, чынлыкта ул тере тукыма, ул яңара һәм тормыш дәвамында тузып та тора. Шуңа да сөяк сәламәтлеге өчен кальций һәр көнне кереп торырга тиеш. Бала вакытта ул сөяк формалашсын өчен, соңрак сөяк тукымасы тыгызлансын өчен кирәк. Бу процесс кайберәүләрдә 25 яшькә кадәр бара. 30 яшьтән тукыма физиологик яктан картая башлый. Яңалары азрак барлыкка килә. Хатын-кызларда бу процесс –50, ир-атларда 60 яшькә тагын да катлаулана. Катлаулы очракларда остеопороз барлыкка килү куркынычы туа. 70 яшькә кальций дефициты 50 процентны тәшкил итә.

Кальций җитмәү сәбәпле скелет һәм буыннарда үзгәреш сизелә башлый. Баш авырта, хәтер югала, сулыш алу авырлаша.

Кальцийның тәүлек дозасы яшькә һәм тормыш рәвешенә бәйле.

Бер яшькә кадәрге балага – 400–600 мг.

1-7 яшьтә – 700дән 900 мг га кадәр.

Яшүсмер чорында – 1100–1200 мг.

20 лет яшьтән – 1000 мг.

40 яшьтән – 1200–1300 мг.

60 яшьтән – 1500 мг.

Йөкле ханымнар һәм бала көтә торганнарга ул күбрәк кирәк. Көненә – 1500 мг.

Кальций шулай ук канның оешу сәләтенә уңай тәэсир итә, кандагы зхолестерин күләмен киметә. Гормоннар һәм ферментлар эшләнеп чыгу өчен мөһим.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading